– Олуг Мөхәммәд ил-халкын түгел, нәсел җебен өзә, Кол Гали. Халык – күлдәге балык кына ул, тоталар күлдәге балыкны— беткән кебек, бактың исә ике-өч елдан тагын күл тулы балык. Ә менә ил белән идарә иткән хан нәселе корыса… яман, аны буынга салу кыенга туры киләчәк. Мин күптән түгел Сәлим атамның язмаларын карап утырдым. Ул, мәрхүм, кырык ел Болгар тәхетен били, йөзләп кала бина итә, шул исәптән Казанны да, Ашлыны да, Җүкәтауны да. Ә ул болай язып калдырган: «Илдә хакыйкать кылыч белән расланмый, дога һәм вәгазь белән раслана. Ялганга һәм алдауга йөз тоткан хан тәхеттә озак утырмас, аңа каршы үз халкы ук күтәрелер. Ә ялганның азыгы— көч һәм алдаудыр. Ялганга йөз тоткан хан халкын да бәхетле итмәс. Ачы хакыйкать татлы ялганнан мең тапкыр артыктыр. Ялган хакыйкатьтән дә яман хакыйкать юктыр. Ялганны дөрес дип расларга маташудан да яман ялган юктыр».
– Хак сүзләр, хан хәзрәтләре, хак сүзләр, – диде Кол Гали.
Һәм Ләйлә белән ханбикәнең ни турындадыр әңгәмә корып утыруларын күреп елмаеп куйды. Ханбикә белән дә уртак тел таба алган дип уйлап алды.
– Хан хәзрәтләре, телиме моны, теләмиме, хаким кеше кискен чараларга таянырга мәҗбүр. Бәхәссез, тәхет ягында фәлсәфи бәхәсләр дә – чарасыз хәлдер. Безнең халык суфиларга мөкиббән китеп иярмәде. Барыр сукмак булса, суфига шул җиткән. Сезгә исә бөтен бер ил белән идарә итәргә кирәк. Борынгылар әйткәннәр, яман чир килер итсә, каладан этләр дә кача башлар, дип. Аллага шөкер, Болгардан качучылар юк, киресенчә, безнең тарафларга угыз-кыпчак агыла.
– Алар хәзер Болгарга туктамыйлар, Кол Гали туганый, Кашан, Казан тарафларына юл алалар. Урын булмаудан түгел, Болгарга аларның кирәге юк, артык тамак, артык җан, һәр җанга торак кирәк. Ә Болгарда барысы да исәпләнгән. Башкалада, дим. Углан Габдулла Биләр каласын бина итеп ята, шунда җибәрәм мин аларны. Иншалла, монголларга көчебез вә куәтебез җитәр, безнең тарафтан алар өч тапкыр кыйналдылар инде. Шуның өчен без баскынчыларга каршы нык әзерләндек. Имамнарыбыз да халыкны әзерлиләр.
– Дога кылып кына саклап калып булмас бит, хан хәзрәтләре.
– Мин имамнар догасына гына таянмыйм, Кол Гали туганый. Кальгаларым ныгыттым, коралларым камилләштердем, аннары халкыма да ышанам, иншалла, баш бирмәс. Шул ук вакытта мин сиңа да зур өмет баглыйм, туганый. Хак, халыкка дога гына аз, аңа синеке кебек шигърияткә салынган ялкынлы сүзләр дә кирәк. Халыкның рухи көче синең шигырьләреңдә, кыйссаларыңда чагылачак. Рухи көч исә – үлемсез, мәңгедер. Мин «Кыйссаи Йосыф» дигән дастаның тәмамлап киләсең дип ишеттем…
– Әйе, бу шулай, хан хәзрәтләре.
– Күчерүчеләр, төпләтүчеләр миннән булыр, туганый.
– Рәхмәт, хан хәзрәтләре. Мин бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышырмын.
– Дошманның һәр ыстанында безнең кешеләр бар, Кол Гали. Имамнарыбыз, сәүдәгәрләребез. Алар барысы да язу белән эш итә. Ә монголлар, нигездә, белемне уйгур мөгаллимнәреннән алганнар икән. Димәк, күп тә үтмәс, без аларны барыбер җиңәрбез… Тик ул вакытта без генә булмабыз… Мин ишеттем: Чыңгыз хан да ислам динен кабул итәргә булган һәм иткән дә икән дип. Тик аңа имамнар шарт куйганнар: хаҗга барырга, әул аяклары сызлауга сылтап бармаган, имеш.
– Булган андый хәл, хан хәзрәтләре. Ләкин Чыңгыз хан аяклары сызлаудан түгел, хәлифә белән бәхәскә кергән булган, ә хаҗга хәлифә илләре аша узасы.
– Аллага шөкер кылам, без гафил булмадык. Кыйблабыз – ислам, чишмәбез белем булды. Мәдрәсәләребезне Хәндҗәл хан ук салдыра башлаган, мөгаллимнәр укыткан. Хәер, бик борынгы бабаларыбыз Кубрат хан да, аның угланы Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә игътибар ит: Адәм пәйгамбәр, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүп, Шөгаип, Муса, Һарун, Зөлкәфил, Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әлисагъ, Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Мөселманнар һәрчак исләрендә тотсыннар: яхшы бәндәләр өчен – җәннәт, яман кешеләр өчен тәмуг әзерләнеп куелган. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә инанганнан соң, мөселманга тәкъдирнең изгесенә һәм яманына иман китерү тиешле. Бәндә булган кеше ышанырга тиешле: дөньялыкта адәм баласыннан кичкән, башыннан үткән яманлыклар-авырлыклар— барысы да Хак Тәгаләнең тәкъдире белән ирешер, шунлыктан халыкларның таянычы да бер Аллаһы үзе булыр».
Читать дальше