Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Кыяфәтегез үк күрсәтеп тора, абыстаем, сез олуг хан нәселеннән.

– Җучи ханның никахсыз җиденче хатыны дисәм, ышаныр идегезме? Анам Харәзем тарханының өченче кызы була.

– Бу тамаша сөйкемле, мөлаем йөзгә багуга, мин чиксез бәхетлемендер, ханым. Мин бахырыгызга – мәңге буйдак адәмгә – кичә үлем килгән булса, сезне күрми гүр иясе буласым икән, ахирәткәчә зар еларга гына калачак иде.

Сәер хәл: Сәлахетдин үз күзләренә үзе ышанмады, тәрбияче ханым йөзенә гүя алсу яулык капладылар, колакларына хәтле кызарынды.

– Сәлахетдин сәүдәгәр, минем хәләлем орыш кырында ятып калды. Сүбәдәй баһадирның йөзбашы иде. Мин сезгә бездәй хатыннардан көләргә рөхсәт итмәс идем.

Сәлахетдин тирә-ягына күз ташлады, алар ниндидер тар тарлавыкта торалар иде, ике дә уйламый, абыстайның алдына тезләнде.

– Кичерегез мине, кичерегез буйдак җүләрне, Җамалбикә ханым. Мин сезне ихлас күңелдән яраттым. Ышаныгыз.

– Тор, Сәлахетдин. Тор, тор. Күзләремә карап әйт. Мин ялганны яратмыйм. Татлы сүзләрең ихласмы?.. Бәгырь-йөрәктәнме?.. Мин – тол хатын, мине рәнҗетүе бик җиңел.

– Кабул ит мине, Җамалбикә, чит итмә. Минем сиңа никахлап өйләнәсем килә. Хак, мин дә изге затлардан түгел, Гөлзифам ике ел гүрдә ята инде, мин дуадак каздай ялгыз да ялгыз. Коръән тотып ант итә алам.

Җамалбикә аның битенә кагылып алды, җиңелчә генә сакалыннан тартты һәм:

– Кызларың сайлагач, мулланы дәшәрбез, – диде.

Менә сиңа мә, Сәлахетдин тораташтай катып калды. Ул болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, аннары Биккол белән дә киңәшмәде, әмма кире кайтырга да соң иде инде.

– Мәхәббәт – Алладан, ялгызлык – адәмнән, бәхет – шайтаннан, диләрме әле, Җамалбикә җаным. Чакыр мулланы, укытыйк никах.

– Башта кызларың сайла. Әйдә. Тик бер шарт белән. Ләйләңнән башка алты, Ләйләң белән җиде. Әйт әле, Сәлахетдин, Ләйлә үз кызыңмы?

– Юк, үземнеке түгел, Җамалбикә. Анасы Күнбай бәктә, атасын кылычтан уздырдылар.

– Кылыч корбан сайламый шул, аның каравы урыны оҗмахтадыр.

Уңга борылдылар да шактый зур бүлмәгә килеп керделәр. Кызлар төрле кул эше белән утыралар иде, барысы да Сәлахетдингә күтәрелеп карадылар. Кызларның карашында бары тик бер сорау күрде Сәлахетдин: «Кем артыннан килгән?» Кием-салымыннан һәм кыяфәтеннән үк күренеп тора, монгол нойоны түгел, димәк, сәүдәгәр – сатып алмакчы. Беләләр кызлар: андый хәлләр дә булгалап тора, тәрбиячеләре сазаган кызларны сәүдәгәрләргә дә биреп җибәргәли.

– Кызларым-былбылларым, – диде Җамалбикә, кул чаба-чаба. – Эшләрегез ташлап торыгыз әле. Һәммәгез дә туган елыгызга карап басыгыз. Әйе, әйе, төркем-төркем. Ләйлә, сиңа да кагыла. Тизрәк, тизрәк булыгыз.

Хатын-кыз хакимнәрне күргәләде Сәлахетдин, әмма Җамалбикә кебекне беренче күрүе иде. Кызлар янына кергәч, толбикәне ул яңа яктан ачты – кыю, хаким, тәвәккәл. Сәлахетдин Җамалбикәнең буй-сынына, аяк киемнәренә игътибар итте. Сәүдәгәр иде ич ул. Толбикә аягында нәкышләп тегелгән болгари читек иде. «Мин китергәндер әле», – дип уйлады Сәлахетдин һәм үзалдына елмаеп куйды, чөнки аңа толбикә абыстай торган саен ошый бара иде. Хак, юантыграк гәүдәле, үрдәк кебек ауман-тәүмәнрәк йөри, мәгәр тулы янбашлы, хакими йөзле, хәтта тавышы да күңелне тартып тора.

Кызлар төркем-төркем булып бастылар. Сәлахетдин Тычкан елыннан бер кызның кулыннан алып читкәрәк илтеп куйды, Сыер елыннан, Барс елыннан, Куян елыннан, Аждаһа елыннан, Елан елыннан һәм туктады да Җамалбикәгә карады:

– Ләйләң Барс елында туган, аннан ике кыз аласың, – диде Җамалбикә. Тавышы көр, йөзе җитди иде толбикәнең.

Барс елыннан Сәлахетдин Ләйләне алган иде инде, тагын бер кызны алып килеп төркеменә кушты. Һәм соңгы кызның кулыннан тоткач сәерсенеп калды. Кайнар иде кызның кулы, гүя утлы күмергә тотынгандай хис итте үзен һәм барыр җайдан исемен сорады.

– Атың ничек?

– Хәерниса, – диде кыз калтыравык тавыш белән, әйтерсең лә думбра кылы зеңләп китте.

– Калганнарыгыз эшегезне дәвам итегез, ә сез бүлмәләрегезгә тараласыз, җыена башлыйсыз. Иртәгәдән дә калмый кузгаласыз.

Шулай диде дә толбикә борылып чыгып китте, Сәлахетдин аңа иярде.

– Мин хәзер йомышчымны муллага җибәрәм, шаһитлыкка мөгаллимнәремне дәшәрмен, – диде барыр җайдан Җамалбикә.

– Ә мин ул арада тарханга барып акчасын түләп килермен, – диде Сәлахетдин.

– Тарханга барып йөрмәссең. Барысын да үзем эшләрмен.

Сәлахетдин толбикәнең беләгеннән тотты, күзләренә карады һәм битеннән үбеп алды.

– Син миңа тәмам Алла бүләге булдың, Җамалбикә җаным.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x