Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бары тик сызылып таң ата башлагач кына һәм тәрәзәдән кояш нуры битенә төшкәч кенә, кызның ап-ак йөзе алсулана башлады, әйтерсең кояш нуры аңа кодрәт вә куәт өстәде һәм яшәү көче бирде – ыңгырашып куйды. Шундук кайда ни кыяфәттә ятуын абайлап, өстенә юрганны тартыбрак япты һәм, күзләрен зур ачып, аяк очында утырган Святославка бакты. Кенәз яшь түгел иде инде, маңгаен җыерчыклар ермачлаган, ирен читен кылыч кистереп узган – зур гына яра күренә, яңагы яңакка баткан, чигә чәчләре көмешләнә башлаган. Күрер күзгә матур күренмәсә дә, Святослав адәм янында адәм иде. Юк, кыз аңа елмаймады, бары тик битараф бер рәвештә күзләрен түшәмгә текәде. Күрәсең, кичә төнлә булган хәлне күз алдына китерергә тели иде.

Әнә шулай Гәүһәргә барысы белән килешергә туры килде. Кенәз Святослав үзенә бер дружина тота, гәрчә биләгән каласы булмаса да, кенәз исемен йөртә иде. Владимир халкының бәгьзесе аңардан курыкты, бер ише аралашмаска тырышты, чөнки кенәз холкы-фигыле белән умырткасыз җан иде: ул әле бер туганын яклады, әле икенчесен, әле өченчесен. Хәтта бервакыт тәхет даулады, ике туганын кылычтан уздырды. Мәгәр тәхет аңа Владимирда да, Суздальдә дә, Ростовта да, Муромда да, Мәскәүдә дә, Рязаньда да тәтемәде, ә Городец каласына үзе барырга теләмәде, чөнки ошбу калага болгарлар якын иде. Ә болгарлар, – гомумән, аңа үчле халык – каласы җир белән тигезләнәчәк иде. Болгарларга соңгы кылган явызлыгы болгарларга гына түгел, владимирлыларга да ошамады. Чөнки мукшы, болгар, эрҗә кызларының хәситәләрен, чәч толымнарындагы тәңкәләрне, толымнарыннан да алмыйча, базарда сатып йөри; бу хәлне Владимир боярлары ошатмыйлар, хәтта кенәз Юрийга шикаять белән килүчеләр була. Әмма ни сәбәпледер олуг кенәзнең моңа артык исе китми.

Святослав, үзендә ике илченең карашын тоеп, өстенә каракош ташланган төлкене хәтерләтте, әле ул китәргә итте, әле тукталып калды, күзләрен яшерде. Ахыр килеп, олуг кенәзгә китәргә теләвен әйтте бугай, әмма кенәз Юрий аңа беркая да китмә дигән ишарә ясады. Шуннан Святослав олуг кенәзгә: «Болгарларга ярдәм итәргә кирәкмәс, монголлар аларны тар-мар итсеннәр, аннары, монголлар киткәч, без барып ия булырбыз», – диде. «Ә монголлар китмәсәләр, безгә юнәлсәләр?»– диде бугай олуг кенәз. Святослав баскан урынында таптанып, борсаланып алды: «Киевтан киттеләр бит әле», – диде бугай ул ахыр, чөнки кенәз Юрий башын як-якка чайкап уйланып торды. Шунда Святослав аңа: «Килешмә, Юрий, килешмә. Алсыннар монголлар Болгарны. Сарык та исән булачак, бүре дә тук калыр», – диде бугай. Һәрхәлдә, хан оныгы Хансөяргә шулай тоелды. «Кем сарык та кем бүре?» – дип сорады шикелле олуг кенәз, әмма Святослав җавап бирмәде, шуны да аңламагач, нигә син монда утырасың дигәндәй, читкәрәк китте.

Олуг кенәз Юрий Всеволод улы, ниһаять, илчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

– Әмир Абдулла, мин туганнарым белән бу хакта киңәшеп карармын, җавабым иртәгәдән дә соңга калмас, – диде һәм кузгала ук башлады. Бу инде Болгар илчеләре белән сөйләшү бетте дигәнне аңлата иде.

Тәхет яныннан чыгып барганда, үзалдына сөйләнгәндәй, хан оныгы Хансөяр генә:

– Иртәгә дә син бу мәсьәләне хәл итмәссең, олуг кенәз, – диде.

Габдулла углан аңа әйләнеп карады, әмма бер сүз дә әйтмәде. Бу урында бу хакта сүз куерту, гомумән, кирәк нәрсә түгел иде.

* * *

Икенче көнне иртән тамгачы Асылгәрәй Габдулла угланның аягына төште.

– Углан, җибәр мине кызым янына. Мин аны табармын, танышларымнан сорашырмын. Монда мине белмәгән сәүдәгәр юктыр.

– Ярамый, ярамый, Асылгәрәй агай, ярамый. Без монда башка максат белән килдек. Кер син дә минем хәлемә.

– Гәүһәр бердәнбер кызым иде, Габдулла углан, бердәнбер. Дүрт угланым ханда хезмәттә, әйе, кечкенәсе дә сарай хәрби мәктәбендә укый. Дүртесе дә хан кадерен саклыйлар.

– Сабыр ит, Асылгәрәй агай, сабыр ит. Миңа калса, кенәз безнең белән килешер. Әлбәттә, шул ук Святославны тыңламаса. Шигем бар, юньле киңәш бирмәде ул аңа. Бернәрсәне аңласын иде: Ходай кушып, олуг кенәз, Болгарны монголлар яуласа, бездә генә туктап калмаслар алар, урысларны да чарасыз итәрләр. Монголлар яулаган халыклардан гаскәр җыялар, Болгардагы урысларга үчле халык бире таба кузгалыр, һич булмас димә.

– Габдулла углан, – диде Асылгәрәй һәм як-ягына карап алды. – Бәлкем, безгә болар белән түгел, монголлар белән берләшергәдер, берләшергә дә урысларга ябырылырга. Чөнки урыс гомер-гомергә безнең кала-авылларыбызны яндырды, хатын-кызларыбызны әсир итте, инсаннарыбызны кылычтан уздырды. Юк безгә тату яшәү бу халык белән, Габдулла углан, Аллаһы Тәгалә үзе кушмаган.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x