Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул, Вәли абзыйдан нәрсәдер сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шулвакыт ишек шакыдылар…

Вәли абзыйга, чыгып, ишек ачарга туры килде.

5

– Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез… – диде, ишектән керә-керә, Сәхип солдат. – Мин үзем генә түгел, кунагым белән, әйдә, Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачных дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде…

Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады… Шул үзе… теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара күзлекле, ак картузлы… Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк… Итегенең артын тегеп аласы… Көз кереп килә… Көзен бу тирә баткакка әйләнә бит… кирәк… Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә булдыра… тик аның коралы-мазары юк… Ничек болай, татарча һәйбәт сөйлиме? Иске бистәдә татар урамында туып, татар балалары белән уйнап үскән… Атасы хәлле кеше түгел, улын көч-хәл белән генә укыткан…

Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.

Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде. Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иванович байларны мактарга тотынды:

– Сабитовларга тегәсез икән… бик шәп кеше… әйләндерә белә эшне… Иске фирма, солидный фирма… Лондонда, Парижда выставкаларда катнашкан… Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле… Татар сәүдәсе заграницага чыга башлады бит хәзер. Оренбурның Хөсәен бай Истанбулга гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел… Быел Германия белән Франциягә үзе чыгып киткән, дип сөйлиләр.

– Куй мае урынынамы? – диде Сәхип солдат һәм көлеп җибәрде. – Шутник син, Григорий Иванович!

– Юк, юк, чынлап әйтәм, – диде Григорий Иванович, мөмкин кадәр җитди булырга тырышып, – балаларына, махсус укытучылар чакыртып, коммерция һәм Европа телләре укыта, имеш, дип ишетәбез…

Вәли абзый Григорий Ивановичның мөселманнарны мактавын кинәнеп тыңлый.

– Әлхәмделилла, бик һиммәтле байларыбыз бар…

Григорий дәвам итте:

– Ә Мөхәммәтҗан Галиев?.. Чикаго выставкасына бара бит… Чикаго бит ул!.. Уен эшмени? Ә сез ишеттегезме, Сәгыйтьҗан Сәгыйтов узган атнаны Думада, ачларга ярдәм итәргә кирәк, дип, речь белән чыккан? Столичный газеталарда яздылар үзен…

– Дипломат! Зур дипломат! Баш бар, – диде Сәхип, мыегын бөтергәләп.

– Шуннан соң үзенә икенче көнне суд була… Сәгыйтовка… Күптән үзенең пыяла заводында эшләүче мастеровойлар биргән була моны судка…

– Йә, йә, – дип кызыксынды Сәхип.

– Ягъни безнең һиммәтле баебыз эшчеләргә акча урынына складында күгәреп яткан чәй белән бозылган он бирә… Үтми торган товар монда бик шома гына шул юл белән үтеп китәр, дип уйлый. Инде судта, свидетельләр тегене кыса башлагач, имеш, юк, мин аны жалуния итеп түгел, ачларга бер ярдәм булмасмы, дип тараттым, ди…

– Ха-ха-ха! «Ачларга ярдәм» дигәне шул икән! – дип кычкырып көлде Сәхип.

Григорий Иванович байларны мактап дигәндәй башлаган сүзен бөтенләй тискәре нәтиҗә белән бетерде… Сәхип мыегын бөтерә-бөтерә көлә, Вәли абзый ни әйтергә белми аптырап утыра иде…

– Булмас, дошман сүзедер ул, кем, Гөргери туган? Югыйсә бик һиммәтле, бик диндар кеше бит үзе…

– Әйе, әйе, биш вакыт намазын калдырмый, Петербурда мәчет салдыру эшен башлап йөри… Ну бит күгәргән он белән чәй – факт. Яшереп булмый.

– Әт-дөнья куласа диген, значит, бае да, суды да безне капчык эченә яшереп кала алмаган, төртеп чыккан теге… Югыйсә бит әнә Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржевский соң? Акларга көченнән килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша шуңа ярлыкау җибәргән, ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка биргәндер әле, югыйсә җиңел генә котылмас иде, шайтан алгыры!

Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:

– Менә ничек байыйлар! Төнозын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?

– Шулай инде, Гөргери туган, – диде, авыр гына көрсенеп, Вәли абзый, – бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да, шул эт талаган ярлы син…

– «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый, – диде Григорий, бу юлы Газизә апага карап, – аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. – Бу сүзне ишетеп, Габдулла урыныннан ук торып утырды. – Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә. Сәдака итеп. Анда да көенә килсәң генә…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x