– Асылгәрәй агай, – диде ат юырткан җайдан хан оныгы Хансөяр. – Асылгәрәй агай, ишетәсеңме, куеп торыйк бу эшне, сабыр итик.
– Хуш, хан оныгы, син дигәнчә булсын, – диде Асылгәрәй һәм, атын чаптырып, алгарак чыкты.
* * *
Владимир каласына илчеләр, чынлап та, кичкә таба гына килеп җиттеләр. Кенәз Юрий аларны каршы алырга җансакчыларын җибәргән икән, кала капкасы янына җитүгә, алдан барган әмир Габдулланы күреп, кала тиуны атыннан төште, илчеләр башы атының өзәңгесенә килеп тотынды һәм баш иде.
– Олуг кенәз Юрий Всеволодович сезне көтә, әмир, – диде.
Кояш баеп килгәндә, капкалардан узып, урамнарга керделәр. Әмма урамнарда әллә ни кеше күренмәде, илчеләрне туры кенәз кәрвансараена алып килделәр. Йөк-йомышның җитдилеген белгән кебек, соң булса да, илчеләр кәрвансарайда туктап ашап-эчкәч, кенәз Юрий аларны үзенә дәштерде.
Алып килгән бүләкләрне барлап, Габдулла әмир үз ватанпәрвәрләре белән кенәз сараена юнәлде. Алдан да, арттан да аларны кенәз җансакчылары озата барды.
Тәхет ягында кенәз үзе генә түгел иде. Кенәз калкурак урындыкта утыра, ике яклап боярлар тезелгәннәр. Кенәзнең уң кулында митрополит Митрофан, чак кына арттарак епископ Кирилл, сул кулында кенәз Святослав. Тәхет ягы ул хәтле яктыртылмаган булса да, хан оныгы Хансөяр күрде: Святослав гүя аннан карашын яшерә иде. Бәлкем, ул аңа гына шулай тоелгандыр, һәрхәлдә, Святослав та аңа игътибар итте, бер мәлгә аларның күзләре очрашты, һәм ике арада ут чаткылары узды.
Габдулла әмир кенәзгә баш иде, Илһам ханнан сәлам юллады, шуннан соң гына, китергән бүләкләрне кенәз каршына куярга дип, ярдәмчеләренә ишарә ясады. Бүләкләр куелгач, кенәз торып баш иде, боярлар да аның хәрәкәтен кабатладылар. Әмир Габдулла Илһам хан хатын кенәзгә бирде. Кенәз төргәкне алды һәм Илһам ханның мөһеренә игътибар итте, әмма сүтеп укып тормады, артында шәүлә кебек басып торган тылмачка бирде. Теге исә хатны сүтеп кычкырып укып чыкты.
– Углан әмир тылмачсыз килгән, – диде кенәз, әллә кинаяләп, әллә ихластан.
– Хәтерегез ялгышмаса, олуг кенәз, минем анам, – ерак булса да, туганыгыздыр, – диде урыс телендә Габдулла әмир.
Кенәз мөлаем гына елмайды, боярлар да шаулашып алдылар.
– Мариянең төсмерен алгансың, әмир, хәтерлим, – диде кенәз. – Рәхмәт, рәхмәт. Йомышыгыз аңладым, әмир. Җавап иртәгә булыр.
– Олуг кенәз, бабагыз Юрий Долгорук Идел болгарлары белән тыныч яши, сәүдә итә, һәрхәлдә, ил-дәүләткә зыян китерми, иншалла, урыны оҗмахтадыр. Кардәшегез Андрей Боголюб та, яу йөрүен ташламаса да, күрше кадерен белде, гәрчә кылган гамәлләре Болгар халкына һәрчак ошамаса да, тыныч сәүдә итте, кардәшләште. Безгә дә бабаларыбыз кузгатып җибәргән тыныч мөнәсәбәттән файдаланырга кирәк: сәүдә итәргә, аралашып торырга, афәт килгәндә, бер-беребезгә кул сузарга кирәк, олуг хан.
– Рәхмәт, рәхмәт, Абдулла. Хак Тәгаләдер, бу шулай. Инде йомышың үз телең белән җиткер, – диде, тәхетенә чума төшеп, кенәз Юрий.
– Олуг кенәз Юрий Всеволодович, сезгә мәгълүмдер, сәнә 1223 елда монголлар Кияли кенәзләренең 80 меңле гаскәрен тар-мар итәләр, илгә моңа кадәр булмаган зыян китерәләр, җан кыялар. Аннары алар Болгарга юнәлгәннәр иде, әмма үзләре дә шул көнгә калдылар, гаскәрләренең бик аз өлеше генә котыла алды, олауларын, бөтен җыйган байлыкларын, хәтта хатын-кызларын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. Алай да бу орыштан монголларның баһадиры Сүбәдәй һәм нойон Җәбәй качып котылдылар. Әнә шул баһадир үз төмәннәре белән Болгар чигендә җәйли. Аңа ярдәмгә Каракорымнан тагын уннарча төмән кузгалган. Алар тиз арада Болгар чигенә килеп орынырлар. Хак, болгарлар ошбу еллар эчендә монголлар белән берничә тапкыр чәкәшеп алдылар. Ләкин төп көчләре килмәгән иде әле. Монголларның олуг ханы чираттагы корылтайда кыпчак, болгар, урыс җирләрен яуларга карар чыгара. Димәк, безгә дә нәүбәт җитте, олуг кенәз. Шуның өчен Илһам хан сезне безнең белән бергә монголларга каршы торырга өнди. Болгарга юнәлгән чирү башында Чыңгыз хан оныгы Батый хан тора, аның кул астында ике йөз меңгә якын яугир. Болгар бу тамаша яугиргә каршы тора алмас, ә, безне яулаган хәлдә, монголлар, бездә генә туктап калмаслар, сезнең җирләргә таба да кузгалырлар. Шуның өчен безгә, гаскәрләребезне берләштереп, монголларга каршы торырга иде. Бөек Болгар ханы Илһам шул йомыш белән җибәрде мине, олуг кенәз.
– Хуш, илче, рәхмәт, Абдулла әмир. Инде мине тыңла…
Кенәз шулай диюгә, Святослав кенәз Юрий колагына үрелде, нидер әйтте. Зур булмаган гәүдәле, әмма юан бәдәнле бу кешенең муен сеңерләре камчы сабыдай калкып тора иде. Чырае тутсыл, сакалы җиз, яңаклары эчкә баткан. Асылгәрәй хан оныгы колагына үрелде.
Читать дальше