Тышта көзге яңгыр сибәли. Болдырдан төшүгә, Елена кафтанына төренә төште һәм ишекъяры килеп туктаган арбага утырды. Пар ат җиккән арба чиркәүләр башы митрополит Даниил өенә таба кузгалды. Күчәрбаш атларны шундый иттереп куалап алып китте ки, арба әле уңга, әле сулга салулап киткәләде. Бу хәл дьякка ошамады, ул ат тотучыга: «Әкренрәк бар, тинтәк!»– дип орышып алды. Ул арада атлар митрополит ишегалдына килеп керде, аларны берәү дә каршы алмады. Озата килгән дьяк сукрана-сукрана арбадан төште, кенәгинәгә ярдәм итте. Һәм: «Авырып ятамы әллә, картлач, уты күренми», – дигән булды.
Алай да, кенәгинә болдырга күтәрелүгә, ишекне ачтылар, кенәгинә алгы якка үтте, кемдер иңеннән өс киемнәрен алды.
– Рәхим итегез, узыгыз, бөек кенәгинә, владыка сезне көтә,– диде каратут йөзле, татарга охшаган дьяк.
Елена түр якка узды, күтәрелеп карады. Үзеннән ике тапкыр биек итеп ясалган икона янында шешенке йөзле, карсак буйлы, килешсез юантык гәүдәле, кыска торыклы митрополит басып тора. Кыяфәте эретерәк, ияген чөя төшкән, иреннәрендә сәер елмаю, бераз гына киная. Елена аңа таба өч-дүрт адым ясады да, күлмәк итәгенә тотынып, чүккәндәй итте, митрополит аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты һәм кенәгинәгә урын күрсәтте. Елена бу кешене беренче тапкыр күргәндә дә ошатмаган иде, беренче тәэсир ихласи диләр, хак икән, хәзер чак кына йөзен ошбу кешедән читкә чөерми түзде – җирәнү кебек хис кичерүе хак иде, ләкин сер бирмәскә тырышты, ирексез елмайгандай итте, теләмәсә дә, баш иде. Хак, Елена Глинская митрополит бәйләнерлек гөнаһ кылмады кебек. Бөек кенәгинә булуга карамастан, даими рәвештә чиркәүгә йөри, монастырьларга бара, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, һәр җирдә башкалар белән бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан мәрхәмәт сорый.
– Атакай, – диде Елена, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоеп. – Атакай, миңа хатын-кыз буларак ил белән идарә итү кыен, әмма мин кулымнан килгәннең барысын да эшләдем шикелле. Аннары, озаклап килмәвем өчен гафу итегез, күптән күзгә-күз сөйләшәсем килгән иде югыйсә. Бәлкем, мин кайчак ялгышамдыр, күп нәрсәне күреп бетермимдер. Аннары кылган гөнаһларым да бардыр, кичерә күр, атакай.
Елена шулай диюгә, митрополит Даниил ишекъяры торучы дьякка кит дип ишарә ясады.
– Гөнаһсыз кеше булмый, государыням. Миңа килгәләп, күңелең бушатып, кылган гөнаһларың җуйдырып китсәң, бер урынына ике гомер яшәрсең, күңелең пакьләнеп, йөрәгең бушап калыр. Сиңа, государыня, әйтер сүзем бар. Яшермим, сиңа ачуым чыккан чакларым булгалады, булмады түгел. Ә менә оста Кече Пётр Фрәзинне канатыгыз астына алуыгыз белән килешә алмыйм. Ошбу кеше еретик, православный христианнарның данын сатып йөри икән бит! Күр бер-бер чара, государыня, күр! Җиткереп торалар: безнең халык еретикны колакларын тырпайтып тыңлап тора икән, аннары көлә-көлә шуның сүзләрен сөйләп йөри икән. Хәтта агулы теле минем шәхесемне дә читләтеп үтмәгән. Имеш, миңа бер хатын килгән дә ят ир белән гөнаһ кылуын кичерүне үтенгән икән. Мин аңардан сораганмын, имеш, «Ят ир белән йокладыңмы?» дип. Ә ул миңа әйткән, имеш, «Атакай, ят ир белән йоклап буламы, бирәме ул сиңа йокларга» дип.
Елена авызын җиңе белән каплап тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды, әмма аның бу кыланышын атакай ошатмады, тамак кырды.
– Атакай, – диде Елена, җитдиләнеп. – Искәрсәгез иде, оста Пётр Фрәзин безгә таш калалар торгыза, Кремль диварын яндырылган кирпечтән күтәрде һәм күтәрә. Димәк, урыс халкына игелек кыла. Миңа калса, аның исемен мәңгеләштерү кирәктер. Ә мәзәк сөйләвенә бер дә исегез китмәсен, тел сөяксез, кеше ни сөйләмәс, ә менә авыз ачып тыңлаучыларны берәм-берәм тотарга да төрмәгә ябарга кирәк, тыңламасыннар юк-бар сүзне. Мин бу хакта Василий Шуйскийга әйтермен, ул барысын да җиренә җиткереп башкарыр.
– Син аны, государыня, Иван Телепага йөклә, ул аның җаен белә.
Митрополит Даниил дык итеп кам таягын идәнгә куйды.
– Аның үз эше үзенә бик җиткән, атакай.
– Шуйскийлар узынды, государыня, Оболенскийлар да. Олан кенәзне утыртып, урамнарда кешеләр таптатып йөриләр икән. Ул гынамы, эт-песиләрне укка алалар, кеше капкадан башын тыгып карый алмый башлады. Белмим, кем булыр ул бала Василий Шуйский тәрбиясендә, государыня, син борчыласыңдырмы, мин борчылам. Бозып куюлары бар баланы. Олан кенәзнең кыланышы миңа ошамый, государыня, ошамый.
Елена митрополитка җавап кайтармады, әмма теләсә, җавабын да табар иде, кыюлыгы җитәрлек, ләкин дәшми калуны кулайрак күрде. Бәхәссез, дәүләт башына килгәч, Елена үзе дә ялгышлар җибәргәләде, булмады түгел, булды, мәгәр баш алып китәрдәй яманлыклар да кылмады кебек. Аннары аның угланы Ваняны тәрбияләгән Шуйскийларга бер дә сүз ишеттерәсе килми иде. Аллага шөкер кылырлык, баш баласының акылы камил, бер тапкыр да, ичмасам, анасы сүзенә аркылы төшмәде, барысын да ул дигәнчә эшли. Шулай булгач, нигә лаф орырга. Киресенчә, энесе Юрий Глинский: «Менә ичмасам кенәз үсә!» – дип кинәнә. Елена хәтта аңа да бер сүз дә әйтмәде, баш угылыннан канәгать иде ул. Чынлап та, нигә әле олан кенәз күргән бер кешегә баш иеп, бил бөгеп йөрергә тиеш ди. Алай иткәндә углан бала олуг кенәз була алыр микән?! Юк, була алмас, һич булмас димә, туганнары ук өстенә басып китәрләр, аяк астына салып таптарлар. Глинская белә, дәүләт эше, сәяси тормыш вә тереклек гаять дәрәҗәдә катмарлы нәрсә, һәр искән җилгә йөзең куеп, һәр күрсәткән дингә кыйбла иман итеп ошбу дөньяда олуг кенәз булып утыра алмас, гәрчә тәхетне атасы кулыннан алган булса да. Ошбу картаеп бетмәс борын гүргә керергә җыенган, иманны бары тик бер Ходайда гына күргән митрополиткамы моны аңларга, бу кеше тәмам сорыкортка әверелгән, аңа бары тик дәрәҗә кирәк. Тик бит ул дәрәҗәне мин дә яратам, митрополит Даниил. Эчем сизә: син бу урында озак кала алмассың. Бүген боярлар ярдәме белән Бельскийларны кайтардың, иртәгә синең башыңа җитәрләр. Сәяси тормыш шундый ул, бүген – мин, иртәгә – син, берсекөнгә – тагын әллә кем, барысы да Хода кулында.
Читать дальше