– Алгы якта зур таз бар, юынып, чистарынып чык, – диде Җамалбикә. – Өч чиләк су анда, өч тапкыр тәнеңә кой. Бисмиллаң әйтеп.
– Мин сиңа һәрчак ярарга тырышырмын, Җамалбикә. Рәхмәт. Син мине тәмам сихерләдең, Җамалбикә.
– Син үзең мине сихерләдең, кемнәр генә аягыма төшмәде, якын да җибәрмәгән идем, сине күрдем дә, әллә ни булды үземә. Бар инде, бар. Коенып чык. Син ятактан торган кеше, авыз чайкау гына җитми.
– Җанашым ятагыннан, – диде, Сәлахетдин авызын бөрештерә төшеп. Сәер хәл: аның бераз үртәшәсе килә иде.
– Коенып чык та, аша-эч тә олауларың хәстәрли башла.
– Минем тарханга барасым бар бит әле.
– Йөрмә, мин аларын үзем башкарырмын.
– Ләйләмне калдыра күрмә, аннары Биккол мөгаллимем йортка да кертмәс.
– Кызларың әзерләнәләр, кайгырма, Сәлахетдин. Ышанасыңмы син миңа, юкмы?
– Бетте-бетте… – Сәлахетдин коенырга китте.
* * *
Ләйлә аны башта танымады. Сәлахетдиннең ул вакытта мыегы да, сакалы да юк иде, ә хәзер исә битен сакал баскан. Мәгәр күзләре очрашкач, шундук таныды һәм бераз сәерсенде: Сәлахетдин сәүдәгәр тәрбияче абыстай белән бик җылы сөйләшә, бер-берсен ярты сүздән аңлашалар сыман. Ә бит монда килгән ир-атны күргәне бар Ләйләнең. Җамалбикә һәммәсе белән дә кырыс булыр, гаять җитди сөйләшер, үзен эре тотар иде, гәрчә күзгә ташланырлык итеп һаваланмаса да.
Ул аның янына килде, кулыннан алды, пышын гына:
– Мин сине алырга килдем, тынычлан. Болгарга алып китәм. Кол Гали мөгаллимең янына. Ул – анда, сине көтә. Биккол бабакаең да исән. Килеп йөрмәвенә шаккатма, монголлар аны бик каты күзәтү астында тоталар, гәрчә иректә булса да.
– Сәлахетдин агай, Сәлахетдин агай…
– Җылый күрмә тагын. Тыныч бул. Җамалбикә апаң синең белән тагын алты кыз биреп җибәрә.
Аннары ул аны кызлар төркемендә калдырды да абыстай белән чыгып китте. Ләйләнең эчендә шатлык кайный иде. Болгарга, Болгарга, Болгарга! Мөгаллиме Кол Гали янына! Ниндидер мизгелдә ул үзен кечкенә кыз итеп күрде, Кол Гали мөгаллименең аягын кочаклап елап җибәргән вакыйганы күз алдына китерде. Хәзер бит инде ул җиткән кыз, танымас та Ләйләне… Әмма Җамалбикәнең соңгы сүзләрен ап-ачык ишетте. Җыеныгыз, әзерләнегез, диде бугай. Шуннан аңа гүя канат үсте.
Үз җаенда Сәлахетдин дә, кулындагы чыпчыкны очыртып, һавадагы торнаны тоткан берәүдәй шатланды. Әкрен генә үз максатына ирешә бара түгелме соң? Бу хатынга өйләнеп, ул иң әүвәл баһадир Сүбәдәйгә якынаячак. Илһам хан аңа нәкъ шуны йөкләгән иде, Сүбәдәй тирмәсенә кереп урнашкан Биккол белән Мәүлә Хуҗаларга кереп йөрүгә ирешергә. Бу хатын исә аны нәкъ Сүбәдәй баһадирның үз кулына илтеп тоттырачак. Димәк, Ходай Тәгалә аңа Җамалбикәне үзе җибәргән, юкса болай ук гелән җай өстенә килеп тормас иде. Йа Раббым, ташлама ярдәмеңнән, ташлый күрмә. Биккол мөгаллимемне дә, Мәүлә Хуҗа хәзрәтләрен дә күрә йөрергә яздыр…
Ашап эчкәч, алар урам-ишегалдына чыктылар. Җамалбикә ат караучыга Сәлахетдиннең атын китерергә кушты, үзенә дә туры бияне иярләргә әмер бирде. Аннары борылды да:
– Пәйҗәңне бир, мин тарханга китәм, – диде.
Сәлахетдин аңа куеныннан пәйҗә тактасын чыгарып бирде.
– Бәһасе, бәһасе соң? – диде Сәлахетдин.
– Тарханга бер кыз өчен бер алтын бирәсе.
– Бәлеш алтынмы?
– Бәлеш алтын.
– Миндә бар ул, Җамалбикә, бар.
Сәлахетдин янчыгын чыгарды, актарына башлады, Җамалбикә аңа елмаеп карап торды.
– Маташма, эзләмә, барысын да үзем җайлармын. Безгә ярап торыр әле ул алтыннар. Ишетәсеңме, Сәлахетдин, дим…
– Ярамый буламы, Җамалбикә җаным, ярамый буламы, – дигәнен Сәлахетдин сизми дә калды. Һәм үзенә үзе үк шаккатты: күр инде, гелән шулай бит, нигә бүлешеп торырга, ятактагы бер мендәрне икегә бүлеп булмаган кебек, икебезнеке дә буласы акчаларны да бүлеп торасы юктыр инде.
10
Ходай Тәгалә аның язмышын мөгаллиме Кол Галидән аермады. Башта Раббысы аны мөгаллиме итте. Аннары аерды. Хәзер, буй җиткән кыз булгач, янә аның янына кайта. Кайта диюе шуның өчен, чөнки әти-әнисе чыгышлары белән Болгардан булганнар. Адәм баласын кан-җан һәрчак туган туфракка тартыр, ди бит. Аны да Болгар тарта, гәрчә ул анда тумаса да.
Ләйлә аны башта ишек аша күрде, өйгә кермәс борын. Кечкенә өстәл янында язып утырадыр шикелле тоелды. Күңел күзе белән күрде ул аны: өстәле терсәк биеклек кенә, үзе күн мендәрдә идәндә утыра, ә өстәлендә әзерләп-юнып куйган каурыйлар, алтын кара савыты һәм төргәк-төргәк кәгазьләр. Арырак, дивар кырындагы киштәләрдә – китаплар, китаплар. Өстәлнең ике башында ике шәмдәл. Ләкин әле көн ич, Кол Гали ут алмаган. Ул язмый, гүя аның кайтканын сизенгәндәй тора да ишек ягына карый, тора да карый. Ул болдырга менеп баручыларның аяк тавышларын ишетә һәм нигәдер ишек ачылуын көтә сыман.
Читать дальше