Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Гәүһәрем шушы кенәз кулында диделәр, ничекләр торадыр бала, кыяфәтендә үк өмет юк. Ишетәсеңме, хан оныгы, сиңа әйтәм.

– Ишетәм, Асылгәрәй агай, ишетәм. Тынычлан. Соңыннан, соңыннан сөйләшербез.

Хан оныгы Хансөяр Асылгәрәйгә күз төшереп алды, тамгачы кенәз Святославтан күзен дә алмый иде – баккан да каткан. Хан оныгы Хансөяргә җиткерделәр. Ашлыны яндыргач, нәкъ шушы кенәз Болгар кызларын бауга тезеп әсир итеп алып китә. Ул кызларның язмышын берәү дә рәтләп белми. Әллә саткан, әллә сугышчыларына өләшкән, әллә чукындыру сылтавы белән башларына җиткән. Әсир иткән азамат егетләрне дә ул, кайсын куркытып, кайсын аса язып, нәсара диненә сыгындыра. Качып кайткан егетләр шул турыда сөйләделәр.

Ниһаять, Святослав Асылгәрәйгә игътибар итте һәм күзләре киңәеп киткәндәй булды, чөнки аның күз алдына епископ Кирилл көчләп чукындырган Евдокиясе килде. Кайягы беләндер ошбу кеше хатынына охшаган иде. Владимир-Суздаль кенәзлегенең олуг кенәзе Всеволод Зур Оя үлгәч, Святослав көн-төн тәхет турында хыялланды. Әмма мәрхүм кенәз тәхетне Юрий улына калдырды. Святослав, тәре үбеп, энесенең мәнфәгатен якларга кереште. Туганына каршы торучыларны ул кылычтан уздырырга да күп сорамады. Кенәз Юрий исә абасының бирелгәнлеген бик тиз күреп алды һәм үзеннән калдырмый башлады, ә тора-бара Святослав аның тәмам күләгәсенә әверелде. Болгар илчеләренең нинди йомыш белән килүләрен абайлауга, ул аңа үзенең киңәшен бирергә ашыкты. Әйе, болгарларга ярдәм итәргә ашыкмаска. Җиңсеннәр монголлар болгарларны, таратсыннар, туздырсыннар. Монголлар китәрләр, аннары безгә Болгарны үз итү кыен булмас. Менә шул киңәшен әйткәч, аның күзе Асылгәрәйгә төште һәм, кылт итеп, Ашлыда булган хәлләр күз алдына килде. Әлеге хатыны Гәүһәрне ул Ашлыдан алып кайтты. Башта өйләнү турында уйламаган иде, сатып җибәрергә итте, әмма кызның йөзен күргәч таң калды – чибәр вә сылу иде кыз. Шуннан ул күптәнге дусты епископ Кирилл янына барды, кызны чукындырырга кушты. Күндәм Кирилл аңа ияреп үк килде. Әмма кыз үтә үҗәт булды: «Тәрегез такмагыз, суга батырмагыз, юкса үз-үземә кул салам», – дип, Святославның котын алды. Ни сәбәпледер йөзләрчә мөселман кызларын үз кулы белән бәкегә батырган Кирилл да кызның бу сүзләрен ишетеп (үзе белән ул тылмач та алып килгән иде) шүрли калды. Шулай да, һушыннан яздырып булса да, кыз балага тәре тактылар һәм Евдокия дип исем куштылар. Бераздан аңына вә исенә килгән Гәүһәр бу исемгә игътибар итмәде, әмма тора-бара күнекте, әйләнеп карап, Святославның күзенә бакты. Святославның мөселман кызын өендә тотуын боярлар килештермәделәр, аңа кырын карый башладылар, чөнки начармы-яхшымы, ул кенәз нәселеннән иде, Владимир сәүдәгәрләре Болгардан чыкмасалар да, алар арасында тамгачы Асылгәрәй белән дуслашып киткәннәре дә бар иде. Шабра-шабра дип, кочаклашып күрешерләр, эчкерсез рәвештә саубуллашырлар иде. Көннәрдән бер көнне Асылгәрәйнең таныш сәүдәгәре Митрәй кәрвансарайга килеп керде. Асылгәрәй сәүдәгәрләр янына ниндидер йомыш белән килгән иде. Митрәй аның белән кушкуллап күреште һәм, бер читкәрәк дәшеп:

– Гәрәй дус, мин синең кызың югалган дип ишеттем. Хакмы шул?

– Хак, Митрәй, хак. Анасы тәмам күзсез калды инде.

– Бездә синең кызың. Кенәз Святославта, малайкасы бар.

Әгәр дә мәгәр җир ярылса, Асылгәрәй, мөгаен, җир астына төшеп киткән булыр иде, әмма җир ярылмады, ә ул ни әйтергә белми катып калды. Чөнки белмәде, куаныргамы бу сөенечкә, көенергәме?.. Кызы Гәүһәр исән, әмма күптән чукындырылган, инде бер малае да бар. Һәм кемдә кияүдә диген – Святославта. Шаккатмалы хәл иде. Ни сәбәпледер Асылгәрәй бу хакта берәүгә дә әйтмәде, хәтта карчыгы Бибиҗамалга да. Юк, кеше сүзеннән курыкмады ул, андый хәлләр бу ике күрше халкы арасында булгалады, булмады түгел, мәгәр нәкъ менә аның кызы шул көнгә калыр дип кем уйлаган.

Менә ни өчен ул, Святославны күрүгә, йөзгә алышынды, менә ни өчен хан оныгы белән бу хакта сөйләшергә кыймыйчарак торды. Асыл хәлне белгән хан оныгы бу хакта Болгар халкына кайтып сөйләсә?.. Ә бит хан оныгы Хансөяр аның сеңлесен кенәз Святослав үтерде дип бара. Хәлнең асылын исә Асылгәрәй хан оныгы Хансөяргә сөйләргә кыймый йөри, гәрчә әңгәмәдә хәленә кергән булып күренергә тырышса да.

Святослав исә үз дөньясына кереп чумган иде. Инде онытылып килгән хәл ләбаса, кинәт барысы да актарылып чыкты.

Хәтерендә: чукындырган көнне кыз янына якын килмәде, әтөнлә белән янына керде дә көчләп алды. Бу хәлдән соң һуштан язган кызны нәфесен туйдырса да ташлап китмәде, төнозын аяк очында утырып чыкты. Бик күп орышларда катнашкан, кан коюны бернигә санамаган, киресенчә, кылыч очы дошман йөзенә тигән саен, каны кыза, үҗәтләнә һәм явызлана барган Святослав анадан тума шәрә калган һәм һуштан язып яткан кызга төнозын карап чыкты. Кыз үлмәгән иде, йөрәге тибә. Ара-тирә аның кул тамыры тибешен тотып карады, мәгәр кыз һушына килмәде дә килмәде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x