Батый хан тирмәсенә үтеп керә алган Мәүлә Хуҗа баскынчыларның чирүендә 135 мең төрки халкы дигән хәбәр ирештерде. Күп тә үтми, икенче хәбәр килеп җитте. Чыгытай хан угланы үз кардәшләре белән Әрмәнстан һәм шул тарафтагы илләрне яуларга киткән икән. «Димәк, – дип уйлады, тәхет ягына кереп утыргач, Илһам хан, – Батый хан үз көченә ышана, юкса гаскәрен бүлеп җибәрмәс иде».
Илһам хан, кала тарханын чакырып, азык-төлек базларын саклатуның тәртибен сорашты, ул ягы Аллага шөкер икән – тынычланды.
Тархан гына чыгып киткән иде, тәхет ягына Бачман баһадир килеп керде. Илһам хан аңа каршы китте.
– Әссәламегаләйкүм, хан!
– Вәгаләйкүмәссәлам, баһадир, – диде Илһам хан, аның кулын кысып. – Ишеттем, ишеттем, Саксинны калдырырга мәҗбүр булгансың икән, баһадирым.
– Саксинда монголларга каршы торырлык көч туплый алмадык, хан. Гаеп сездә дә, миндә дә. Тупчылар да баскынчыларга әллә ни зыян китерә алмадылар. Сүбәдәй баһадир яугирләре атларының күзләрен бәйләп һөҗүм иттеләр.
– Әйе, баһадир, дошман хәйләкәр, мәкерле, явыз һәм максатчыл рәвештә калаларыбыз артыннан калаларыбыз яулый.
– Монголлар һөҗүмне көндез дә, төнлә дә туктатмыйлар, хан. Кальгада халык аз, ә алар һөҗүмчеләрне алыштырып, ял иттереп алалар. Чарасыз иттеләр, каламны ташлап, төп көчем белән чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Югалтулар да аз булмады, хан.
– Саксинда соңгы бәрелештә шактый татар калган иде, алар нишләделәр?
– Хан, әйтсәм – ышанмассыз, татарлар безнең якта орыштылар. Кальгадан чыкканда да, шул татарлар, Сүбәдәй төмәнен алдап, бөтенләй каршы якка алып киттеләр. Һәм гаҗәбе шул булды, хан: исән-имин безгә килеп кушылдылар. Курку белмәс каһарман халык икән, арысландай орышалар, барысы да – мәргәннәр. Ислам динен кабул иткәннән соң, бер намазны да калдырмый мәчеткә йөрделәр. Мөселман татарлар күбрәк булса, ихтимал, дошман каланы ала да алмас иде, хан. Безнең гаскәриләр Сүбәдәйнең сугышчыларыннан шактый калыша шул.
– Мәүлә Хуҗа, монгол чирүендә төрки халкы шактый, мәгәр гафилләр, табынган диннәре потлар да Тәңре, дип хәбәр итте.
– Шулайдыр, шулайдыр, хан. Ләкин бит алар белән монгол унбашлары, монгол йөзбашлары җитәкчелек итә. Ә монголлар чирүендә тәртип бик каты, бу хакта сез хәбәрдар дип уйлыйм, хан.
– Баһадир Бачман, без монда икәүдән-икәү генә, күңелгә төрле уйлар килә, сезгә, һөҗүм алдыннан булса да, монголлар белән килешү уе килмәдеме?
Бачман баһадир тураебрак утырды, кистереп, Илһам ханга күз атып алды, йөзе кырысланды, калын кашлары җыерылды, гаҗәпләнүе йөзенә, хәтта кыяфәтенә чыкты.
– Хан хәзрәтләре, мин атаң Сәлим ханга хезмәт иткән кеше. Мөселманмындыр. Аннары мин кыпчак баһадиры, Сарбай ханда баһадир булып торган җиһангир. Безнең халык орыш алдыннан гына түгел, үзе теләмәгәндә, беркайчан да кылычын ташламады. Иншалла, ташламас та. Кардәш халык буларак болгарлар белән кушылгач та, ни мәрхүм Сарбай хан, ни баһадирлары хыянәткә бармадылар. Коръән-‑Кәримне тотып ант итә алам: мин дә бармам, дошманга каршы соңгы тамчы каныма кадәр орышырмын. Мин ачыктан-ачык сөйләшүне яратам, хан. Ни телисең миннән: илемә, халкыма, сезгәме хыянәт итүемне? Тик булмас ул, хан хәзрәтләре! Ил өстенә яу килгәндә, фәлсәфә сатмыйлар. Бу нәрсә минем холыкка хас сыйфат түгел.
Бачман баһадир күтәрелә үк башлады. Илһам хан, каударлана төшеп, аның беләгеннән тотты.
– Баһадир, баһадирым, сабыр ит, сабыр итче. Мин һич тә сине рәнҗетергә теләмәгән идем. Мин синең белән киңәшеп кенә карарга булган идем. Аңла, баһадир: мин моңа үзем дә бармам, уйга килгәнне генә әйтүем иде.
– Уйга килгән алга килер, диләр, хан хәзрәтләре.
– Хак, хак, баһадир. Мин үземне һәрчак синең белән тигез күрдем, һәрчак сиңа хөрмәт белән карадым. Бит ишетеп торабыз: монголлар бирелгәнне дә, җиңелгәнне дә кыйныйлар, алар берәүгә дә ташлама ясамыйлар. Димәк, бу халыкта иман юк. Ә имансызга үз коралы белән каршы чыгарга кирәк. Башка төрле уйлар килә.
– Монголларның иманы – аларның «Яса» сында, хан хәзрәтләре. Безгә дә андый «Яса» ны кабул итәргә булган да, соңга калдык, соң инде. Безгә бары тик алар белән орышырга кирәк, йөзгә-йөз килеп, йә ул сине, йә син аны. Башка чара калмады, хан хәзрәтләре.
– Әйт әле, баһадир, без гаскәребездә монголлардагы тәртипләрне кертә алган булыр идекме?
– Юк, хан хәзрәтләре, моның өчен безгә монгол булырга кирәк. Аннары монголлар белән безнең арада бик зур аерма ята. Алар – баскынчылар, ә без – ил-ватаныбыз саклаучылар. Бу ике нәрсәгә ике мәгънә салынадыр. Безнең халыкка ватанпәрвәрлек рух вә күңел аша иңсә, аларга бу сыйфат курку вә куркыту аша иңдерелгән. Чөнки гафил вә имансыз кешегә акыл аша тәэсир итү – чарасыз хәлдер, ә менә аны курку аша адәм менә алмастай тауларга, ук явып торган үрләргә куып менгезергә мөмкин хәл икән. Мин моны монголлар һөҗүмендә үз күзем белән күрдем, хан хәзрәтләре. Ләкин бу – адәм баласы өчен тискәре сыйфатлар. Безне җиңгән хәлдә дә, бу халык бик тиз таркалыр, юкка чыгар. Безнең халык исә, Мөхәммәд Рәсүлебез Илаһына иман иткән мөселманнар буларак, дошманга каршы чыгып, шәһит булуны артыграк күрә. Гаскәремне газават чакыруына чак кына өндәми калдым. Ә бу инде безнең халыкка йә үлем, йә җиңү иде. Болай исә мин халкымны далаларга, урманнарга качырдым.
Читать дальше