Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңәлеге томына «Аллаһы бүләге» һәм «Батый хан һәм Ләйлә» романнары кертелде.
«Аллаһы бүләге» ХIII гасырның40 нчы елларында татар халкы кичергән вакыйгаларга багышлана.
«Батый хан һәм Ләйлә» романында ХIII гасырда баскынчы монголларны Көнбатыш Ауропага, беренче чиратта Русия кенәзлекләренәҗибәрми тоткан болгар-татар бабаларыбызныңфаҗигале язмышы сурәтләнә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Аллаһы бүләге» и «Батый хан һәм Ләйлә»
«Подарок Аллаха» посвящен событиям, пережитым татарским народом в 40-х годах ХІІ века.
В романе «Батый хан и Лейла» рассказывается о борьбе Западной Европы, и в первую очередь русских княжеств, с монгольскими завоевателями в XIII веке. Описывается трагическая судьба булгаро-татарских предков.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Нигә алай дисең, Асылгәрәй агай? Урыслар белән дустанә-тату сәүдә иткән елларыбыз да күп булды ич.

– Булды, булды, инкяр итмим. Тик шулай дими дә булмый, Габдулла углан. Чөнки телебез, динебез башкадыр. Икебез ике ярда торып сөйләшәбез без бу халык белән. Ни, кем, әмир Габдулла, миңа таныш сәүдәгәрем килеп әйтте, кызым Гәүһәр әнә шул шыксыз Святославта кияүдә икән, аты Евдокия, ди. Баланы һичбер кая чыгармый икән. Ә минем ул баланы үз күзем белән күрәсем килә, Габдулла углан. Ата ич мин аңа, бердәнбер кызым иде!.. Чарасыз мин, углан, чарасыз. Ничекләр Бибиҗамалга шул хакта кайтып әйтмәк кирәк, кире җибәрер ул мине, һич булмас димә, Габдулла углан.

– Бирешмә әле алай, Асылгәрәй агай, бирешмә. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк, диләр, әнә минем әни дә Болгарда гомерен уздыра бит әле. Түз, сабыр ит, Асылгәрәй агай. Миңа калса, синең аңа күренмәвең яхшырак та булыр әле. Йөрәге ярылуы бар, исән балаңны күмеп кайтып китәрсең.

– Һе, – диде Асылгәрәй, нигәдер уйга калып. – Һе, алай дисеңме, күрер дә йөрәге ярылыр дисеңме?.. Аллаһы язмасын, лә хәүлә вә лә куәтә, сөбханалла, диген, углан. Кяфер киявем өенә керәм буламы, ул, намазлыгыма утыруга, муеныма элмәк ташлар. Урыс булганчы юлдашың, иблис булсын сер башың, диләр бит…

– Иртәгә барысы да хәл ителер, Асылгәрәй агай. Бик кызың күрәсең килсә, бу хакта олуг кенәзгә әйтермен, абасы булса да, энесе олуг кенәз ич, әмерен үтәми калмас.

– И-и углан, нәсара диненә табынган кешегә ышанып буламы? Зөммәрә [9] Зөммәрә – салкын. кыш көнендә, мәҗүсиләргә хас булганча, бәкегә кереп иман иткән халыкка ничек ышанмак кирәк? Гәрчә Аллаһыбыз пәйгамбәре Гайсә сурәтенә сыгынган халык кем була соң инде ул? Иблис кенә шулай кыланса кыланыр. Табигать галәменә, җиһан киңлегенә иңмичә, Хак Тәгалә Рәсүлебез дә Хак Тәгаләне таба алмый интеккән. Рәсүлуллаһ галәйһис-сәлам иманыннан йөз чөергән баланың күзенә ничек күренмәк кирәк? Нинди күзем вә йөзем белән багармын мин аңа. Ул бала мине гаепләр, нигә түткәйләргә Ашлыга илттең, илтмәгән булсаң, бу көнгә дә калмаган булыр идем дип, күз яше түгәр. Гәрчә ул балакай Хак Тәгаләгә мохтаҗ булса да, хаклык синдә кебек, Габдулла углан. Кылган хәлдә дә, чарасыз вә ихтыярсызлыктан кылсам кылырмын бу адымым. Әйтмә олуг кенәзгә гозерем, углан.

– Аллаһы Тәгалә барысын да күреп, күзәтеп тора, Асылгәрәй агай.

– Мин чарасыз, углан, чарасыз. Нәләт аларга, нәләт балаларны, ирексезләп, ата-аналарыннан аерган кяферләргә.

– Асылгәрәй агай, кыз бала кош белән тиң ләбаса ул. Канат үстеме, оясын ташлый да очып китә. Хәер, халыкта, кош кайтыр, кыз кайтмас, диләр ич.

– Раббыбыз нигезе – әдәп вә әхлактыр, углан. Авырсу күңелемне борчулардан арындыру, бәгыремне сызлатмас өчен, ни кылырга тиеш соң мин, углан?!

– Адәм баласы башыннан узган хәлләрнең үз язмышы, үз дәвере, үз чагылышы бар, Асылгәрәй агай. Сабыр ит, түз. Без бүген илчелек вазифасын үтибез. Инде бик теләсәң, түзәр әмәлләрең калмаса, олуг кенәз аягына төшсәм төшәрмен – кызыңны барып күрерсең. Ышан.

– Кыз баланың малае бар ич инде. Ни чара кылыйм?..

– Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән рәсүлләргә булган вәхи һәм дә илһамның рәвешләрен тикшерү без бәндәләр эше түгел, Асылгәрәй агай. Ахирәт көнендә, иншалла, барысы да ачыкланыр, һәркем үз җәзасын алыр. Шул исәптән кабих Святослав та. Пәйгамбәребез Мөхәммәд рәсүлләрнең соңгысы, иң ахырысы вә иң хөрмәтлесе, аннан соң ошбу дөньяга пәйгамбәр килмәс, моның асыл мәсләге Коръән-Кәримдә ачык әйтелгән. Хагын вә нахагын Аллаһы Тәгалә үзе хәл итәр. Сабыр ит, Асылгәрәй агай.

Габдулла углан соңгы елларда кятип Хафиздан һәм шәех Кол Галидән сабак алды. Ул гамәли хәлләргә генә түгел, инсанга вә тереклеккә йөз тоткан һәммә җан иясенә тәэсир итәрдәй кеше иде. Килеште Асылгәрәй Габдулла углан белән, әмма соңгы сүзен әйтми дә калдыра алмады.

– Йөзе кара булсын ул кяфернең, ачы күз яшем кан юлына кереп йөрәген богауласын. Каһәр аңа, каһәр, нәҗескә!

Түр яктан хан оныгы Хансөяр чыкты. Киенгән, кулында таяк.

– Хансөяр, син кая болай? – дип сорады Габдулла углан.

– Сабырым төкәнде, ни көтәбез, нигә дәшмиләр? Икенең берсен әйтсеннәр иде дә…

– Килерләр, әйтерләр. Утыр менә Асылгәрәй агай янына, сиңа да бераз зарлансын. Тик икегезне дә кисәтеп куям: бер генә ялгыш адым ясасагыз да, бер ханга гына түгел, иман-анабызга да хыянәт иткән булырбыз.

– Байтимер, кымыз китер әле, – диде хан оныгы Хансөяр, Асылгәрәй агай янына утыра-утыра. – Тамак кибеп тора.

Шулвакытта илчеләр янына кенәз тиуны килде. Барысы да дәррәү аягүрә бастылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x