17
1536 елда Мәскәү белән Казан арасы күзгә күренеп кискенләшә. Казан тәхетенә Сафа Гәрәй хан кайтуга карамастан, рәсәйлеләр илче артыннан илче җибәреп торалар һәм һаман да үз йортлары санап, Казан ханыннан Польшага яу йөрергә гаскәр сорыйлар. Чөнки бу чорда Рәсәй Польша белән җир бүлешә – сугышып ята. Ә Казан мәмләкәте ханы Сафа Гәрәй Мәскәүгә гаскәр җибәрү урынына үзе Рәсәй җирләренә яу йөри башлый. Көтелмәгән бу хәлдән мәскәүлеләр сәясәтне кинәт борырга ниятлиләр һәм, Польша короле белән солых төзеп, Казан ханлыгын акылга утыртырга җыеналар. Җитмәсә, Рәсәй тарафдарлары Хөршидә бикә белән Булат бәк татарлары кенәгинәгә килеп баш оралар һәм Казан тәхетенә Аккүлгә сөрелгән Шаһгали ханны сорыйлар. Елена Глинская Дума боярлары белән киңәшләшә, әмма ошбу киңәшкә янә митрополитны дәшми. 1536 елның декабрь аенда Шаһгали ханны Аккүл төрмәсеннән азат итәләр һәм Мәскәүгә алып кайталар. Шул ук көнне дияргә була олан кенәз Иван белән бөек кенәгинә Шаһгали ханны кабул итәләр. Ләкин Шаһгали хан килер алдыннан олан кенәз палатадан чыгып китә. Уенга юнәлә. Әмма аны бик тиз табалар һәм җилтерәтеп тәхет ягына китерәләр. Олан кенәз нәкъ әнисе әйткәнне кыла – тәхет ягына башора-ора килеп кергән Шаһгалине уң кулына утырта. Бу хәл, әлбәттә, бала кенәзгә бик тә сәер тоела, чөнки Шаһгали хан бөтен горурлыгын, ирлек сыйфатын югалтып (бәлкем, аның бу горурлыгы булмагандыр да, милли горурлык турында әйтеп тә тормыйм), маңгаен идәнгә ора-ора, олан кенәз каршына килә, хәтта тузан кунган итек башына калын иреннәре белән кагыла. Шуннан тугры калырга антлар эчә, мәгәр кемгә – анасы Елена Глинскаяга түгел, ә олан кенәзгә, терсәк буйлык кешегә. Ханның үкенү-ялваруларын тыңлап туйгач, олан кенәз анасы өйрәткән боерыкларны бирергә керешә. Иң әүвәл үтә ялагай хан иңенә кыйммәтле тун салырга куша һәм, үз әмереннән үзе бик тә канәгать калып, Шаһгали ханны чыгарып җибәрә. Бу хәлне ерактан күзәтеп утырган Елена Глинская бала өчен куанып бетә алмый. Аңа олан кенәзнең үз-үзен тотышы ошый, тәхетне ошбу угланына васыять иткән ире Василийга эченнән генә янә бер рәхмәт әйтә.
Шушы хәлдән соң ун көннәр үткәч, Елена Глинская Шаһгали ханның бикәсе Фатыйманы үз катына дәштерә. Ханбикәне ул үз өендә кабул итә һәм моңа бик нык әзерләнгән була, чөнки белә: ир йөрәгенә ачкыч хатын ашадыр. Мәҗлескә чит илдән килгән кунакларны да китертә – күрсеннәр, тарихка кертсеннәр. Һәм теләгенә ирешә. Кунаклар алдында ул ханбикә Фатыймага табындагы алтын-көмештән торган савыт-сабаларны бүләк итә. Ниһаять, Шаһгали ханны дәшәләр. Ханны тантаналы төстә кабул итә бөек кенәгинә Елена Глинская. Шаһгали ханны кенәгинә якыннары Иван Телепнёв, Василий һәм Иван Шуйскийлар болдырга кадәр чыгып каршы алалар. Шаһгали хан, кыска муенын сузарга, һич югы, бераз гына кыска вә карсак гәүдәсен озайтырга тырышып, кенәгинә утырган бүлмәгә килеп керә. Кенәгинә янында олан кенәз дә утыра икән. Әмма Шаһгали ханны олан кенәз кабул итте инде, ул хәзер бөек кенәгинә каршында, шуның өчен бу юлы Шаһгали хан Елена Глинская аягына төшә, Казаннан китерелгән кызыл болгари итек башын каплап торган көмеш чигүле күлмәк итәген үбә. Почык борынлы, калын иренле, кабак битле, зур вә тырпаеп торган колаклы, ияк очына тирә-ягын йон баскан иләмсез миң кунган Шаһгали йөзен күз каршында ук күргәч, гүзәллеге белән күпләрне таң калдырган кенәгинә йөзен чытмак итә, әмма вакытында үзен кулга ала – ярамый, аңа бу кеше кирәк, бик кирәк. Чөнки бу кешене Казан татарларына каршы җибәрү мөмкинлеге бар. Шаһгали хан кенәгинә йөзендәге үзгәрешне күрми, аннары кеше йөзендәге үзгәрешне күрүгә сәләте дә булмый, башын күтәрә төшеп, нотыгын башлый:
– Государыням, бөек кенәгинә Елена! Мине бала чакта ук хөрмәткә ия ирегез Василий үз тәрбиясенә алган иде. Ул мине кадерләп, анасыннан аерылган көчек нисбәтендә тәрбияләде, ашатты-эчертте һәм, балигъ булгач, Казан тәхетенә утыртты. Гөнаһсыз кешене гөнаһлы итеп, казанлылар мине эт урынына куып җибәрделәр. Мәрхүм ир-канатыгыз Василий миңа яңа калалар бирде, иллә мин аның кадерен белмәдем, томана рәвешендә аңа хыянәт иттем. Инде мин үз җәзамны алдым, юләрне дә гафу итәләр, мин хәзер сезнең алдыгызда кылган гөнаһларым җуярга телим. Мин, бөек кенәгинә, ант итәм: киләчәктә, тәнемдә җаным булганда, Рәсәй дәүләт иминлеген саклармын, гаебемне аклар өчен гомеремне дә кызганмам…
Шунда бөек кенәгинә Елена Глинская әйтте:
– Шаһгали хан, хак, мәрхүм олуг кенәз сине каһәрләгән иде. Инде син үткәнне оныт, киләчәктә изге юлда бул. Безнең дә, үзеңнең дә иминлегебез сакла.
Читать дальше