Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Газаватны начар корал димәс идем мин, баһадир.

– Газаваттан соң ирләребез кырылып бетәр, ә хатын-кызларыбыз, бала-чагаларыбыз дошман кулына күчәр. Ә болгар-кыпчак дигән халык исеме тарих битләрендә генә калыр иде, хан хәзрәтләре.

– Димәк, син, Бачман баһадир, газаватка каршы.

– Каршы, хан хәзрәтләре. Мин бер хакыйкатьне аңладым. Хөсетле, мокыт вә гафил буларак, монголлар иртәме-соңракмы безнең гореф-гадәтләребезне генә түгел, телебезне, динебезне дә кабул итәрләр. Һәм шуның белән безне җиңгән халык җиңелүгә дучар булыр.

Илһам хан баһадирны кечкенә өстәл янына әйдәде, чокырларга кымыз койды.

– Имамың кем иде синең, баһадир?

– Мәхмүд Ясәви, хан хәзрәтләре. Хәзер ул Каракорымда. Имам хәзрәтләре монголлар мәнфәгатен яклауга күчте.

– Бачман баһадир, Ходай Тәгалә һәр халыкка да җирен-суын бүлеп биргән. Кем дә кем нәфесен тыя алмый, теге йә бу халык җиренә яу чабып аны яулый һәм төпләнеп калырга тели икән, бу халык ошбу җирдә барыбер бәхетен тапмас, чөнки Аллаһы Тәгалә, юктан бар иткән халыкларны бары тик үзем урнаштырган җирдә генә бәхетле итәрмен, дигән. Минем сәүдәгәрем вә имамым Сүбәдәй тирмәсендә гомер итәләр. Алар миңа монголларның сулыш алган һәр адымын хәбәр итеп торалар. Тик бит сан ягыннан монголлар күп тапкыр бездән өстен. Тәүге сүзем бары тик шуның өчен генә, киңәшеп карау йөзеннән генә әйткән идем, баһадирым. Монголлар белән килешә алган хәлдә дә, Олуг Мөхәммәд көненә калуыбыз бар, әлбәттә. Чөнки без бер тапкыр гына монголлар белән йөзгә-йөз килеп орышмадык.

– Бусы ахыргысы булыр, без аларны җиңәрбез, хан хәзрәтләре.

– Амин, баһадир, амин.

– Хан хәзрәтләре, без монголлар белән уртак тел тапмабыз. Шактый каты кыйнадык без аларны, үчле алар безгә. Монголлардан игелек көтү безне чарасыз гына итәр. Шул булыр минем сезгә киңәшем, хан хәзрәтләре.

– Артык баһадир да шулай ди. Тик бит чирү башында безгә үчле Сүбәдәй баһадир түгел, Чыңгыз ханның оныгы Батый хан тора.

– Батый хан орышларда яңа чирканчык аладыр, хан хәзрәтләре. Миңа калса, рәсми төстә булмаса да, чирү белән Сүбәдәй баһадир идарә итә. Корылтайда нәкъ менә Сүбәдәй баһадирның сүзе өстен чыгуы безгә мәгълүмдер, хан хәзрәтләре.

– Димәк, Бачман баһадир, безгә соңгы тамчы каныбызга кадәр сугышырга, калаларыбызны сакларга гына калачак.

– Юк, хан хәзрәтләре, онытмасагыз иде, ил терәге Болгар булыр, Болгар яуланса, ил дә таралыр. Дошман һәр каланы яулауда зур югалтуларга дучар булса гына, Болгар исән калачак. Мин монголларга калада торып булса да, дала-урманнарга чыгып булса да тынгылык бирмәм, хан хәзрәтләре.

– Болгарның коралы камил, иншалла, дошманга каршы торырга куәт табарбыз.

– Кичерегез, хан хәзрәтләре, миңа китәргә вакыт, бикәм көтә.

– Җиңгәчәйгә сәлам әйт.

Илһам хан баһадирның ни өчен Болгарга килүен белмәде һәм бу хакта сорарга да яхшысынмады. Соңыннан гына, баһадир китеп бераз торгач кына, кәефем сынарга килгән дигән нәтиҗәгә килде. Ә кәефе аның, әйтергә кирәк, шәптән түгел иде.

11

Сарай тарханы, диван вәзире, диван казые, диван мәлиге, кала наибы, казнабаш, җансакчылар башы, атбагучылар башы, бакбашларны Илһам хан аерым-аерым чакыртып сөйләште. Күбесенең гаилә-балалары Казан, Җүкәтау якларына озатылган иде инде. Әмма корал тотардай, каланы саклардай ир-атлар барысы да Болгар шәһәрендә калдылар. Алар башкаланы дошманнан сакларга, һәммә кеше үз вазифасын үтәргә тиеш иде.

Диван Хафизны үзен генә дәштерде һәм кисәтеп куйды: «Һәр мәчеттәге мөридләр шәех Кол Гали хозурына барып рөхсәт алсын һәм, Артык баһадир тарафына килеп, корал белән эш итәргә өйрәнсен. Корал тотып, кала сакларга хәлләре булмаганнарны каладан озату хәерлерәк. Калада һәр тамак исәпләнгән булсын».

Шул ук вакытта сарай шәрифенә авыр йөк салды. Сарайга кергән һәм сарайдан чыккан хат вә рәсми кәгазьләр кятип Хафизга күрсәтелмичә иясенә озатылмасын. «Бүгеннән бер генә хат та, бер генә фәрман да миңа күрсәтелмичә чыкмасын да, кермәсен дә».

Һәммәсе дә аны ярты сүздән аңладылар. Фәрманны җиткерергә аннан вәзире үтенде, чөнки ханны санга сукмый башлаганнар икән.

Илһам хан тик ятмады, Биккол һәм Мәүлә Хуҗа аша Каракорымда Үгәдәй ханда вәзир вазифасын үтәгән Әхмәт Ясәви белән элемтәгә керергә тырышты. Һәм, күп тә үтми, Мәүлә Хуҗа моңа иреште. Әхмәт Ясәви исә аңа: «Илһам хан чыңгызилар белән килешеп яшәргә теләсә, Үгәдәй хан каршына килеп сыгынсын», – дигән җавап җибәргән. Атасы Чыңгыз үлгәннән соң, монголлар башына менгән Үгәдәй хан хәзер яуга йөрми, калада гына ята икән. Бу инде – ошбу халыкның дөнья халкы белән идарә итәргә җыенуы дигән сүз. Хәзер шул илләр биләгән дәүләтнең гаскәриләре Болгарга килеп төртелделәр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x