Аннан бик күп еллар узды. Күп дип, Ләйләгә уналты яшь тулды, унҗидегә китте. Менә шунда тәрбияче Җамалбикә мәдрәсәсенә Ләйләне калдырып киткән Сәлахетдин сәүдәгәр килеп керде.
Тәрбиячесе Җамалбикә белән ничек сөйләшкәннәрдер, ике көн дигәндә, Сәлахетдин сәүдәгәр җиде кыз белән аны Болгарга алып китте.
* * *
Сәүдәгәр Сәлахетдин беркайчан да мөгаллиме Биккол сүзеннән чыкмады. Барысын да ул аның киңәше белән эшләде һәм, әйтергә кирәк, һәрчак уңды. Ә Биккол исә беренче көннән үк монголлар белән уртак тел тапты. Нинди юллар белән Җучи тирмәсенә кереп пәйҗә алганын Сәлахетдин белми иде, әмма ул пәйҗәне кулына төшергән иде. Ләйләне Җамалбикәгә тәрбиягә биреп калдырырга да ул өйрәтте. Соңыннан гына белде Сәлахетдин: ошбу мәдрәсәгә монгол нойоннары, тиешле бәһасен биреп, үзләренә ошаган әсир кызларны тәрбиягә биреп калдыралар икән. Ә инде тегеләр балигъ булгач килеп алалар, теләкләре булса өйләнәләр, теләкләре булмаганда сатып җибәрәләр. Әлбәттә инде, тәрбияче туташка һәммә нойон тиешле акчасын биреп калдырган. Ләкин бар нойоннар да орыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, ятып калганнары да булган. Әнә шундый кызларга тәрбияче үзе ия булган һәм аларны үзе сатып җибәрә торган. Мәгәр ни сәбәпледер, буе-сыны җитсә дә, Җамалбикә Ләйләне беркемгә дә бирмәгән һәм бик күрсәтмәгән дә. Чөнки ул Сәлахетдиннән шактый акча алып калган булган икән, кызның иясе барын белгән – көткән.
Менә, ниһаять, Биккол кушуы буенча, Сәлахетдин янә тәрбияче туташ янына килде. Гадәттә, монгол ир затларының таләпләре шактый сәер. Җамалбикә кызларны, нигездә, монгол хатын-кызларына охшатып тәрбия бирергә тырышкан. Монголлар өчен хатын-кыз беркайчан да ир-атка каршы әйтергә тиеш түгел, ул һәрвакыт аңа «әйе», «ярый» дип торырга, бар кушкан эшен дә карусыз үтәргә тиеш. Яудан кайткан ирнең итеген салдырырга, өс-башын алыштырырга, селтедә юган җәймәгә яткырырга тиеш. Кыскасы, тәрбияче туташ Сәлахетдингә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, аңлатты. Һәм туташка ышанмаслык та түгел иде. Шуннан ары тәрбияче аңарга кызларны күрсәтеп йөрде. Һәр бүлмәдә бер генә кыз тора икән. Имеш, серләрен бүлешмәсеннәр. Әмма тәрбияче ахирәтләшүне тыймый икән, чөнки кешенең кемгә дә булса эчен бушатасы килә, югыйсә ул йомыкыйлана, аз сөйләшә, кешеләр белән аралашмый башлый дип аңлатты. Кызларны биредә төрле һөнәрләргә өйрәтәләр икән. Аш-су әзерләү турында әйтеп тә торасы юк, күлмәк тегү, җеп эрләү, чигү чигү, хәтта атнага бер уку-язуга да өйрәтәләр икән.
– Белем-сабак кем бирә? – дип сорады мәдрәсәдәге кызлар тормышы белән кызыксына башлаган Сәлахетдин.
– Мөгаллимәләребез бар, – диде туташ, тәкәббер төстә.
– Минем, Җамалбикә туташ, тизрәк үзем калдырган кызны күрәсем килә.
– Мин туташ түгел, сәүдәгәр, мин – ханым. Ирем яуда ятып калды.
– Кичерә күрегез, – диде Сәлахетдин, чөнки ошбу хатын торган саен ошый бара иде аңа.
– Ләйлә – ушлы кыз, белемгә омтыла, күп укый, хәтта мөгаллимәләре белән бәхәскә дә керә. Килеп алып китәргә исәп тотмаган булсагыз, мин аны киләсе елга мөгаллимә итәргә тора идем.
– Ләкин мин аны алып китәрмен, Җамалбикә ханым. Чөнки бабакае шулай кушты.
– Кызыгызны алып китәргә итсәгез, иң әүвәл кала тарханыннан фатиха алырга туры килер, сәүдәгәр. Ә бу хәл өчен ул шактый акча умырып кала.
– Минем пәйҗәм бар, ханым. Мөмкин булса, мин бер үз кызымны гына алмас идем, җиде-сигезне.
Җамалбикә ханым туктады, кашын сикертеп, Сәлахетдингә карап алды.
– Нигә сезгә җиде кыз?
– Сәүдәгәр лә мин, Җамалбикә ханым. Аннары мин бит тол кеше, буйдак. Дуадак каз кебек тик йөрим шунда.
– Җиде – изге сан югыйсә.
– Миңа Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Аждаһа, Елан, Ат елларында туган кызлар кирәк. Моның минем өчен хикмәте бар, Җамалбикә ханым. Кызларыгыз биреп җибәрсәгез, Җамалбикә ханым, мин сезне балда-майда гына йөздерермен. Сәүдәгәр ич мин.
– Сайрауга әйбәт сайрыйсыз да, кем аңлаган ир-атны. Әле аркасын, әле битен күрсәтә торган халык бит ул.
– Мин сиңа, Җамалбикә ханым… ни, теге, күрү белән гашыйк булдым. Билләһи менә…
Сәлахетдин ихластан сөйләсә дә курка калды, арттырыбрак җибәрде, ахрысы. Бу хатын белән эш җайланганда, әлбәттә, ул кызларны Болгарга ташып кына торыр иде. Бер кыз бер олау бәһасе тора.
– Тархан риза булырмы соң? Аннары мин дә…
– Тархан бу хакта хәбәрдар, Җамалбикә ханым.
– Хуш, – диде хатын.
Һәм шунда гына күрде Сәлахетдин: тәрбияче абыстайның күзләре яшел икән, бакты да күзләргә, Сәлахетдин ямь-яшел болында кебек хис итте үзен, бит-борыннарын вак кына сипкел баскан, колак очларында дага сыман алтын алка, алкада зөбәрҗәт ташлар, ханым башын борганда, энҗеләр җемелдәп китә.
Читать дальше