– Сөбханалла, сөбханалла, әллә ниләр ишетерсең, – диде Илһам хан һәм тәхетенә таба кузгалды, күрәсең, аның тагын кемнәрнедер кабул итәсе бар иде.
9
Менә шунда ышанды Бүләк-Ләйлә язмышка. Аллаһы Тәгалә үзе илтә ич теләгән кешесенә – мөгаллименә. Аны озата килгән егет аңа ошады, гади-садә, бит-йөзе дә, буй-сыны да килешле, җитмәсә, хан җансакчысы. Аннары ул аның кебек үк яшь.
Әле булса хәтерендә: монголлар, Харәземне алгач, Үргәнеч тирәсендә күренә башладылар. Атасы Баһман баһадир Кол Гали мөгаллимгә Үргәнечтән китәргә тәкъдим итте. Кол Гали карусыз ризалашты, һәм алар кирмәннән шәехне озатырга чыктылар. Баһман баһадир мосафирлар белән кочаклашып саубуллашты, әниләре мөлдерәмә яшь тулы күзләре белән аларга карап торды. Аннары Биккол сәүдәгәргә:
– Биккол агай, Биккол агай, Кол Галине сакла! – диде. Шулай диде дә, күзләрен читкә алып, йөзен яулык очы белән каплады, ничектер кечерәеп калгандай сыгылып төште. Алар китә башладылар. Ләйлә анасының кулыннан ычкынды да, йөгереп җитеп, мөгаллименең аягыннан кочты. Кол Гали аның башыннан сыйпады, аннары иелде дә күзләренә карады.
– Син зур-зур булып үскәч, мин сине Болгарга чакыртырмын, яме, Ләйлә. Биккол бабасы, шулай бит, чакыртырбыз бит?!
– Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим! Амин, балам, шулай була күрсен.
Болгарга юл алган кәрванга ияртеп җибәргәч, Биккол карт Үргәнечкә кире әйләнеп кайтты. Үргәнечтә өй алганда, Биккол сәүдәгәр күршесе кем буласын белмәгән иде. Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр бит, ул шуны гына теләгән иде һәм теләген Аллаһы Тәгалә ишетте: аңа күрше итеп баһадир Баһманны бирде. Ул гынамы, алар якташлар булып чыктылар. Алар бик тиз танышып, үзара йөрешә, аралаша башладылар. Аннары Баһманның гүзәл хатыны кыз бала тапты. Тансыклап тугангамы, атасы кызны Бүләк дип йөртә башлады, әмма Биккол аңа мулладан Ләйлә дигән исем куштырды. Атасы белән анасы аңа еш кына Бүләк диделәр, ә Биккол бабасы (ул аңа балачактан ук, теле ачылгач та) Ләйлә дип дәште.
Ләйләнең анасы төрки хатын-кызындагы барлык гүзәл сыйфатларны үзенә җыйган гыйффәтле бер ханым иде. Юантык бәдәнле баһадир Баһман янында кипаристай зифа сынлы, гаҗәеп мөлаем йөзле хатынны күрү бераз сәеррәк тоелса да, бу ике насыйби адәм тату яшиләр иде. Гаиләдәге татулыкның тоткасы гүзәл Зөлхидә ханымда иде булса кирәк. Чөнки бу хатындагы хозурлыкны Биккол ни белән дә чагыштыра алмады. Ир-атка булган мөнәсәбәте йомшак-мөлаем. Тикмәгә генә гарәп хәлифәләре: «Хатын-кыздагы гыйффәтлек – аның ир-атка булган мөнәсәбәтендә», – дип әйтмәгәннәрдер. Кипаристай сынлы Зөлхидәсен хәләл ире баһадир Баһман шул чиккә җитеп ярата ки, гәрчә картлыкка бер аягы белән баскан булса да, Биккол көнләшеп куяр иде.
Алар тату-дустанә яшәделәр, һәр кунак табынына берсен-берсе дәштеләр, озаклап, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырдылар. Шуннан, күп тә үтми, Харәземнән Кол Гали күчеп килде. Ике күрше тәгаен бер гаилә булып киттеләр. Ләйләгә алты яшь тулгач, Кол Гали аны укырга-язарга өйрәтә башлады. Зөлхидә үзенә бер кул эше табып, сокланып, аларга карап торды. Кичләрен тагын бергә җыелдылар, Биккол белән баһадир Баһман дөньяви хәлләрдән фәлсәфә саттылар, ә Кол Гали белән Зөлхидә Ләйләгә сабак бирделәр. Кайчак Биккол карт думбра алды, ә калганнары җырладылар, еш кына Ләйлә белән Кол Галине биеттеләр, уйнадылар, күңел ачтылар, эчләре катканчы көлештеләр. Әлбәттә инде, уен уртасында һәрчак Ләйлә булды. Әнә шулай Ләйлә, акылы, зиһене тернәкләнә башлаганнан бирле, Кол Гали белән булды. Гәрчә бала гына булса да, бу кешене ул пәйгамбәрдән ким күрми иде. Чөнки аңа ул чакта җиде яшь тулып сигез генә киткән иде. Аннары монголлар килделәр, атасын кылычтан уздырдылар. Монголлар анасын алып киткәндә, җир астыннан калыккандай, алар каршында Биккол сәүдәгәр пәйда булды. Биккол бабакае янында тагын ниндидер кеше бар иде. Ыспай киенгән, карт та түгел, яшь тә түгел. Шул кеше нойонга пәйҗәсен күрсәтте. Ул вакытта Ләйлә аның ни икәнен белми иде, ул сату-сәүдә итәргә рөхсәт тактасы икән. Биккол бабакае башта Зөлхидәне алып калмакчы булды, нойонга шактый алтын акчалар тәкъдим итте. Әмма теге башын гына чайкады, чөнки анасы Җучи хан ыстанына озатыласы хатын булган икән. Ә менә Ләйлә өчен нойон алтыннарны бик теләп алды.
– Кызны бирә алам, – диде нойон. – Хатынны юк, Җучи ханга тартылырга тиеш.
Нойон җәйпәк йөзле, чөенке борынлы, тар маңгайлы иде. Биккол бабакае белән төксе сөйләште, тәкәббер кыланды. Нинди юллар белән Биккол бабакае аны коткарып алып калуын Ләйлә әле белми иде. Сәлахетдин сәүдәгәр аны Үргәнеч каласының мәдрәсәсенә урнашкан Җамалбикә атлы тәрбияче хатынга китерде. Нидер сөйләштеләр дә, Ләйләне Җамалбикә алып калды.
Читать дальше