Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхмәт Фәйзуллин - Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Советская классическая проза, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны тапкан елым иде… Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула. Әләксәндер патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты… Көн-төн чиркәү суктылар…

Кинәт күңелләрдә ниндидер бер билгесез өмет кабынып куя. Падишага үчлектән түгел, бәлки, ул үлсә, дөньялар алышынмас микән, яхшыга таба бер-бер үзгәреш булмас микән дип өметләнә халык.

Ләкин бу өмет, тиз генә кабынган кебек, шунда ук сүнеп тә куя. Моңа кемнеңдер икеләнеп әйткән сүзе җитә кала:

– Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы, кайчан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.

Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар, үлемнән калганда да чаң суктылар… Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде…

Габдулла аларны тыңлый, ул күп нәрсәне төшенми, ләкин серле сүзләр аның кечкенә күңеленә нигәдер эрегән кургаш булып тама… Чиркәү чаңы аны бер шомландыра, бер, үзенең дулкыннарына күтәреп, әллә кая алып китә, моңландыра, куркыта…

Шәһәрдән иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, агач аяк Хәйри кайтып керде.

– Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?

– Әй лә, бер бай үлгән шунда… Щитинкинмы, Ушаковмы?..

– Нәрсәдән үлгән?

– Ачлыктан түгел, канишно…

Тыңлаучылар көлешеп куйдылар һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алдылар.

Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.

Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елантау монастыренда шуны күмү булган. Кызыгы шунда ки: байның әле тәне суынып җитмәгән, инде мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен хатыны бер төрле, доверенные Чесноков икенче төрле укыганнар. Нотариус васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгән. Алафузовның васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан. Эш судка җиткән. Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Карт мастеровойлар: «Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк», – дип тавыш күтәргәннәр. Эштән чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны [11] Будошник («будочник» сүзеннән) – будка эчендә сакта торучы полицейский. кыйнап ташлаганнар. Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…

Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды. Кечкенәрәк гәүдәле, кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә керде дә әйтерсең шунда сеңеп калды. Габдулла, аның кара күзлеге белән кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә «чыгармы?» дип көтте, көтте…

2

Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез узды. Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды. Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда әйләнгәләгәнче, Яңа бистәне, албасты кебек, караңгылык басты. Урамнары түшәлмәгән Яңа бистә көзнең зарыктыргыч яңгырлары астында тоташ сулыкка әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны арбасыннан туармый торып алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга кермиләр, Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде. Берүк инде, менә шундый көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр! Казаннан килгән пожар атларың белән Яңа бистә эченә керә алмый карап калырсың!

Сәхип солдат, йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр Думасына ике тапкыр прошение язды һәм Яңа бистәнең, һич югында, Кече Сембер урамын булса да таш белән түшәтүне һәм ике фонарь куйдыруны сорады. Нәтиҗәсе булмады. Сәхип солдат үзе моны болай аңлатты: шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан Муллин (балык базарында чәй кибете тотучы) моңа каршы килгән. Берәүләр моны: «Муллин, управа алдында яхшы күренергә тырышып, шулай эшләгән», – дип, икенчеләре: «Ул Яңа бистә кешеләреннән кайберләренә үчле булган», – дип аңлаттылар.

Ничек кенә булмасын, Яңа бистәдә һәр елгыдай пычрак һәм караңгы иде. Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Бер тапкыр гына, анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты. Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән «бишташ» лы уйнап алырга өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да, куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте; яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x