– Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр, – дип кисәтте аны әнисе.
Икенче көнне Вәли абзый базардан авырып кайтты. Газизә апа җитез-җитез генә су кайнатып, өйгә камфара, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалап йөрде. Аның эчен, аркасын сылады. Мәгърүфә әбине чакырып, сөлек салдырып алды, «дүнгән» дип, башын җеп белән үлчәделәр һәм аны; урынына утыртыр өчен дөңгечләп карадылар. Аннан Мөхетдин суфидан өшкертеп, зәгъфран суы белән тәлинкә яздырып алып кайттылар һәм аны чайкап эчерделәр. Берсенең дә файдасы булмады.
«Менә мин иягемә таянып утырган идем бит, мөгаен, үлә инде», – дип уйлады Габдулла.
Юк, Вәли абзый бирешмәде. Ул терелде һәм эшкә утырды.
– Син, карале, – диде ул Газизә апага, – Әсмабикә авырып тора дидеңме әле син?.. Булмаса, алып чык читекләрне, үзебез генә каербыз…
Газизә апа, Габдулланы алып, Әсмаларга кереп китте.
Алар килеп кергәндә, Әсма җиңги сәкедә авырып ята, Әптелбәр белән Нәсимә идәндә таракан чабыштырып уйнап утыралар иде.
Габдулла, керү белән үк, иптәшләре янына барып утырды һәм таракан чабыштыруга катнашты.
– Әйдә, Бибигазизә җаным, утыр, берүзем бик ямансулап ята идем әле, керүеңә рәхмәт, – диде Әсма, кунакларына бик сөенеп.
Болай рәхмәтләп каршы алгач, Газизә апа да йомышын үтәргә ашыкмады. Әсма янына утырып, хәлен сорашты. Әсма хәлен аңлатты, сәламәтлеген сагынды, авыруның ни икәнен дә белмәгән яшьлеге турында сөйләп алып китте…
Газизә апа күршесенең яшьлеге турындагы хикәясен ишеткәне юк иде әле. Аның үзенең дә яшьлеге исенә төшеп китте бугай, ул Әсманы кызыксынып тыңларга тотынды.
…Яшьрәк чакта Әсма җиңги бер көндә бер полузор [12] Полузор – итекнең яртылаш кына чигелгәне.
йә ике минзәләвәй [13] Минзәләвәй – «вензелевый» дигән сүздән; чәмчәле.
читек каеп бирә ала, ике колаклы читекне ул көненә биш-алты пар эшләп өлгертә иде. Көненә алтмыш-җитмеш тиен шалтырап торган акча эшләп ала иде Әсма ул елларны. Кыз чагында һәм Нигъмәткә кияүгә чыгуның беренче чорында бу аз акча түгел, мондый акчаны уңган, һөнәрле куллар гына эшләп тапса таба иде.
Нигъмәт ул елларны Мещанский урамда Мәтеби дигән бер шорникта эшләде. Камыт һәм иярнең остасы саналадыр иде Нигъмәт ул чакта. Хуҗасы аны бик мактый, бик үз итә иде. Әллә нәрсә булды. Хуҗа Сары Тауга барып авырып кайтты һәм үлеп китте. Бик әйбәт кеше иде югыйсә. Наследник булып калган улы Трофим, киресенчә, эчкече, хуҗалыксыз кеше булып чыкты. Ул ахырда мастерскойны юк кына бәягә Чебоксардан килгән бер чуваш сәүдәгәренә сатты. Нигъмәт шуннан соң Мөхәммәтҗан Галиевләргә эшли торган каешчы Закирга ялланды. Кәҗә бистәсендә булды бу. Әсма нәкъ шулвакыт Закирларга каршы йортта яшьләй тол калган бертуган апасында тора, һәм алар апалы-сеңелле икәүләп Сабитовларга кәләпүш чигәләр иде.
Икесенең дә ул вакыт яраткан гадәтләре тирә-яктагы егетләрдән көлү иде. Берәр егетнең берәр кимчелеген эзләп табу һәм аны тапкыр итеп әйтеп бирә белү дигәндә, Кәҗә бистәсендә болардан да үткер һәм әче телле кызлар бар идеме икән? Шуңа карамастан аларның тамчылы гөлләр белән капланган күгелҗем тәрәзәле өе бистә егетләренең һәрвакыт күз уңында булды.
Бу өйнең тыкрыгы юл уңае түгел, әмма егетләр аны юл уңае итүнең сылтавын табалар һәм еш кына шуннан гармун тартып узалар иде. Иртәләрен торып йортка чыккан саен диярлек, кызлар урамнан өйалдына ыргытылган, өчпочмаклап төрелгән гыйшык һәм сәлам хатлары табып алалар да, аларны укып, көлә-көлә эчләре катып бетә торган иде.
Әй, ул чаклар!..
Менә хәзер Сабитовлар кибетендә приказчик булып чем-кара калын мыеклы берәү хезмәт итәме?.. Соң әнә шул инде, һәрвакыт кибет алдында алтын чылбырлы сәгатен алып борып торырга ярата… Теге вакытны Кәҗә бистәсенең кәттә егетләреннән берсе иде ул. Шул берзаман эңгер-меңгер вакытында арткы тыкрыктагы койма ярыгыннан Бибиәсма торган йортның эчен күзәтеп тора икән. Кеше-кара күрмәгән арада карап өлгерим дигәндер инде, бөкрәя төшеп, бик уңайсыз кыяфәттә койманы сөзеп тора икән бу. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шул тыкрыктан Бибиәсманың апасы Бибизәйнәп кер чайкап менеп килә икән. Ул, егетне күреп алып:
– Әйтәм тегендә бер хатын «көтү кайтты, минем тана бозавым кайтмады» дип эзләп йөри, ул монда койманы сөзеп тора икән, түгәнәй! – димәсенме!
Шуннан соң теге егетне бөтенләй бистәдән күчеп киткән дип сөйләделәр.
Икенче бер камыт аяклы егетне шул кыяфәттә күреп, Бибизәйнәп:
– Бибиәсма, чык әле, кемдер безнең коймага көянтәсен сөяп киткән, – дип кычкыра.
Читать дальше