Яугирне ике ягыннан тотып торгыздылар, аякка бастырдылар.
– Ты Егорка? – дип сорады хан оныгы.
Яугир башын чайкады, имеш, мин Егорка түгел.
– Егорка ты, – диде аңа хан оныгы. – Хәзер без сине убивать будем, Егорка.
Егорка дигәне урман ягына борылып карады, анда җан иясе юк иде.
– Не Егорка я.
– Но кто ты? Ты хотел жениться на девушке, которую мы увезли?
– Обманул, обманул он меня, сволочь! – диде яугир, авызына тулган канны төкереп. – Десять золотых обещал…
– Мы тебя будем убивать. Потому что ты убил мою сестру. Ты совершил большой грех, резал косы наших девушек, угонял их в рабство. На, – диде аңа хан оныгы Хансөяр һәм янында басып торган егетнең хәнҗәрен алып бирде. – Бери, достойно прими смерть. Ведь убивая других, особенно слабых, ты наслаждался их кровью. Свой грех смой своей смертью.
Яугир кулына хәнҗәрне алды, ике азамат егет аңа ук төбәгән, качып китү турында уйларга да түгел. Хак, ул Егорка түгел, ләкин Егор белән, чынлап та, кызларның толымнарын кисеп, көчләп йөрмәдемени?!
– Мин аны үзем кылычтан уздырам, меңбаш, үзем. Ике егетебезнең башына җитте, – дип атылып чыкты азамат егетләрнең берсе. Кылычын суырып алып, азамат егет әсир яугиргә таба кузгалды, шулчак әсир үз корсагына сабына кадәр хәнҗәрен кадады.
Аръякка чыгып, кызны коткарган Асылгәрәй килеп җитте, ул сулышына капкан, сүзен әйтә алмый торды. Корсагына хәнҗәр кадаган килеш яткан яугирнең йөзенә карады да:
– Егорка түгел бу, хан оныгы Хансөяр. Гөнаһсыз кешене үтергәнсез.
– Гөнаһсыз түгел ул, Асылгәрәй агай, гөнаһсыз түгел, ике егетебезне чапты.
Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик егетләренә:
– Мәетләрне үзебезнең якка алып чыгып күмегез, – диде һәм, борылып, аты янына таба китте.
Азамат егетләр урысларны үз якларына күмделәр, ә юлдашларын, елга аръягына алып чыгып, мөселманча җирләделәр. Урыс кызы аңа исе китеп карап торды. Аннары янә юлга кузгалдылар. Беренче кальгага җиткәндә, эңгер иңгән иде инде. Шунда кунарга булдылар. Асылгәрәй кызны аерым бүлмәгә йокларга салды. Үзе әле булса түр якта кымыз эчеп утырган хан оныгы янына килеп утырды.
– Ике егетем югалттым, Асылгәрәй агай. Егетләре егет кенә идеме. Менә дигән тупчылар.
– Алардан да югалтулар шактый. Җиде яугирләре ятып калды. Үч алынды.
– Үч, үч, – диде хан оныгы. – Кайчанга кадәр без шулай бер-беребездән үч алып яшәрбез. Әйе, Асылгәрәй агай, үч алдым, ә күңел тыныч түгел. Иң явызлары исән калдылар.
– Анысы хак, хан оныгы. Иншалла, бер очратырбыз әле үзләрен, юлның җөе юк, үчнең көне юк.
– Бетмәс ул сугыш, Асылгәрәй агай, кемгә җир, кемгә мал кирәк.
– Ә кемгә – дин. Минем кызны әнә теге мөртәт… Үч аласым килә үзеннән. Ни өчен икәнен дә белмим, ә бәгырем каткан.
– Үч үчкә илтә, диләр дә, үч алмый да булмый шул. Иртәгә үк хан дәшәр. Ни әйтербез… Хәер, Габдулла углан барысын да җиткерер, безне дәшеп тә тормас. Юлыбыз уңмады, Асылгәрәй агай. Күрдең Габдулла угланны, безне ташлап алдан чапты. Әбезнең белән әнә нинди хәлләр булып алды.
– Ашыккандыр, хан, бик ашыгыч шартнамә, диде бит.
– Ашыгычтыр анысы, шик юк. Хан монголлардан курка.
– Куркырлык халык ди ич. Ярты төрки дөньясын яуладылар.
– Ятыйк, Асылгәрәй агай. Иртә кичтән хәерлерәк. Күңелне тәмам сагыш басты.
– Сөмбеләңне сагынасыңдыр әле, малаеңны да. Зурдыр инде.
– Үсә, тиресе текмәгән.
– Хансөяр туган, ничәмә ел инде бер сорау борчый мине, теге вакытта ул Сөмбеләне монголлар урлаган дигәннәр иде, хак сүзме шул, әллә, булмаса, тел чарлыйлар гынамы?
– Булды, булды андый хәл, Асылгәрәй агай. Урладылар. Соңыннан коткардык.
– Һә, алай икән, менә сиңа ишетмәсәң ишет. Минем дә бит әнә Гәүһәрем… Әйе, урланган кебек була инде. Син әнә коткаргансың, мин Владимирга барып та, баламның нурлы йөзен күрми кайтам. Малаең әйтәм, укуга хирысмы, ук-җәягәме?
– Ук-җәягә, Асылгәрәй агай. Кулыннан – камчысы, иңеннән җәясе төшми.
– Анысы шәп, ил сакларга батыр үсә, димәк.
– Тук мин ул ук-җәядән, Асылгәрәй агай, гарык. Кулыннан китап төшмәсә икән, ә ул кулына китап та алмый.
– Шәех Кол Галигә укырга бир син аны. Бик тиз кеше итәр, тылсымга ия адәм диләр бит аны. Беләсеңме, мин бит сәүдәгәр Сәлахетдиннән бер кыз даулап алып калган идем. Күзләрең акайтма, хан оныгы. Китергәлиләр, китергәлиләр кызларны да. Шуннан бу бала Биккол сәүдәгәр җибәргән кыз булып чыкты. Ул аны башта сиңа юллаган икән, син өйдә булмагач… Кыскасы, мин кыз баланы үземә алмакчы иттем. Бушка түгел, Сәлахетдиннең учына ике алтын бәлеш салдым. Алып кайттым баланы өйгә, Бибиҗамалым куанып бетә алмады, Гәүһәрем кайтты, Гәүһәрем кайтты дип, өтәләнеп йөрде. Теге хан тилгәне Бәхтияр кайткан да сорамый-эзләми аны шәех Кол Галигә алып киткән. Ә ул баланы Кол Гали кайдадыр укыткан икән хәтта. Биккол аны атап Кол Галигә җибәргән икән.
Читать дальше