Шуннан соң бөтен бистә ул егетне «көянтә» дип йөртә башлады.
Биек һәм зур гәүдәле Нигъмәтҗанның каршы йорттан урамдагы бүрәнәгә тәмәке тартырга чыгып утырганын беренче тапкыр күргән Бибизәйнәп:
– Әсма, Әсма, карале, бу нинди кыяфәтсез килгән безнең бистәгә? – диде.
Бибиәсма карап көлде дә:
– Илаһи, киявең шундый була күрмәсен, – дип, тәрәзәнең пәрдәсен тартып куйды.
Чынлап караганда, егет бер дә кыяфәтсез түгел, тик башкалар белән чагыштырганда, ул артык таза һәм гаять киң җилкәле иде. Аның шундый зур гәүдәсе белән йөзеп йөргән шикелле йомшак кына басып йөрүен күргәч, Бибиәсма:
– Апакаем, күрсәнә бер, басып йөрүләрен генә карасана бер. Гәүдәсе дөньяга сыймый, ә йөреше шундый мыштым… төтен шикелле, – дип куйды.
Шуннан соң һәрвакыт аның Закир абзый капкасыннан чыгып килгәнен күргән саен, кызлар:
– Закир абзыйның морҗасы кайтара, ахры, төтене капкасыннан чыга, – дип көлешә торган булдылар.
Беркөнне Бибизәйнәпләр йортының сараена ут кабынып яна башлады. Күршеләренең мичкәле арбасын җигәргә ат юк, күрше каядыр олауга киткән. Кешеләр аптырашып торганда, каяндыр төтен шикелле мыштым гына Нигъмәтҗан килеп чыкты да сарайның түбәсенә менеп китте һәм – каян килгәндер аңа шундый көч – әрле-бирле як-якка селтәнеп, сарайның түбәсен ике якка аерып ташлады. Кешеләрнең исләре китте.
Шуннан соң Зәйнәп тә, Әсма да аңардан «төтен» дип көлмәс булдылар… Хәтта Әсма аңардан курка башлады, каршы килгәнен күрсә, сиздерми генә, урамның икенче ягына чыга торган булды…
Әмма беркөн икесе ике чаттан килеп чыктылар да күзгә-күз очрашты болар. Әсма кинәт каушап китте һәм тилгән алдында калган чебеш кебек: «Мә, йот мине чиләкләрем, көянтәләрем белән!» – дигән төсле тынып калды. Ләкин ни күзе белән күрсен, Нигъмәт кечкенә гәүдәле Әсма алдында курыккан кыяфәт белән үзе чигенеп куйды һәм, шунда ук исенә килеп, бурлаттай кызарып китте. Шундый гөнаһсыз елмаю белән елмайды ул шунда, яңа көлә башлаган бала гына шулай елмая ала!.. Әсманың тез буыннары йомшап китте, аның суы чәпчелеп куйды… Нигъмәт аңа чиләген рәтләп эләргә булышмакчы булып кына кулын сузган иде, Әсма ни өчендер:
– Килмә! – дип куркып кычкырды да, суларын түгә-түгә, ашыгып китеп барды…
Шуннан соң ул ике атна буе, бизгәк тоткан кеше сыман, үзен үзе кая куярга белми йөрде… Эшкә тотынса, җен шикелле, ут өертеп ташлый, тотынмаса, көннәр буе берни эшләми, алдына карап утыра бирде.
Беркөн Закир абзыйның хатыны кереп, уратып-нитеп тормый, туп-туры гына Нигъмәтнең Бибиәсмада күңеле барлыгын әйтеп бирде… Шуннан соң… менә шул… ундүрт ел мәхәббәт белән гомер… Беренче һәм өченче балалары гомерсез булды… Әптелбәргә хәзер унике яшь, Нәсимәгә алты…
Әйтергә онытылган икән… Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын ташлады һәм, шуңа өстәп:
– Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине черетә, – диде, ләкин, асылда, аның өчен түгел, Бибиәсманың күңелен табар өчен эчүне дә ташлады…
Батырлыгыннан бигрәк, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма…
«Торып китәргә ярар» дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр… Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа бистәдән табып бирде. Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар… Яхшырак өйгә күчәр өчен, һаман җиткереп булмады… Балалар булды… Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән… Тезне тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле иде ул чакны.
Берсе – каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр.
– Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер! – дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан.
Бу иярне эшләп, алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар: «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр… Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар.
– Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк нишләр, Бибиәсма?
– Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?
– Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны [14] Чачак – берәр нәрсәнең читенә бизәү өчен тотылган чуклар яки җепләр бәйләме.
тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде…
Читать дальше