Ләкин ишектә ул көткән Ләйлә түгел, капкада торучы хезмәтче Хәйрулла күренә, тамак кыра.
– Ни бар, Хәйрулла агай?
– Кһм, шәех хәзрәтләре, хан җансакчысы белән ниндидер кыз бала килгәннәр.
Кол Гали өстәлгә кулларын җәеп салды, хезмәтчегә карады.
– Хан җансакчысы?!
– Әйе, шәех хәзрәтләре. Йомышыбыз бар, хат тапшырасыбыз бар, диделәр.
– Керсеннәр.
Кол Гали кузгалды, торып басты. Асылгәрәй тамгачының улы хан җансакчысы Бәхтиярны белә иде, ул сарай мәктәбен бетерде, Кол Галидән сабак алды. Ул аңа зиһенле генә күренгән иде. Ә менә кызы кем, абайламады. Ахыр, хатыныдыр, өйләнгәндер дигән нәтиҗәгә килде. Эңгер иңеп килә, шәмгә ут саласы иде. Кичкә таба хан дәштердеме?.. Мәгәр нигә кояш баеганда?..
– Хәйрулла агай, шәмнәргә ут ал әле.
Шунда бусагада Бәхтияр белән Ләйлә пәйда булды. Әлбәттә инде, эңгер төшеп килгәндә, җитмәсә, бүлмәгә шәм генә алып ятканда, ул аны танымады, бары тик:
– Узыгыз, Бәхтияр, узыгыз. Рәхим итегез, – диде.
Аннары ничек ул аны танысын, шәм алгач та, балкып утлар яна башлагач та, кинәт кенә танымады. Бишектәге бала бишкә үзгәрә, диләр, Ләйләгә унҗиде яшь китте бит инде, ничек танымак кирәк.
– Сөйкемле туташмы, ханыммы, сез дә узыгыз. Тартынып тормагыз, – диде Кол Гали һәм туп-туры үзенә таба килгән кызга текәлебрәк карады.
– Мөгаллимем!
Таныды, әллә тавышыннан, ә тавышын анасыныкына охшатты бугай, хәтта йөзгә үзгәрде, аннары абайлады: Ләйлә ләбаса, аңардан сабак алган Ләйлә – Зөлхидәнең кызы.
– Сөбханалла, Ләйлә түгелме соң?! – Күкрәгенә кысты, күңел хисе тулышып, күзләре дымланды. – Йа Раббым, балакай, сине дә күрер көн бар икән. Нинди җилләр белән, Ләйлә? – Ике яңагыннан тотты, күзләренә карады. – Кияүгә чыктың?
– Юк, – дип, Ләйлә башын чайкады. – Синең яныңа кайттым. Биккол бабакай җибәрде, Сәлахетдин агай алып кайтты.
– Аллага шөкер, алар да исәннәр икән, югыйсә хәбәр килмәүгә борчылып тора идем. – Шуннан башын каерып кына хезмәтчегә, – Хәйрулла агай, Мәфтуха апага әйт әле, табын хәстәрләсен, Үргәнечтән кунаклар кайткан, диген, – диде.
– Мине Бәхтияр китерде, – диде Ләйлә. – Ул – хан җансакчысы, унбаш.
– Беләм-беләм. Бәхтияр, уз, әйдә, түрдән, утыр әнә теге күн мендәргә. Тартынып торма. Кайчандыр Үргәнечтә мин Ләйләгә сабак биргән идем. Әни… – Ләйләгә карады, хәтта ниндидер уңайсызлану тойгандыр, сүзсез торды. – Әниең, әтиең…
– Әтиемне монголлар кылычтан уздырдылар…
– Әниең, әниеңне, Ләйлә?!
Кол Галинең тавышыннан ук тойды Ләйлә, аның күбрәк әнисе турында беләсе килә, хәтта йөрәге леперди башлады бугай.
– Әниемне Җучи хан ыстанына алып китәләр, әмма Җучи үлгән була, шуннан әниемне Сүбәдәйнең төмәнбашы Күнбай дигән бәк ала. Ул аңарда дигән хәбәр бар, мөгаллимем.
Кол Гали көлемсерәде, ул ышанмады, бәлкем, ышанасыкилмәгәндер, чөнки Зөлхидә аның өчен изге зат иде, аңа кул күтәргән йә булмаса кул салган кеше мәсләге белән генә кеше исемен йөртергә хокуксыз булып калмас, хәтта Кыямәт көндә дә Аллаһы Тәгалә аңа ташлама ясамас шикелле иде. Көлемсерәве дә сәер чыкты аның, чөнки ихласлык юк иде, бары тик тышкы бер сурәт, тышкы бер чагылыш кына иде. Ә эчке кичереше исә башка, ләззәтле шәраб эчкәннән соң җиңеләеп киткән кешедәй тойды үзен, чөнки ни генә булмасын – ул исән. «Исән!» дигән кайтаваз дулкын-дулкын булып килде. Исән, димәк, Аллаһы Тәгалә аларны барыбер бер кавыштырыр. Кайчан да булса очрашуларына мантыйк бер раслау булып, аның җан бөртеге – кызы, наные – аның каршында.
– Әйдә, табынга утырышыгыз әле, рәхим итегез. Әйдә, Ләйлә, тартынып торма, син өеңә кайттың – Болгарыңа.
– Башта менә бу хатны алыгыз әле, мөгаллимем. Ул хат минем күкрәгем пешерә башлады. Биккол бабакай берәүгә дә күрсәтергә дә, бирергә дә кушмады. Башта ул ышанычлы шәкертегез хан оныгы Хансөяргә тапшырырга кушкан иде, аның калада булмавын белдем, һәм Ходай мине үзе сезгә китерде.
– Сез утырыгыз. Җитешә торыгыз. Ләйлә, син ия бул, чәй көйлә, Бәхтиярны кыста, ятсынып тормагыз. Ә мин, кичерә күрегез, хатны укыйм инде.
– Инәй мине өйгә кертмәс, Бүләк, – диде Бәхтияр пышын гына. – Куып чыгарыр да синең арттан җибәрер.
– Мөгаллимем җибәрсә, Бәхтияр, мин кайтып аңардан гафу үтенермен, алдына тезләнеп. Яраттым мин синең әниеңне, Бәхтияр. Ул шундый ачык йөзле, гади-садә.
– Сине бит атам алып кайта, Бүләк?
– Әниеңә кыз бала итеп, шулаймы, Бәхтияр?
– Миңа дип әйтсәм ачуланмассыңмы? Ачулансаң, хәзер чыгам да китәм. Чөнки мин…
– Бик җитди хат алып кайткансың, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм табынга килеп утырды. – Хат тәгаен миңа түгел түгелен, шулай да рәхмәт сиңа. Шөкер кылып, ашагыз әле, җимешләреннән дә җитешегез. Мәфтуха апа, кичә Ага Базардан алып кайткан хәлвәне дә китер әле. Миңа бүген иң-иң кадерле кунаклар килгән. Җитмәсә, берсе үз шәкертем, үз… Ләйлә, Биккол ничекләр ала алды сине нойон кулыннан? Гаҗәп.
Читать дальше