– Мин балам белән бу хакта сөйләшеп карармын, атакай, Василий агасына да әйтермен. Узындырмасын баланы, башы яшь әле, сез хаклы.
– Сөйләш, сөйләш, государыня. Ары таба соң булып куюы бар.
– Мине бүген олан кенәз түгел, ул, Аллага шөкер итәм, акылы белән үсә, мине бүген Казан хәлләре борчый, атакай. Ишеткәнсездер, бәлкем, Җангали хан Казанда юк инде. Фетнә вакытында һәлак булгандыр, күрәсең.
Казан һәм Җангали хан турында сүз кузгаткач, митрополит урыныннан купты, ишекле-түрле йөренеп килде, аннары Елена каршына туктады да:
– Җангали ханны Мәскәүгә алып кайтып башын чабу кемгә кирәк булды, государыня? Кем моны кылды? Белмисезме, белеп тә әйтергә теләмисезме? Ә мин барыбер беләм – кенәз Иван Телепа эше бу, бары тик ул гына булдыра ала моны. Җангали хан безнең тарафдар иде, аркадаш татарларны үз тирәсенә җыйды, мәрхүм ирегез, урыны оҗмахта булгыры, аны үзе Казан тәхетенә утырткан иде. Минем бүген дә Казанда ышанычлы кешем бар, хансарайда утыра, шул хәбәр итте. Җангали ханга юкка кул салдыргансыз, государыня.
Елена Глинская сизде, митрополитның авырткан чуанына басты, ул тиз генә сүзне икенчегә борды.
– Миңа, атакай, Казаннан атаклы морзалар килде. Алар Казан тәхетенә Шаһгали ханны сорыйлар. Мин шул хакта сезгә киңәшкә килдем. Ни кылыйм? Сез ни дисәгез, шул булыр. Сезнең сүзегездән чыкмам…
– Шаһгали ханны сөргән җирдән кайтаргансыз да икән ич инде, бу хакта сорап тору нигә кирәк булды? Итәк астыннан ут йөртү бит бу, государыня. Турысын әйтим, государыня, мин ул басурманны яратмыйм. Кыяфәте өчен генә түгел, беләм, игелексез кеше, аннан барысын да көтәргә була.
– Шаһгали ханны яратырга хатын-кыз түгел лә ул, атакай. Миңа исә ул хан буларак кирәк. Бүген Казан халкын ул тотса тота алыр. Аннары, кырымлылар биләде хәзер Казанны, кан кардәш халык, диннәре, гореф-гадәтләре, телләре вә иманнары бер. Бу ике халык бер кавышып, укмашып вә оешып җитсә, каршы торыйм димә, чөнки ул халык госманлылар белән кан кардәш. Ә Сөләйман Кануни белән без килешүдә.
– Җангали хан зыялы иде, Шаһгали хан тупас һәм оятсыз кешедер.
– Җангали хан юк инде, атакай, һәлак булган.
– Килешми, килешми, государыня. Җангали ханны Иван Телепа өендә үтерәләр. Кабат әйтәм, бу башбаштаклыгы өчен Телепа үкенепләр куяр әле. Кирмән-кала татарлары аңа моны гафу итмәсләр.
– Иван Телепнёв кенәзгә, атакай, мин үземә ышанган кебек ышанам. Ул хата кылмады, ул гөнаһсыз.
– Хәерле булсын, государыня. Якламагыз кенәзне. Миңа барысы да билгеле. Әйтер сүзем шулдыр: ары таба миннән бернәрсәгезне дә яшермәсәгез иде. Хәзер безгә Сафа Гәрәй хан белән араны җайларга кирәк. Хансарайда минем ышанычлы кешем бар. Аллага шөкер, исән-имин торып ята. Минем аңа рәхмәтем зурдыр. Хәзерге көндә ул Сафа Гәрәй сараенда тылмач вә мөгаллим хөкемендә яши, иншалла, ары таба да яшәр.
– Атакай, Җангали ханның гәүдәсен мин Казанга озаттырдым.
Митрополит янә йөреп килде һәм, Еленаның күзләренә туры карап:
– Менә монысы өчен мең рәхмәт, государыня. Юкса безнең Кирмән-кала татарларын кулдан ычкындыруыбыз бар иде. Алар казанлыларга барып кушылган хәлдә безгә бик тә авырга килер иде. Көй белән керткәнне чөй белән кагып чыгармыйлар, государыня. Җангали ханны бире алып кайтып башын чапканны ишетсәләр дә, мәете Казанда табылгач, моңа берәү дә игътибар итмәс. Казан безнең йорт булып калсын дисәгез, тиз арада яу йөрү хәерле булыр, государыня. Яу башында Иван Телепа булсын, Шуйскийны да калдырмагыз. Ир-ат данны орыш кырында яулый, ятакта түгел.
Усал иде митрополит Даниил, астыртын усал, әмма Елена Глинская аның сүзләрен гүя колагы яныннан уздырды. Хак, ул Иван Телепнёв кенәзне ярата. Шуннан ни, ни гаебе бар аның, сөелергә вә сөяргә хакы юкмы?! Бар, бар!
– Безнең бит әле Польша белән араны өзгән юк, атакай.
– Безнең кан дошманыбыз христианнардан торган Польша түгел, Казан басурманнары, государыня!
– Кирмән-кала татарлары да мөселманнар ич, атакай.
– Кирмән-кала татарлары тора-бара тәре тагарлар, ә менә казанлылар такмас.
– Мин бу хакта боярлар белән киңәшләшеп карармын, атакай.
– Киңәшләшеп кара, киңәшләшеп кара, государыня. Тик онытмасагыз иде: безнең кан дошманыбыз – казанлылар. Казан дәүләте – Мәскәү бугазына кадалган сөяк ул, государыня.
– Мин сезне аңладым, китим инде, атакай.
Митрополит Даниил бөек кенәгинәгә үбәргә йон баскан кул аркасын сузды, атакай кулыннан сарымсак исе килсә дә, Елена кулга иреннәре белән кагылгандай итте, ә үзенең исә күңеле болганып киткәндәй булды. Ул тиз генә борылды да ишеккә юнәлде.
Читать дальше