– Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без…
Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләде алар бу иярне.
Тәмам итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «аһ!» дип куйдылар…
Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен «берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның: «Ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый… Акча дип түгел, эш булсын дип эшләдек инде!» – дигәнен ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады, базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде…
Аннан соң ул иярне Черек күл ярминкәсенә куйганнармы, әллә кая Петербурга җибәргәннәрме дип сөйләделәр, аны кем тикшергән?
Юк, начар түгел иде, әйбәт кенә гомер итте Бибиәсма үзенең Нигъмәтҗаны белән! Тик менә Нигъмәтнең көченә һәм холкына кызыгып, Садыйк бай аны үзенә мастер, йөк ташучы, каравылчы итеп алганнан бирле, тормышның кызыгы китеп барды. Акчага кызыгып башлаган эшнең юне буламыни аның!.. Моңынчы, ичмасам, табышы аз булса да, җан тыныч, үз куышыңда, һәрвакыт бала-чагаң белән чөкердәшеп, бергә-бергә иде.
Менә бит нәрсә килеп чыкты…
Бик рәнҗи хәзер Бибиәсма Садыйк байга, бик рәнҗи… Ул гына харап итте аның Нигъмәтҗанын… Ул гына ашады аның башын… Менә хәзер Нигъмәтҗан анда авырып ята, бу монда… Үлеп китсәләр, бу балалар кем кулына калыр?..
Габдулла идәндә уйнап утырган җиреннән әледән-әле Әсма апаның бу хикәясенә колак сала торды. Чөнки хикәя Нигъмәтҗан абзый турында иде. Башта яз һәм җәй көннәренең кояш шәүләләрен хәтерләтә торган бу хикәя соңга таба караңгылана барды һәм Әсма апаның күз яше белән бетте.
Кунычларны Әсмадан ярым-йорты эшләнгән көе алып чыгарга туры килде. Газизә апа аларны, кешегә биреп-нитеп тормый, үзе эшләп бетерергә булды. Ул бу арада кәләпүш эшеннән дә бушап тора, аннан соң кешегә түләргә тиеш акча, ни дисәң дә, кесәдә кала бит…
Кич утыру шактый озакка сузылды. Бүген өстәл савыт-сабадан бушатылган, өстенә күн җәеп кисә торган калын такта куелган, такта өстендә төрле төстә сәхтиян өелеп тора. Менә Вәли абзый күн төргәген, алып, өстәлгә актарып җибәрде. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән җемелдәп китте. Вәли абзый, сортларынамы, күләмнәренәме карап, аларны өем-өем итеп аера, аерган берсен бармаклары белән аркылыга-буйга үлчәп ала, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли иде:
Күк күгәрчен ояда шул, дөньяда-а-а,
Оялары пыяла шул, вай дөнья-а-а…
Аннан соң ул әзер кәгазь өлгеләрне күн өстенә мөмкин кадәр тыгызрак урнаштырырга тырышып тезеп чыкты. Кайрый-кайрый очлаеп калган коточкыч үткен пычагының йөзен өлгеләр читеннән күнгә батырып, кисеп алып китте ул һәм, көч бирер өчен, кулы өстенә ияге белән ятты.
Пычак яфраклы һәм чәчәкле бизәкләр өлгесе буйлап төрле борылышлар ясый, бер урында, уңга һәм сулга борылгалап, телләр ясап китә, аннан, кыйгачлап, кире әйләнә. Вәли абзыйның ияге дә нәкъ шул ук хәрәкәтләрне кабатлый бит… Бу вакыт ул көйләвеннән туктый, аның йөзе намаз укыган чагындагы сыман җитдиләнә, ияге үзенең борылышлары белән әйтерсең дөньяны әйләндерә һәм андагы эшләргә үзенчә, үзе теләгән юнәлешне бирә иде.
Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен күзәтеп ятты-ятты да оеп йоклап китте. Төшендә ул Әптелбәрне күрде. Әптелбәр, аның күзләренә текәлеп караган хәлдә: «Син беләсеңме, минем әни үлде бит! – ди, аннан, яңадан шуны ук кабатлап – Үлде бит минем әни!» – ди, тагын һәм тагын кабатлый, үзе еламый, тик аның тавышы Габдулланың колагында әллә ничек әрнүле яңгырый…
Габдулла нык кына көрсенеп уянып китте.
Газизә апа аның янына килеп җитте.
– Чү, чү, улым, бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер, – диде ул.
Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды.
– Әллә авырый башладымы бала? – дип, ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады.
Газизә апа ирен битәрләп алды:
– Үзең, үзең!.. Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән, борчыла белергә кирәк… Синең көн-төн базар, көн-төн талчок… Бала белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк… Кайчаннан бирле, читек тегеп бирәм, дип вәгъдәлисең… Ятимнең күңеле сынык… Без тапмый аның күңелен, Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..
– Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең, – диде Вәли абзый, гаепле генә чигәсен кашып… – Әйбер дә бар… тегеп бирим әле, Алла боерса! Яшел савырлы итеп… Кунычына менә шундый колаклар каеп… Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып… биек үкчә куеп, мин сиңәйтим… әфисәрләр итеге шикелле «гөрс, гөрс!» итеп торсын… Әйе… ыммыммм…
Читать дальше