Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аннары Елена Глинская да ачуын эчкә җыйды. Бит ир-канаты Василий III исән чакта аның митрополитны рәтләп күргәне дә булмады, хәтерендә: митрополит олуг кенәзнең һәр сүзенә «әйе, э-э» дип торыр иде, ә монда гелән аяк терәп сөйләшә, ә бит алар тәхет башындагы кешеләр… Ир-канаты мәрхүм Василий III  дән барчасы да куркып, дер селкенеп торырлар иде. Хәзер барысы да кыюланганнар, курыкмыйлар, боярларына кадәр иякләрен чөеп утыралар. Мәрхүм ире турында да авыз чайкаучылар бар икән, Еленага җиткерделәр. Имеш, кенәз Василий III үтә яман вә явыз булган. Күп очракта бөтенләй гөнаһсыз кешеләрнең дә башларын кистергән, аюлардан талаткан, котыпка сөргән, төрмәләрдә череткән. Әйтик, Шаһгали ханның өч йөздән артык татарын митрополит Даниил үз кулы белән җәзалап үтерә, бала-чагаларына кадәр бәкеләргә аталар, кар өстенә чыгарып ташлыйлар. Нәкъ менә шул бичараларның каргышлары төшкәндер әле ир-канатына. Чөнки үз гөнаһларының артык күп булуын белеп җан тәслим кылганда, кинәттән монах булып үләсе килде. Мәрхүмнең васыятен үтәргә тырышып, кенәзнең җан биргәч чәчен кырдылар, киемнәрен алыштырдылар. Әйләндерә-тулгандыра монах киемнәрен киендергәнне Елена үзе карап торды. Кызганды да ул ир-канатын, аның өчен кимсенде дә. Ә бит ул кенәз иде, олуг кенәз, аның бер сүзеннән өннәре китеп торыр иде, ә аның сасы хөҗрәләрдә тозлы балык ашап, су эчеп яткан монахлар сафында якты дөньядан китәсе килде. Әмма моның белән кылган гөнаһларыннан котыла алдымы икән, бичара. Беренче хатыны Соломонияне рәнҗетүе, тәгаен мыскыл итүе, туганын төрмәдә черетүе, кылган барлык явызлыклары өчен Ходай каршына монах рәвешендә барып кына котыла алыр микән? Котыла алмас. Халык «Дөньялыкта кылган гөнаһ адәм баласын теге дөньяда да куа йөрер» ди ич. Хәер, кенәзләрнең кайсысы гына хәерле үлем белән ошбу дөньядан китте микән?! Василий II  не үз туганнары ук сукырайталар. Ир-канаты Василий III дә Аллаһы Тәгаләдән каһәрне йөкләп җыя – үз энесе Дмитрий кенәзне гаиләсе белән үлемгә дучар итә. Ир-канаты Василий III турында әле булса: «Рәсәйдә бүтән андый явыз кенәз булмас та, тумас та, туса да, шул тамаша явызлык кылмас», – дип сөйлиләр. Әйе, халык һәрчак, күпертебрәк булса да, Хак Тәгалә сөйләр. Бит шул ук ир-канаты Василий III агасы Михаил Глинскийны бары тик Рәсәйдән китәргә теләгән өчен генә унике ел зинданда утырта. Василий III нең атасы Иван III дә баһадир воеводасын кулга алып, бер гөнаһсызга җәзалый. Ә воеводаның улы Даниил аның сеңлесенә өйләнә, димәк, кияве була. Василий III ошбу воеводаны да кулга алдырта һәм аның башын да төрмәдә черетә – воевода төрмәдә үлә. Елена Глинская кайчак уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала. Аны һәм аның угланы Иванны нинди язмыш көтә? Күрә ич, олан кенәз һәрнәрсәне күңеленә сеңдерә бара, балигъ булып тәхеткә утыргач, ул да шул ук явызлыкларны кылса?..

Елена Глинская угланына, боярларга күз төшереп чыкты. Бала кам таягы белән уйный, боярлар да тынычланганнар, чышын-пышын гына үзара сөйләшәләр. Ул сөйгәне Иван Телепнёвның карашын эзли, таба һәм аңа үз итеп елмая, теге исә, кояш астында эрегән сары майдай, бөтен йөзе белән балкый.

Дума үтеп ике көн узмады, митрополит Даниил кенәгинә Елена Глинскаяны үзенә дәште. Ике дьяк килгән, берсе түргә үк узды, чакыру кәгазен бирде, икенчесе, сакчы кебек, ишекъярында калды. Ә бит митрополит кенәзләргә караганда мең тапкыр явызрак кеше. Шул митрополит Даниил бит инде китап бизәүче вә күчерүче Йосыф Санинны бары тик күп сөйләгәне, дьякларга каршы әйткәне өчен генә төрмәгә яптыра һәм айлар буена беркемне дә янына керттерми. Тәхеткә килгәч, Елена аны чыгарырга әмер бирде, чөнки аңа бу үтенеч белән табиб Феофил килгән иде. Феофил аңа Европа илләрендә барган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде һәм Еленага моңа кадәр бер генә урыс кулына да кермәгән китаплар бүләк итте. Немец мөгаллимендә тәрбияләнгән Елена ике-өч телдә сөйләшә вә укый белә иде. Ошбу китапларны укып чыккач, аның гүя күзләре ачыла төште. Тирә-юнендәге мохиткә бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Китаплардан бик күп гыйбрәтле нәрсәләр тапты ул. Кайчандыр Франция королен яклап чыккан каһарман хатын Жанна д'Арк атлы изге җан иясен чиркәү әһелләре утта яндыралар. Ни өчен? Үз халкын, үз королен яклаган һәм халкына азатлык китергән өченме? Әйе, аклавы кыен иде чиркәү әһелләрен. Шуның өчен Елена митрополит каршына барырга дигән уйга килде. Юк, ул митрополиттан тәүгечә курыкмый иде инде, әмма уллары өчен курыкты, бигрәк тә тәхеткә менәсе Ваня өчен.

Митрополит Даниил каршына барырга теләве хакында Елена сөйгәне Иван Телепага да әйтмәде. Яшь һәм кайнар канлы кеше митрополиттан шикләнеп, әллә ниләр эшләп ташлавы бар иде. Һәм бу турыда якыннарына да, улларына да белдермәде. Балаларга тимәсләр, уллары ышанычлы кеше кулында – Шуйскийларда. Ә Василий Шуйскийда улларының апалары – Анастасия. Ул хатын улларын рәнҗетергә бирмәс, саклар, карар, җавабын да табар. Бөек кенәгинә үзе белән җансакчыларын алырга иткән иде, соңгы мәлдә моңардан да баш тартты, бары тик һәрчак янында булган бер дьякны гына алды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x