– Белмим, акча түләде бугай. Ул әниемне дә коткарырга бик теләгән иде, нойон бирмәде, нигәдер риза булмады.
– Җучи ханга билгеләнгән, шуңа бирмәгән. Нойон булса да, башы ике булмагандыр, чөнки Сүбәдәй әниеңне Җучи ханга билгеләгән булгандыр. Тик икенче бернәрсә мине аптырауда калдырды. Монголлар Үргәнечтә, сабый кыз балаларны тәрбияләү өчен, мәдрәсә ачканнар. Хәйран калмалы. Кем моны өйрәтте икән Сүбәдәйгә?..
– Кызлар буй җиткәч, аларны килеп-килеп алып киткәләделәр, мөгаллимем.
– Сине дә сорадылармы?
– Мине Җамалбикә абыстай берәүгә дә бирмәде, сорадылар. Күп акчалар тәкъдим иттеләр. Еш кына ул мине яшереп калдырды. Үз бүлмәсенә яшерер иде дә нойоннар киткәч чыгарыр иде.
– Харәземдә монгол тарханы утырамы?
– Монгол тарханы халыктан ясак җыймый, баскаклары җыя. Аннары Каракорымга озаталар. Ун егеттән бер егетне Сүбәдәй баһадир үз төмәненә ала, диде Җамалбикә абыстай. Сүбәдәй баһадир үзе Үргәнечтә еш булмый, ике-өч айга бер генә, әмма килгән саен мәдрәсәгә кагыла, кызларны күреп китә. Угланнарына кыз эзли дип тә шаярталар иде кызлар.
– Ниндирәк кеше соң үзе? Корыч баһадир дигән булалар.
– Бер күзенә чүпрәк бәйләгән, эчкә баткан яңаклы, чандыр чырайлы, шактый озын гәүдәле. Сакал-мыегы юк, әллә йолка, әллә Ходай бирми үзенә. Әмма кыяфәте үк кырыс, аз сөйләшә, таләпчән, нык бәдәнле кеше, диде Җамалбикә абыстай. Аңа барысы да буйсына, ханнар да аның белән исәпләшә, нойоннар турында әйтеп тә торасы юк.
– Димәк, атаң Баһман баһадирны Сүбәдәй әсир итә?..
– Белмим, мөгаллимем. Безне алып килгәндә, атам анда иде инде.
– Бәхтияр, ә сине Саксинга җыенасың дип әйттеләр, хакмы шул?
– Әйе, шәех, иртәгә үк кузгалам.
– Саксин камауда, без аны читләтеп үттек, Сәлахетдин агай шулай теләде.
– Мин Саксинга хан әмерен илтәм, шәех хәзрәтләре, – диде Бәхтияр һәм нигәдер Ләйләгә күз төшереп алды.
– Димәк, монголлар Саксинны алып, шул тирәләрдә бер йодрыкка әверелеп, бире таба кузгалырга исәпләре, – диде Кол Гали, үзалдына сөйләгәндәй. – Ләйлә, сине Биккол бабакаең биредә калырга дип җибәргән, минем сәркәтибем булырсың, дигән. Каршы түгелсеңдер бит, ризамы калырга?..
– Мөгаллимем, мин бу мәлне җиде ел көттем, җиде ел. Ләкин, мөгаллимем, мин бүген Бәхтиярларга кайтырмын. Атасы Асылгәрәй агай мине үзенә кыз итеп алган булган икән, мин белмәдем ич, әнисенең башы күккә тигән иде, мин дә шатланган идем. Минем аны барып юатасым килә. Мин аңа әнием дип дәшәрмен…
– Шулай итәрсең, Ләйлә. Тик мине дә онытып бетермә. Язмаларым рәткә саласы бар, күчерәсе.
– Мин сезне аңлыйм, шәех, ләкин безнең хәлгә дә керегез. Әнием бердәнбер кызын югалтты, урыс кенәзе Ашлыдан алып китте. Шуннан соң елый да елый. Ә Ләйләне гел үз кызыдай кабул иткән иде, – диде Бәхтияр. – Мин бүген Ләйләне өйгә алып кайтмасам, куркам, йөрәге ярылыр.
– Мөгаллимем, мин иртәгә үк кайтырмын. Без Бибиҗамал апа белән килешербез. Ул мине аңлар. Мин аларны ташламам. Барып йөрермен.
– Яхшы, яхшы, мине үгетләмәгезче. Мин күптән риза булдым ич инде… Бәхтияр, сиңа бер үтенеч, Саксиннан кайткач, миңа да сугылып кит әле, – диде Кол Гали.
– Сугылырмын, шәех.
– Ләйлә, мәдрәсәдә сабакны кем бирде?
– Болгардан килгән абыстай. Ул сезне белә, шигырьләрегезне укый иде безгә. Аны Каргалы кальгасыннан Сүбәдәй алып кайткан, диделәр.
– Әйе, Каргалы каласы әмире Булат һәлак була. Кызганыч, батырларыбыз кими бара, – диде Кол Гали. – Нәҗес җан, кемнәрнең генә башына җитмәде…
* * *
Ул аларны капкага кадәр озата чыкты. Атка атланыр алдыннан, Ләйләнең аркасыннан сөйде һәм:
– Хәтереңдәме, мине озаткан идең? – дип елмайды.
Ләкин мөгаллименең елмайганын күрмәде Ләйлә, эңгер иңгән, караңгы төшеп килә иде инде. Ул, аяк очына басып, аның битеннән үбеп алды.
– Оныта буламы, мөгаллимем? – диде, шатлыгы ташып торуын сиздереп.
Бәхтияр ат менгән иде инде, Кол Гали аның янына килде.
– Ә син, егетем, саклан. Бачман баһадирга, Акбикә җиңгәчәйгә сәлам юлла. Исән-сау әйләнеп кайт.
– Иншалла, әйләнеп кайтырмын. Ләйләне җибәргәнегезөчен рәхмәт сезгә. Хәлемә кердегез. Мең шөкермен…
– Ак юл сезгә, амин.
Ат тоягы тавышлары тынгач, колагына эленеп торган тупылдаулар беткәч кенә, капка төбендәге тактага утырды. Рәхәт иде кич: тымызык кына караңгы төшә, сирәк-мирәк кенә сарык бәрәне бәэлдәп куя йә үгез мөгри, ул да түгел, күрше өйдә генә этләр, ләң-ләң өреп, тынлыкны боза. Күк йөзен йолдызлар каплады. Кол Гали күккә карады. Җиһан. Галәм. Адәм баласы белмәгән нинди серләр саклыйсың үзеңдә? Кая синең җәннәтең, оҗмахың? Раббым, барсың икән, Ләйләне таптың, китердең, инде анасын да табып китер, кавыштыр безне, дөньялыкта кавыштыр, күңелебездә мәхәббәт, йөрәгебездә дәрт сүнмәс борын. Һай, гүзәл идең дә ич, Зөлхидәкәй. Сиңа барыбыз да гашыйк идек. Ә ир-канатың үзеңнән күзен дә ала алмас иде. Ни яшь булсам да, кичерә күр баһадир Баһман, мин дә синең хатыныңа гашыйк идем. Күргән саен күрәсем килер иде һәм гүзәл йөзенә карап туймас идем. Кызың да ике тамчы судай үзеңә охшаган, сөйләшүләренә кадәр синеке, мөлаем итеп елмаюлары да синең йөзеңнән уелып алган кебек. Сине күргәнгә кадәр, мин күңелем түрендә яшьлегем, үсмер чагымдагы мәхәббәтне Зөләйханы – йөрттем. Бөтен мәсләгем-уемны ул биләгән иде. Уй-хыялымда ул булды. Ә менә сине күрдем дә барысы да юкка чыкты дип әйтә алмыйм, әмма күңелемдә ниндидер үзем дә аңлап бетермәгән күчеш булды. Мин беренче шигырьләремне дә, хәтта кыйссамны да аны күз алдымда тотып язар идем. Сине күргәч, барысы да асты өскә килде. Күзләреңә багар идем дә үз-үземне кая куярга белми башлар идем. Мин аны сиңа сиздермәдем. Һәрхәлдә, сиздермәскә тырыштым. Ләкин син сизгәнсеңдер, чөнки юнәлешен югалткан кәрвандай кая барырга белми, ни эш кылырга ниятли алмый югалып калыр идем. Ә син мине егет буларак оялчан, артык тыйнак булганым өчен яраткан идең. Хәтереңдәме, бер тапкыр ир-канатың алдында: «Аталары, буе җитсен дә, Ләйләне мөгаллименә генә бирербез инде», – дигән идең. Юк, көлмәдең син, ихлас күңелдән әйттең, ә ир-канатың синең теләгең ихлас кабул итте. «Көтсә ярый да бит, көтмәс, бүгенге яшьләр ашыгалар», – дигән иде. Ә син әйттең: «Көтәрсеңме, мөгаллим абыйсы?» – дидең. Мин, ни әйтергә дә белми, тәгаен каушап калдым, бөтен бер гәүдәмне, кулларымны кая куярга белмим. Әйтерсең син мине үтәли күрәсең дә, барысын да беләсең кебек иде. Шуннан баһадир Баһман әйтте: «Мөгаллиме көтсә, Ләйләнең бүгеннән үк колагын тешләттерәм», – диде. Йа Хода, шундагы тартынуларым, оялуым белсәң икән, мин бит, дивана, сиңа гашыйк, үлепләр гашыйк, ирең, җиде-сигез яшьлек Ләйлә кызыгызның колагын тешләттереп, үсеп җиткәч, миңа кияүгә бирергә җыена. Әллә чын, әллә гелән шаярту булды, бу сөйләшүләр ниндидер дәрәҗәдә икебезне дә бер-беребезгә якынлаштырды. Мин синнән башка, сине күрми яши алмый башладым. Кыйссам язарга утырсам, күз алдымда син булдың. Хак, кыйссамдагы Зөләйха исемен дә сакладым, чөнки яшьлек, үсмер чагымдагы мәхәббәт тә миңа бик кадерле иде, вәләкин сиңа булган мәхәббәтем бөтен изге хисләремне үзенә тартты да алды. Әле дә мин, күк гөмбәзенә багып, синең йолдызың эзлим. Һәр кеше үз йолдызы белән туа, ди бит. Син, бәлкем, үзеңә гашыйк егетне күктән күзәткәнсеңдер. Егет дип, мин күптән егетләр яшеннән узган инде, шуңа карамастан мин егет әле, өйләнмәгән, буйдак һәм синең миңа егет дип әйтергә хакың бар. Ни уйлыйсың син бу мәлдә? Кайларда йөрисең, кемнәргә эч серләрең сөйлисең, кемнәр белән уртаклашасың? Исеңә төшерәсеңме Кол Галине, синең күзләреңә томраеп карап торса да, мәхәббәте турында бер кәлимә сүз әйтә алмый аерылышкан кешене?! Юктыр, сине, бәгырькәй, башка кайгы-хәсрәтләр баскандыр. Синең гүзәллегеңә таң калып, корыч баһадир Сүбәдәй, йөзләрчә, меңнәрчә хатын-кызлар арасыннан сайлап алып, Җучи хан ыстанына җибәрә. Синең нурлы йөзеңне күргәч, ул хан, хәйран калып, йөрер юлын туктап, аягыңа төшкән булыр иде. Чөнки синең йөзеңнән һәрчак нурлар балкып торыр иде. Ләкин Ходай бар икән әле, ул сине күрми ошбу якты дөньядан киткән, атасының кече хатыны агулап үтерттергән, дип сөйләделәр, һич булмас димә, булгандыр да, чөнки хакимлеккә омтылган кеше иң якын кешесенең дә башын кисәргә кыя. Әгәр дә мәгәр күргән булса, ул сине берәүгә дә бирмәгән булыр иде. Әлбәттә, күкрәгендә ирлек җаны, сынында куәте булса, чөнки, Зөлхидә, синдәге мөлаемлык, итагатьлелек, гыйффәтлек үзе бер дөнья, үзе бер көч-куәткә дәрт бирүче рухи азык, татлы җимеш иде. Кайчак син миңа: «Уз инде, уз, Кол Гали, ятсынып торма, Баһман агаң өйдә юк, Ләйлә белән без икәү генә», – дияр идең һәм мин һаман да кузгалырга кыймый торгач, килеп кулымнан алыр идең, түр якка алып кереп, иң олы кунак утырасы урынга утыртыр идең. Утырыр идем дә әлегә кадәр кыяр-кыймас яшереп тоткан алсу гөлем бирер идем. Һәм сиңа түгел, яныбызда уралган Ләйләгә. Күрдем, сиздем бит мин: син аны үзеңә биргән кебек кабул итәр идең, чәчкәнең хуш исләрен иснәр идең дә: «Бар, кызым, гөлеңне чүлмәккә утырт, су салырга онытма», – дияр идең. Ә үзең, шундый якын итеп, миңа карап куяр идең, мин, бахырың, гүя күккә ашар идем. Кайчак мин Ләйләне кулыма алгач, безнең янга килер идең дә: «Үп әле, Ләйлә, абыеңның битеннән, үп, үп», – дия-дия, миңа якын ук килер идең, хәтта сыенып куйгандай итәр идең, тәнең кагылып китүгә, мин чарасыз калып гасабилана башлар идем. Иллә күпме хыялымда сине йөртсәм дә, хәтта битеңнән үбәргә дә кыймадым, хәтта аерылышканда да кул изәп кенә калдың, чөнки яныңда ир-канатың бар иде, хәер, булмаса да, син шуннан артыгын кылмас идең. Чөнки син мине яшьсендең, гәрчә без синең белән чордаш булсак та. Мин бит күрдем: үзең кул изисең, ә үзеңнең күзләрең мөлдерәп яшь белән тулган. Әле булса күз алдымда: Ләйлә, йөгереп килеп, аягымнан кочып алгач, мин аның алдына тезләндем дә күзләренә бактым, юк, мин аны күрмәдем, бала күзләрендә мин сине, синең нурлы йөзеңне күрдем, Зөлхидә. Бүген һич көтмәгәндә Ләйлә килеп кергәч, каршыма килеп баскач, мин аны түгел, янә сине күрдем, Зөлхидә. Йа Раббым, ниндиен куәткә ия син! Син җибәрдең миңа Ләйләне – аның кызын һәм аз гына булса да бахырың тынычландырдың. Әлхәмдү лилләһи раббилгаләмин… Амин. Аллаһым, синең бердәнберлегеңә, куәтеңә вә кодрәтеңә, бахыр адәмеңне яклавыңа, яратуың вә саклавыңа күптән инанган идем инде, бүген ошбу тәгъбирләреңне раславыңа янә бер инандым, янә бер ышандым. Кичер мине, Раббым, кыен хәлләргә калганда да, синең олылыгыңа һәм бердәнберлегеңә шигем булмады. Син бер һәм минем өчен башка Илаһы юк, булмас та. И-и Рәсүлем, шөһрәтең илә безләргә ярдәм ит, илһамыма куәт бир. Йә Рәсүлем, потларга табынучы гафил халыкларга Коръән-Кәримең бүләк итеп, аларны гафиллектән коткардың, изге юлга юнәлттең. Йа Мөхәммәд галәйһиссәлам, кем белән чагыштырып була сине. Берәү дә син әйткән фәлсәфи сүзләргә өздереп кенә җавап бирә алмас. Син бер гарәп халкының даһие гына түгел, син дөньяда тереклек иткән һәммә халыкның да Илаһы вә Рәсүле. Синең даһилыгыңа табынмаган ошбу дөньяда тереклек иткән бер генә зат та калмагандыр. Калган булса да, еллар үтә-үтә, ул барыбер изге юлга төшәр. Һәм һәр адәми зат өчен синең Коръән-Кәримең бердәнбер китап булып калыр. Еллар үтә-үтә булса да, дөнья халкы үз ялгышын аңлар, һәммә диннән дә ваз кичеп, сиңа багар, синнән юаныч табар. Чөнки Аллаһы бердер, мәңгедер һәм аңа тиң юктыр. Амин.
Читать дальше