Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе пыялаланган, яңа ишек ясатылган, һәм хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге, ул, көнозын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакыт төне буе диярлек ут яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, Алла белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «Акча ясый, имеш», – дип сөйлиләр. Сәхип морза шундый сүзләрне куертучыларга каршы:
– Йә, сөйләп йөрмәгез, пажалста, җыен тузга язмаган әкият. Ул бит чертёжник булып эшли. Беләсезме нәрсә ул чертёжник? Белмисез шул… Яңа машиналар уйлап чыгара ул чертёжник.
Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә тәрәзә ярыгыннан барып караган, имеш тә, Григорийның зур бер сурәт төшереп утырганын күргән, имеш. Сурәте бик матур бер кыз, имеш: күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш…
Сөйли инде кеше – тел сөяксез бит…
Менә нәрсә икән ул Ташаяк!
Газизә апа бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Кичә кич утырып өлгертелгән дүрт пар читекне Вәли абзый Газизә апаның иске кашемир шәленә төреп алды да:
– Әйдәгез, алайса, Аллага тапшырдык, – диде.
Ул арада Газизә апа Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне киерткән, Вәли абзыйдан яшереп җыйган берникадәр акчасын аралыктагы әрҗә астыннан яулык төененә күчереп өлгергән, чапанын башыннан ук бөркәнеп алган иде.
Вәли абзыйның юлы Печән базарына кадәр бергә булу сәбәпле, алар (Сәхәби шәкерт тә шунда иде) ташу аркылы бер көймәдә чыгарга булдылар. Көймәче Мостафа аларның җыенысын биш тиен көмешкә Иске бистә ягына чыгарып куйды.
Печән үлчәве янында Вәли абзый:
– Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын, – дип кисәтте дә аерылып калды.
Газизә апа:
– Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле, – дип, Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.
Аннан соң алар Болак буена чыктылар.
Болак ташу белән күтәрелгән, Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармун тавышы!.. Су өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташаяк ягыннан килә торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.
Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең моннан ерак түгел олы юл буйлап кешеләр авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән тукталганнар да: «Акчасыз бәхет өләшәләр икән», – дигәнне ишетеп, шушында йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең вакытлы гына икәнлеге күренеп тора һәм әйтерсең менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга котылгысыз рәвештә: «Йөкләрегез янына кайтыгыз!» – дип боерык бирергә тиеш. Яшьрәкләр, бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз иркенә тапшырылганнар да тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары белән үтелгән авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар, әледән-әле артларына карангалап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.
Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташаякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы булган Ташаяк үзе нинди икән?
Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.
– Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм, – дип, зур кара күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр.
Ул, алардан ычкынып, чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый башладылар:
– Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…
– Мөселманнар, Алла хакы өчен…
– Ради Господа христа…
– Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…
Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты. Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, башына солдатның козырёксыз иске фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми китә алмады.
Бәет 1878 елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче, һичшиксез, шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.
Ул дәвам итте:
Читать дальше