Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Хуш, тиун, ни әйтерсең? – диде аңа Габдулла углан.

– Олуг кенәз дәшә.

Барысы да куптылар, җыена башладылар.

– Юк-юк, сезнең үзегезне генә, Габдулла углан.

– Яхшы, мин хәзер чыгармын. – Габдулла углан хан оныгы белән тамгачы Асылгәрәйгә карады. – Мин озак булмам…

Хан оныгы Хансөяр тамгачы Асылгәрәй янына килеп утырды һәм тамгачыга, кәсәгә салып, кымыз куйды.

– Әллә ничек, уңайсыз бу урыс өстәле артында утыруы, хан оныгы Хансөяр. Кайчандыр утка, суга, сыннарга, сихерче шаманнарга табынган халык арасында утырган кебек хис итәм үземне. Ошбу нәҗесләр дөньясына изге гамәл кылу өчен килгән идек тә, хан оныгы, ахыры коры кул белән кайтып китәрбез. Газиз мөселман кардәшләребез, иншалла, хәлебезгә керерләр. Әлхәмдү-лилләһи рабил галәмин вәс-саләтү вәс-саләмү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галә алиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн, вә галә мән тәбигаһим би-ихсанин илә йәүмид-дин диясе генә калды, хан оныгы.

– Эч әле шуны, Асылгәрәй агай. Мин сине ишетеп тордым. Углан хаклы, сабыр итик. Мин ул Святославның барыбер башына җитәрмен. Сеңлем Энҗебикә өчен, синең кызың өчен үч алырмын. Минем моны кылырга хакым бар.

– Алай, – диде Асылгәрәй, пошаманга калып. – Ни әйтергә белми утырам бит әле, хан оныгы. Иллә сиңа Хак Тәгаләне сөйләми булмастыр. Мин бит Энҗебикәнең фаҗигасен үз күзем белән күрдем, хан оныгы. Әйе, әйе, акаеп карама. Булды андый хәл. Энҗебикәнең мәетен сул як ярга алып чыгучы да мин. Булды андый хәл. Күрдем. Ходай андый хәлне яңадан күрсәтмәсен. Хак Тәгалә шулдыр, хан оныгы: кенәз Святослав Энҗебикәне үтермәде. Моны аның җансакчысы кылды, атын Митрәй сәүдәгәрдән сорап белдем – Егорка икән. Күрсәм таныр идем.

Хан оныгы Хансөяр тамгачыга якынрак килде, иңенә кулын куйды, туры күзенә бакты.

– Гөнаһсыз кешегә кул күтәрергә өндәргә исәбеңме, Асылгәрәй агай?! Мин, кенәз Святославтан үч алам дип, бөтен гаскәриләрем алдында ант эчтем, Коръән тотып ант иттем! Син бит миңа Энҗебикәне кенәз Святослав мәсхәрәләде дип сөйләгән идең!..

– Гаеп миндә, хан оныгы Хансөяр, менә ипи тотып ант итәм, Святослав Энҗебикә үлемендә гаепле түгел.

– Кем Ашлыны яндырды, кем Җаббар туганыемны кылычтан уздырды?.. Шул ук Егоркамы?! Асылгәрәй агай, сиңа хөрмәтем зур, иллә син бүген минем авырткан җиремә тидең. Хәсрәт белән йөрәкне озак богаулап тотып булмый. Сөйлә: нәрсә әйтергә исәбең… Ә син аның кая торганын беләсеңме?

– Кемнең, хан оныгы Хансөяр?

– Егорканың. Менә нәрсә, хәзер син торасың да минем белән шул кеше янына барасың.

– Бәрәкалла, хан оныгы! Каян белим мин аның кайда торганын, бер табынга утырып чәй эчкән кешем түгел дигәндәй.

– Ә теге таныш сәүдәгәрең, Митрәй дидеңме әле?

– Аның йортын беләм, аңа илтермен, – дия-дия, Асылгәрәй кузгала ук башлады. – Тик бит безне беренче урамда ук туктатырлар. Әллә бераз сабыр итикме, хан оныгы?.. Габдулла углан беркая да бармаска әйткән иде түгелме?..

Хан оныгы җансакчысын чакырды. Егет ишектә күренүгә:

– Миңа теге каладан алган тиун киемнәрен китер әле, – диде ул аңа һәм, Асылгәрәйнең йөзенә якын ук килеп. – Алып бар мине таныш сәүдәгәреңә. Калганы – минем эш.

– Сөбханалла, хан оныгы, рәхим ит.

Хан оныгы Хансөяр тиз генә, эчке якка үтеп, киемнәрен алыштырып чыкты. Кием тиунныкы булса да, йөз-кыяфәт мөселманныкы чыкты. Асылгәрәй каушый калды, як-ягына каранды, әйтерсең лә аны кем дә булса коткара һәм туктата ала иде.

– Киттек, Асылгәрәй агай!

– Киттек, хан оныгы Хансөяр, язмыштан узмыш юктыр, Аллага тапшырыйк, булмаса.

Владимир каласы зур түгел, әмма урамнары шактый киң, өйләре дә бер-берсеннән нык кына ерак тора. Ихата кебек нәрсәләре юк, кайсында җил капка, кайсында сырлап-нәкышләп ясаган түбәле такта капка. Ике катлы өйләр дә күренгәли, тыкрыклары тар, көянтәле хатыннар гына чыгарлык. Алтын капканы уздылар, сулга борылдылар. Тар тыкрыктан узып, икенче урамга чыктылар. Берара үтүгә, алда ике катлы, башкалардан аерылып торган өй күренде.

– Әнә шул өйдә тора Митрәй дус. Килгән идем үзенә бер тапкыр, йомыш төште дә. Болай үзе ипле кеше, мәгәр урыс.

– Урысның да төрлесе бар, Асылгәрәй агай.

– Анысы хак, хан оныгы. Безнең мөселманнар арасында да ташка үлчим холыклы кешеләр бар. Юл – ташсыз, кеше гөнаһсыз булмас, ди.

– Эте бармы?

– Күренмәгән иде. Килгән җайга да биш еллап узды инде. Тукта әле, хан оныгы. Бик куалама. Әллә нигә йөрәк лепер-лепер килә башлады. Әйдәле, әнә теге тактага утырып хәл алыйк бераз.

– Синең, Асылгәрәй агай, бер-бер хәйләң юктыр бит?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x