– Бигрәк бәхетсез булдыгыз шул, балаларым, бигрәк бәхетсез булдыгыз… Элекке сәламәтлегем булса, мин сезне ал да гөл итеп кенә тотар идем дә бит. Нишләтәсең аны… дөньясы, каһәренә юлыккыры, дөньясы әшәке… Йә, сөртегез күзләрегезне, җитте, менә хәзер самавыр куеп җибәрербез, байбикә дүрт шакмак шикәр төреп бирде, Алланың рәхмәте төшсен!..
Габдулла монда үзен артык хис итте һәм ишеккә юнәлде. Шунда гына Әсма җиңги, Габдулланы күреп:
– Кунак та бар икән, күрми торам, кая чыгып барасың, кунак егет, утыр әле, – дип, урыныннан торды.
Бу вакыт Габдулла чыгып, ишекне ябып өлгергән иде инде… Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын» – берсе дә Габдулланың Нигъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган соклану һәм хөрмәт тойгысына кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне, Әптелбәрне күрү белән, үзе үк:
– Әйдә, синең әтиеңне карарга барабыз, – дигән тәкъдим ясады.
Алар тагын заводка киттеләр.
Бу юлы аларны завод йортына кертмәделәр. Бөтен өйалды сарык йоны белән түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр, берничәсе бер читтә йонны, сорты-сорты белән булырга кирәк, аерып утыра иде. Шуңа күрә балаларга бүген койма ярыгы белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Габдулла бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә күрә алмады. Җебегән тиреләрне, озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр күтәреп алып килә, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк…
Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты, нәрсәдер бик нык «чыжж!» итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар… Габдулла яңадан ярыкка ябырылды. Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте. Ул ара булмады, ишектән ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый йөгереп чыкты. Ул пиджагын тиз генә салып ыргытты да, сугышырга әзерләнгән кебек, кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп керде.
Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды. Зур бер аждаһаны үтереп тынычланган кыяфәт белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп чыктылар.
Шулвакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан «кәрлә» йөгереп төште дә, кабаланып, әлеге ишеккә кереп югалды… Әүвәл аның «мә, ә, ә, ә!» дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:
– Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт? – дип кычкырды. Бик нык ачуланган, ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.
Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйли-бәйли, аның алдына килеп басты да гаепле кеше сыман елмаеп аңлатты:
– Әз генә өлгермәдем, Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-күз чыгасы юк иде…
Эшчеләр куәтләделәр:
– Әйе, әйе, маладис, Нигъмәтҗан… Ул, кереп, утның өстенә капланмаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде…
«Кәрлә», кулларын бутап, нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәт очынып китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына сукты. Буе җитмәү сәбәпле, аңа, суккан чакта, аяк очында бик нык күтәрелеп куярга туры килде.
Габдулланың тыны кысылды.
Менә, менә хәзер нәрсәдер була. Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, ул бу «кәрлә»не, күтәреп, һавага чөеп җибәрә, «кәрлә» болытлар эченә кереп күздән югала… Йә ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да эчендәге акбур измәсе-ние белән «кәрлә»нең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә, кешеләр аякларыннан егылалар…
Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый «кәрлә» алдында тик кенә басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын кычкырынды-кычкырынды да, куллары белән янап:
– Матри син! – диде һәм кире өенә кереп китте.
Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та, ул: «Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар», – дип уйлады.
Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир селкенү булмады һәм «кәрлә»нең болытлар эчендә очып йөрүе күренмәде.
Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп китте.
1891 елның 13 августында Казан Суд палатасы отставной рядовой Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш Суд палатасы өчен артык дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат арасында шундый сөйләшү булып алды:
Читать дальше