Хәйрулла керде.
– Шәех хәзрәтләре, атлар җиккән, болдыр янында, Биккол атайның сиртмәле арбасын җиктем.
– Рәхмәт, Хәйрулла агай.
Арбага утырганда, болай гына дигән булып, Ләйлә сорады:
– Хан җансакчысы Бәхтияр да булыр микән анда, мөгаллимем?
– Булырга тиеш, хан җансакчысы ич. Хан – саксыз, адәм башсыз булмас, диләр бит.
– Син кемгә кирәк дип үрти күрмә тагын, мөгаллимем.
– Син безнең барыбызга да кирәк. Бигрәк тә миңа һәм әниеңә, Ләйлә.
– Ә ул кайчан да булса…
– Аллаһы Тәгалә аны барыбер бире китерер. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә, берсекөнгә булмаса… без үлгәч булса да, аның белән өчәүләшеп кавышырбыз, Ләйлә.
– Мөгаллимем, – диде Ләйлә, бераз аптырашта калып. – Син һаман әниемне көтәсең?..
– Көтәм, Ләйлә, – диде Кол Гали һәм ат тотучыга атларны куаларга кушты: – Мирхәйдәр, атларың куалый төш әле…
* * *
Хансарайга беренче керүе иде Ләйләнең. Ул башта хан янында утырган ак йөзле ханбикәне күрде, чырае да ак, өстендәге киеме дә акка зәңгәр буй төшкән күлмәк иде. Шуннан соң гына Илһам ханга игътибар итте. Буйчан һәм шактый кырыс булып күренде ул аңа. Кара сакаллы, җиләне аяк йөзләрен үк каплаган, әмма җилән гелән алтын, җем-җем итеп куя. Башында таҗ түгел, ниндидер кеш тиресе белән каелган алтын сыман кәләпүшне хәтерләтә. Хан Ләйләне күрде дә җиңелчә генә баш иеп исәнләште, Кол Галигә кул биреп күреште. Ханбикәсе исә ханнан бер тотам калмады, хан аларны түр яктагы сәкегә хәстәрләнгән табынга алып китте.
Ханбикәне күргәч, Ләйләнең ни өчендер әнисе күз алдына килде, ниндидер охшашлык тапты бугай ул аларда. Әле булса хәтерендә, әнисен алып китәргә иткәч, ул: «Кызым белән генә саубуллашыймчы?» – дип сорады. Нойон каршы килмәде. Ул кире борылып килде һәм Ләйләне кочагына алды: «Кызым, бәгърем, күз нурым, бәгырькәем, аералар ич, аералар безне». «Әнием, елама, елама, әнием, мин еламыйм бит», – диде Ләйлә. Ни өчен, үзе дә белми. Чөнки бабакае Биккол янәшәдә генә басып тора иде, шуңа курыкмагандыр, мөгаен. Ләкин әнисе китәргә кузгалгач, аның аркасын күрүгә, Ләйлә кычкырып елап җибәрде: «Әнием, әнием, китмә, китмә!»
Шуннан аның янына Биккол бабакае килде, юатырга тотынды һәм аңа: «Менә бу агаң сине өйгә алып кайта торыр, бар, аның белән китә тор, мин дә кайтырмын, тынычлан, елама», – диде.
Сәүдәгәр аны күтәреп арбага утыртты һәм туган өенә түгел, ә Җамалбикә абыстай кулына китереп тапшырды.
Табынга утырышкач, Илһам хан чынаякка ясаган чәйгә үрелде, уртлап куйды, кипкән йөзем алып капты.
– Кол Гали туганый, Туран дөньясының Харәземшаһ дәүләте җимерелгәч, мин борчуга калдым. Төрки илләреннән берүзебез калып барабыз бит. Харәзем Туран халкының энҗесе, йөзек кашы иде. Борын-борын заманда, кайбер аксакалларыбыз әйтүенә ышансак, Искәндәр патша, Фарсы шаһы Дарийны җиңгәч, төрки дөньясына юнәлә. Ләкин фарсыларны үтеп, безнең далаларга чыккач югалып кала. Чөнки төркиләр Искәндәргә моңа кадәр күрмәгән каршылык күрсәтәләр. Ошбу халыкны җиңү максаты белән, аның төрки кавеменең башлыгы кызына өйләнүе дә хактыр. Раушания дип атаганнар бугай ул кызны. Имеш, борынгылар әйтмешли, Кояшлы каланы нәкъ менә шул патша Раушания хатынына салган. Безгә ул хатынның Искәндәрдән углан табуы мәгълүм. Әнә шул кала да хәтта монголлар кулына күчте. Мин беләм: Кол Гали хәзрәтләре, Олуг Мөхәммәд төрки халкына хас булмаган явызлык кыла: Чыңгыз ханның илчеләрен үтертә. Илчеләрне шаһ үзе түгел, вәзире кылган дип тә сөйлиләр. Әмма кара этнең бәласе ак эткә төшә ич, гаепле булып кала Олуг Мөхәммәд, бөтен нәфрәтен Чыңгыз хан аңа юнәлтә.
– Алай ук димәс идем мин, хан хәзрәтләре, – диде Кол Гали, кәсәсен куеп. – Милади белән 1206 елда Харәземдә һөнәрчеләр баш күтәргәч, Олуг Мөхәммәд меңнән артык кешене дар агачына астыра. Шуның чаткысы буларак 1212 елда шаһка каршы Сәмәрканд халкы баш күтәрә. Олуг Мөхәммәд гүзәл каланы гаскәриләреннән җимертә, каланы өч көн буена яугирләреннән талата. Димәк, шаһ үз халкы белән сугыша башлаган була инде. Бит, хан хәзрәтләре, илне гаскәр түгел, халык саклый. 1219 елда шаһ иленә монголлар керде. 1221елда монголлар Үргәнечне алдылар, Сәмәркандны. Бохараны Чыңгыз хан үзе ала. Кодрәтле һәм төрки дөньясының йөзек кашы булган шаһ, илен-халкын Җәләлетдин угланына ташлап, Иран эченә качкач, Чыңгыз хан аның артыннан Җәбәй белән Сүбәдәйне җибәргән, болар, Олуг Мөхәммәдне куып бара-бара, Мәрв, Һират, Бәлх, Рәй, Истрабад, Һамадан, Тәбриз калаларын алганнар. Ниһаять, Олуг Мөхәммәдне куа-куа, Кавказга барып чыкканнар. Олуг Мөхәммәд Хәзәр (Каспий) диңгезендәге бер утрауга кереп кача һәм шунда вафат була. Һәр калада аны җиңелү көтә, чөнки халык аны якламый, үз итми, элек кылган яманлыкларын онытмый. Калганын, хан хәзрәтләре, үзегез дә беләсез.
Читать дальше