Чыгышы белән – грек, рухы белән христиан (гәрчә ислам динен кабул иткән булса да) булган Ибраһим, шул ук Луиджи Грити кайчандыр кол була һәм, әлбәттә, Настасья-Хөррәм дә Рәсәйгә бер дә тел тидерергә бирмиләр. Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең тоткарлануы да нәкъ шул кешеләр аркасында була, корал бирү түгел, солтан Сөләйман Казан ханы Сәхиб Гәрәйне хәтта каласына да кайтарып җибәрми – Истанбулда тоткарлый. Әнә шулай итеп Төркия солтаны Сөләйман Кануни Кырым, Идел-Урал, Себер, ары таба Көнчыгыш тарафындагы төрки телле кардәш халыкларын ил-дәүләтчелектән мәхрүм итә. Ә бит аның бер сүзе Мәскәү кенәгинәсе Елена Глинскаяны уй-ниятләреннән кире кайтарачак иде.
Елена Глинская тәхеттә утыру чорында гаять дәрәҗәдә зур уңышларга иреште – Швеция короле белән солых, Төркия солтаны белән килешү аның тәгаен кулын чиште. Ул ныклап Казанга яу йөрергә җыена башлады. Башта ул ышанычлы кенәзләре аркасында күп кенә дошманнарыннан котылды. Бу эштә аңа Иван Телепнёв һәм Василий Шуйский ныклы терәк булдылар. Ләкин сөрелгән, үтерелгән дошманнары арасында агасы Михаил да бар иде. Ул аны беркайчан да күңеленнән алып ташлый алмады. Әмма кылынасы кылынган иде инде. Явызлык ягыннан ул каенатасы Иван III дән һәм ире Василийдан бер дә калышмады, хәтта арттырыбрак җибәргән чаклары да булды, әйтик, шул ук агасы Михаилны төрмәгә озатуы һәм аның анда үлүе… Бөек кенәгинәнең явызлыгын күреп-күзәтеп торган митрополит Даниил да, ниһаять, үз сүзен әйтте: «Бөек кенәгинә, сезгә дә, чиркәүгә килеп, кылган гөнаһларыгызны ярлыкарга вакыттыр», – диде. Кисәткәндәй итеп әйтте, каршы әйтергә дә сүз калдырмады.
Олан кенәзне санга сугучы юк иде әле, ләкин ул анасының һәр адымын күзәтеп бара, кылган явызлыкларын да күрә иде. Әмма бала гына булса да, ул да инде боярлар киңәшмәсендә утыра, кайчак хәтта сүзгә кысылып, үз фикерен дә әйткәли иде. Мәгәр бөтен булган эшне ышанычлы Иван Телепнёв алып бара иде. Әйтик, Василий Шуйский кенәз Дума башында утырса, Иван Телепнёв килгән илчеләрне кабул итте, кыскасы, хакимиятне үз кулында тотты. Кай тарафлардан гына илчеләр, кәттә сәүдәгәрләр килсәләр дә, иң әүвәл аны күрерләр, аның үгет-нәсыйхәтен тыңларлар, күпмедер акчаны аның кулына салырлар иде. Боярлар думасында актив катнашучы Михаил Глинскийдан котылгач, дошманы Иван Бельский Мәскәүдән сөрелгәч, моның өстенә атаклы кенәз Фёдор Воронцовны җәзалап үтергәч, ошбу ике куштан кенәз тәхет тирәсеннән дә китми башладылар. Вәләкин ошбу ике кенәз дә бер кешедән— митрополит Даниилдан куркалар иде. Гөнаһлары бар – хактыр, әмма нигә чиркәүгә кереп кылган гөнаһларыннан котылу өчен үкенү гыйбарәсе уздырмыйлар. Мәгәр митрополит Даниил да аларга ташланырга шүрли төшә. Чөнки Василий Шуйский мәрхүм адашының сеңлесенә өйләнде, ә Иван Телепа исә кенәгинә итәге тирәсендә әвәрә килә. Боларга каршы төшү, халык алдында явызларны фаш итү үзе үк яман эшләрнең берседер. Хак Тәгаләдер, ошбу нәсел Иван III тарафыннан Владимирдан Новгородка куыла. Иллә аннан соң бик күп сулар акты ич инде, мәгәр Шуйскийлар нәселе боярлар арасында иң куштан нәсел булып кала бирә, вакыт дигән нәрсә аларга гүя кагылмый. Әмма рухи ата лабаса ул, бәйләнер җаен табар, аның кулында иң куәтле корал – дин. Дингә каршы мылтык күтәреп чыгып булмый, диннең коралы – рух, ә рухны корал белән генә җиңеп булмый.
Ни генә булмасын, 1537 елларда дәүләт башында әнә шул өч исем йөрер, дүртенчесе исә кануни тәхет иясе – Иван олан яңа җиде яшен тутырып килә, әмма һәммәсен дә күңеленә сеңдерә, бигрәк тә явызлыкны.
Ә Василий III мәрхүм булганнан соң тол калган гүзәл хатын, соңгарак калып булса да, ихласи бәхетен таба һәм кем йөзендә – кенәз Иван Телепнёв йөзендә. Ул инде Иван Телепнёвны яратуын беркемнән дә яшерми башлый, хәтта митрополит Даниилдан да. Шул ук вакытта бөек кенәгинә Елена белә иде: көннәрдән бер көнне рухи атакай аны дәшеп алыр, алыр да барчасын да сөйләргә кушар. Яратмый иде Елена рухи атакайны, нечкә хатын-кыз тавышлы, карсак буйлы, зур корсаклы. Ләкин яратмаганы өчен фаҗигагә таруын ул белми иде әле, чөнки митрополиттагы мәкер аларның берсендә дә юк иде. Мәгәр митрополит тарафыннан бөек кенәгинәгә карата чыгарылган хыянәти фаҗига юлга чыккан иде инде. Митрополит ачыктан-ачык көрәшкә кереште. Иң әүвәл ул Дума боярлары каршына керде. Ул катгый рәвештә кенәз Иван Бельскийны сөргеннән кайтарырга кушты. «Каты бәгырьле», «шәфкатьсез» кушаматын алган митрополит Даниил Дума боярларын тәмам аптырашта калдырды. Өстәл башында утыручы олан кенәзнең аскы ирене калтырана башлады, шул тамаша һәр сүзен өзеп-кисеп нотык тотты митрополит, олан кенәз еларга җитеште. Елена Глинская, бөек кенәгинә, митрополитны тынычландырырга ашыкты. «Мин каршы түгел, – диде ул инәлүле рәвештә.– Каршы түгел, владыка, бөек кенәз дә риза». Сабый бала, ни кылырга белми анасы теләге белән ризалыгын белдереп, баш какты. Митрополит олан кенәзгә карап елмайды, шуның белән баланы тынычландырды бугай, олан кенәзнең иреннәре калтырамый башлады. Ләкин изге атакай моның белән генә канәгатьләнмәде, дәвам итте: «Кенәз Василий Шуйский зур гөнаһ кылды, кенәгинә. Ошбу кенәз ышанычлы дьяк Фёдор Мишуринның башын кистерә. Бу башбаштаклык бетерелсен иде, кенәгинә, олан кенәз, сиңа да әйтүем», – дип кисәткәндәй итте митрополит Даниил. Елена Глинскаяга янә баш иеп килешергә генә калды. Олан кенәз боларның барысын да күреп вә күзәтеп торды. Анасы бөек кенәгинәне дә кимсетерлек көч-куәт бар икән бу митрополитта. Һәм шул сәгатьтән ул рухи атакайлардан курка башлады.
Читать дальше