Балкан тавы биек икән,
Меналмыйча ардылар,
Төрекләрнең биш каласын
Сугыш белән алдылар.
Балкан тавын мендек без,
Дунай суын чыктык без,
Алты кадак сохари белән
Унике көн йөрдек без.
Балкан тавын менгәчтин
Хәйран калдык ташына,
Ягъмур кебек ядрә ява
Мескин солдат башына.
Биек, биек каралты,
Аның эче караңгы,
Төрек белән сугышканда,
Ике күзем кан алды.
Балкан тавы башында
Салкын чишмә бар икән,
Төрекләрнең арасында
Әгелчәннәр бар икән.
Безгә таба очып китте,
Сәлам әйтеп бер карга,
Ике-өч йөз кешене
Тутырдылар бер базга.
Төрекләр, каладин чыкканда,
Зекер әйтеп чыгадыр,
Пульләр килеп кергәчтин,
Сачрап каннар чыгадыр.
Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан солдат үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде инде.
Бу – халыкның үз тормышын, үз язмышын кеше авызыннан икенче төрле итеп ишетергә теләве, кызыксынуы иде. Кызыксыну гына да түгел, шундый сүзгә сусау иде бу. Дөрес, халык бу сусавын үз хыялында туган алдар таз, җиде башлы аждаһа һәм башка бик күптөрле әкиятләре, бәетләре һәм такмазалары белән басарга тырыша. Моның өчен аңа «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Йосыф-Зөләйха», «Былбылнамә» китаплары, «Кисекбаш», «Салсал» һәм Сәет-Баттал Газый кыйссалары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре ярдәмгә килә. Боларны ул аз аңлаешлы төрек, гарәп, фарсы сүзләре аша сикереп аңларга тырыша. Ләкин болар берсе дә әле турыдан-туры аның үзе турында түгел, болардагы дөнья йә ерак хыялда, йә әллә кайдагы Сәмәрканд, Кашгар илләрендә, җиде тау һәм җиде диңгез артында яши. Халыкның үзе турында сөйлисе һәм җырлыйсы килә башлый, һәм аның тапкыр телле әкиятчеләре, оста җырчылары «Шомбай», «Җиде баҗа» кебек хикәяләр чыгаралар, «Җиде кыз», «Суга баткан Гайшә», «Чәй» бәетләрен җырлап алып китәләр…
Менә шул шартларда, әлбәттә, Ташаяктагы аксак солдатның саф халык телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы бик, бик тансык иде.
Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык почмагыннан чишеп алынган ярты тиенен сузылган фуражка эченә салмый китә алмады. Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк. Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә, һаман каерыла-каерыла, аңа карап барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкан сыман, һаман иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.
Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм сай тәлинкәләр, юан корсаклы, нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп утыра…
– Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае, – дип, шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…
Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый, сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…
– Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар, аларның балалары күпмени? – дип сорады Габдулла.
– Юк, аларның кунаклары күп, улым! – дип җавап бирде Газизә апа һәм ни өчендер көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.
– Килегез, килегез, безнең янда йөрегез, – дип кычкырды хуҗамы, приказчикмы, Газизә апаны чакырып. – Үзегезгә сарпин [16] Сарпин (сарпинка) – шакмаклы яки буй-буй юка киҗе тукыма.
яулыкмы дисез, улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик… Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташаякны бер итеп эзләсәгез дә таба алмассыз!
– Карале, карале, менә бу шәльяулыкны, – дип эләктереп алып китте икенчесе, – әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгыз [17] Нәгыз – яхшы, әйбәт.
, үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!
Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф, Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча, татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…
Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төрекмәннәр кычкыра:
– Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Һай сөҗек, һай сөҗек, тәнавел идәлең! [18] Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин йөземнәрен алыгыз! Һай тәмле, кабып карагыз!
Ташкент сәүдәгәре, русчалы-үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:
Читать дальше