Эшләүчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк тирәсенә җыелышып, аны, күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:
– Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, – диде.
«Кәрлә»гә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы, ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламады. Аларның колагына алтын чылбырлы «кәрлә»нең, тамак төбе белән көчәнеп:
– Ә, ә, ә! Мә, ә, ә! Кә, ә, ә! – дигән аерым тавышлары гына ишетелде.
Аннан соң «кәрлә» кисмәккә йөгереп килде дә аны берүзе күтәреп алып китәргә чамалаган кебек тотып куйды һәм тирә-якка әйләнгәләп кычкыра башлады:
– Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт?
Ян ишектән зур гәүдәле, бит-куллары һәм күн алъяпкычы башкаларныкы төсле кызыллы-сарылы буяуга каткан берәү килеп чыкты…
– Әнә, әнә минем әти! – дип, кычкырыр-кычкырмас шатланып куйды Әптелбәр.
Габдулла йотылып Әптелбәрнең әтисен күзәтте. Ул, чынлап та, киң җилкәле, озын һәм зур куллы, Габдулла бервакыт авыл җыенында күргән көрәшче кебек таза гәүдәле кеше иде. «Кәрлә», кисмәккә күрсәтеп, аңа нидер әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә уч төбенә төкереп алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып тартты. Чуерны чуерга кырган сыман ниндидер тавыш чыгырдап китте. Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге «кәрлә» үзе дә: «Күтәрдекме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!» – дип кычкыра-кычкыра, кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер рәткә күчереп куйдылар.
Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде. Көчле булуы өстенә ул әле Әптелбәрнең үз әтисе бит… Бәхетле Әптелбәр!
Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла, дустының беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез аларга керде.
Бүлмәгә килеп керү белән, ул аптырап калды.
Нигъмәтҗан абзый кебек галәмәт көчле кешенең баз кебек караңгы, дымлы һәм тар гына өйдә яшәве Габдуллага бик сәер күренде.
Дөрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына кәгазьдән киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самавыр агартылган. Тәрәзә төбендә, яфраксыз гына булса да, кечкенә яра гөле [10] Яра гөле – алоэ. Бу гөлнең калын кыягын, уртага ярып, шеш өстенә ябалар, шуңа күрә аны «яра гөле» диләр.
тырпаеп утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең шыксызлыгын җуя алмый, киресенчә, стеналарның дымлы караңгылыгын, кыйшаеп торган кечкенә тәрәзәләрнең моңсулыгын гына арттыралар.
Үз өендә тәрәзәдән кешеләрнең башларын гына күрергә өйрәнгән Габдулла өчен Әптелбәрләрнең тәрәзәсе, чыннан да, сәер. Аннан урамнан үтүчеләрнең аяклары гына күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр, чабаталар, ботинкалар гына уза…
– Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә, – дип, үзе дә сизмәстән мактаныбрак куйды Габдулла.
Әптелбәр кычкырып көлде:
– Нигә кирәк миңа аларның башлары?.. Мин аларны аякларыннан да таныйм, – диде ул. – Ә син танымыйсың… Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте, кем ул, беләсеңме? Ни, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр Шиап. Ә менә бу, итек башы өстерәп, кем китте? Теге калыплар буйый торган Ванька… Аның атасы эчеп, Кабанга батып үлде бит… Ә минем әти эчми… Әни аңа эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта… Әй тәмле!.. Ә безнең Нәсимә беркөн сөт өстенә бармагын тыккан. Шуннан әни әй төшерде үзенә!..
Әптелбәр, сәке ягына карап, кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла сәке өстендә бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән тезләре өстенә ияге белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына кызны күреп алды.
– Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен урлап ашадың, – дип карулашты кечкенә Нәсимә. Шуның артыннан ук ул абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм күрше малае алдында гарьсенеп еларга тотынды.
Әптелбәр аны үртәп алып китте:
– Елак, елкы колак! Елак, елкы колак!
Шулвакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде. Ул кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык кына хатын иде.
Йорттагы кайберәүләр «теге чирләшкә хатын» дип кенә телгә алалар иде үзен…
– Тагын чыр-чу килеп беттегезме, җан көекләре! Чыгып китәр хәл юк инде миңа, үзәгемә үттегез инде сез минем, кадалып та бетмисез шунда, – дип әрнеде Әсма җиңги һәм йодрыгы белән балаларын дөмбәсләп алды. Аннан сәкегә утырды да кулы белән күкрәген тотып йөткерергә тотынды… Йөткереп туктагач, куллары белән тезләренә таянган килеш, хәл алыпмы, уйланыпмы утырды. Аннан балаларына борылып карады. Тегеләр икесе ике почмакта «лышык-лышык» елап торалар, шулай да бу аларга ара-тирә бер-берсен, тел чыгарып, үчекләп алырга комачауламый иде. Әсма җиңги аларның икесен дә үз янына тартып китерде һәм, икесен ике кулы белән кочаклап, елый-елый сөяргә тотынды:
Читать дальше