Бу көнне Мәскәүгә кайтып җитә алмадылар. Кем өендәдер кунып, иртән Дорогомилдагы паром белән елганы кичеп, төш урталарында сарайга кайтып җиттеләр.
Ятагына кертеп салу белән, олуг кенәз битек-язмачы дьякларны, Думаның иң куштан байларын дәштерде. Иван Шигоня кенәз янында иде инде. Иң алдан Василий Шуйский килеп керде. Аның артыннан кенәзнең яраткан куштаны Михаил Захарьин, аңа тагылып диярлек кенәз Михаил Воронцов, казнабаш Пётр Головин. Барысы да исәнләшеп, баш ия-ия, бил бөгә-бөгә, кенәзнең хәлен сораша-сораша, урыннарына уздылар, утырыштылар. Олуг кенәз Василий III, терсәгенә таянып, күтәрелә төште, язмачы дьякларга яңа васыятьнамә язарга кушты. Сарай дьяклары Кече Путятин һәм Фёдор Мишурин кенәзгә бер васыятьнамә язганнар иде инде, кенәз аларга аны китерергә һәм барысының да күз алдында яндырырга боерды. Васыятьнамә яндырылгач кына, олуг кенәз үз янына Василий Шуйскийны, аның энесе Иван Шуйскийны, Михаил Тучков кенәзне дәштерде һәм, нидер исенә төшеп: «Михаил Глинский кенәз, сез дә бире килегез», – диде. Алар килгәч, янына тезелеп утырышкач әйтте. «Иван Шуйский, Михаил Тучков, Михаил Глинский кенәзләр бүгеннән Дума әһелләре булырлар» дигән әмер яздырды. Шуннан соң гына яңа васыятьнамәне язарга боерды һәм һәр сүзне өзеп-өзеп кабатлады. Васыятьнамә язылып беткәч, хәле бетүен аңлатып, кул селтәде. «Инде барыгыз, китегез, мин арыдым, хәлем китте», – диде.
Барысы да чыгып киткәч, Елена ире янына килде һәм нәфис куллары белән Василийның сакалын, кырылмаган битен сыйпый-сыйпый:
– Ташлама безне, ташлама, олуг кенәз, ташлама мине ике нарасыем белән… Мин куркам, куркам, олуг кенәз! – диде.
Василий кенәз хатынның йомшак кулыннан тотып алды, нык итеп, әмма чамасын белеп кысты да:
– Васыятьнамәм күз алдыңда яздырдым, Еленушка, тәхетем баш балам Иванга калдырдым. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Олан балигъ булганчы, тәхеттә үзең утырырсың, ил-халык белән үзең идарә итәрсең, – диде.
Бары тик шул. Ир-канатның нәкъ менә шул сүзләре канатландырып җибәргән иде кенәгинә Елена Глинскаяны. Бу аның өчен күктән төшкән бәхет иде. Бу хакта ул яшертен генә хыялланса да, кам таягын тотып, тәхеттә утырасын беркайчан да күз алдына китермәгән иде. Бөтен бер Рәсәй түрәсе буласы ич! Хәзер исә ул, ире шул хакта әйткәч, эчке бер елмаю белән үзен тәхеттә күрде, һәм аның каршына һәр бояр бил бөгә-бөгә килә икән. Алар арасында яше-карты бар. Ләкин аның күзләре алар арасыннан бары тик берәүне күрә – Иван Телепнёвны. Картларны ул ире кебек рәнҗетмәс, тәҗрибәләреннән файдаланыр, алар белән киңәшер, ә яшьләрен эшкә җигәр. Сөйгәне Иван Телепнёв аңа, угланы Иван балигъ булганчы, дәүләт эшләрендә беренче ярдәмчесе булыр. Ары таба күз күрер, чыгармы ул аңа кияүгә, юкмы… Мәгәр, иманы камил, ул аның терәге, ышанычы булыр һәм никахсыз ире. Чөнки аңа кияүгә чыгу ярамас, тәхетен югалтуы бар. Ә тәхет ире Василий тарафыннан баш угланы Иванга васыять ителде. Бу хакта ул беркайчан да онытмас. Яшь хатынның ни турында уйга калуын сизгән кебек, олуг кенәз:
– Еленушка, Ходай Тәгалә мине вакытлы-вакытсыз алып китсә, ипле бул, азып-тузып, минем ат-исемемә тап төшереп йөрмә, яман кеше белән язмышың бәйләмә. Мине яраткан байларым моның өчен сине кичермәсләр, – диде.
Елена ир-канатының күкрәгенә капланды да үксеп-үртәлеп күз яше белән елап җибәрде:
– Син үлмисең, олуг кенәз, үлмисең, тәхетеңдә үзең утыр, үзең исән бул, сәламәтлән.
Тик Елена теләген кабул итмәде Ходай Тәгалә. Рәсәй мәмләкәтенең олуг кенәзе Василий III тәхеттә 28 ел утырып, 1533елның 3 декабрендә дөньядан китте. Әнә шулай Рәсәй тәхете кенәгинә Елена Глинская кулына күчте. Күп тә үтми Елена күптән күңелендә йөрткән Иван Телепнёв кочагына иңде. Кенәгинә кадәр кенәгинәнең ир-ат белән урала башлавын сарайдагылар гына түгел, Дума боярлары да сизделәр. Боярлар арасында тол кенәгинәнең хәленә керүчеләр, шул ук вакытта яманлаучылар да бар иде. Дума әһеле, агасы Михаил Глинский көннәрдән бер көнне Елена янына килде. Бик озак сөйләшеп утыргач, күзенә бәреп:
– Еленушка, Дума боярлары синең Ивашка Телепа белән уралуың килештереп бетермиләр, үпкә белдерәләр. Хак Тәгалә булса, ташла син аны, ахыры яман бетүе бар. Халыктан да яхшы түгел, бөек кенәгинә ич син. Бу хәлгә сине тәрбияләп үстергән җиңгәчәң дә каршы, мин дә. Сайла, Еленушка: йә Телепа, йә мин!
«Син дә түгел, Ивашка Телепа да түгел!» дип әйтә ала идеме ул аңа, үзен тәрбияләп үстергән вә белем биргән агасына, әйтә ала иде. Әмма әйтмәде. Ул бик озак дәшми торды. Агасы МихаилГлинский, Дума бояры, аның иң авырткан чуанына баскан иде. Соң, кенәгинә булса, аның сөелүгә, яратылуга, назлануга хакы юкмыни?! Әллә соң катып калган карчыкмы ул?! Аңа битәле утыз яшь тә тулмаган, акылы саф, каны кайнар, куены ир тели. Ни хакы бар аның кенәгинәне өйрәтергә?! Ни хакы бар аның Еленаның шәхси тормышына тыкшынырга?! Үзең соң, үзең, агам, кем аркасында Дума әһеле итеп сайландың? Шул бүген Ивашка Телепа белән «сөйрәлүче» сеңлең түгелме?! Хактыр, ирем үлем түшәгендә ятканда, олуг кенәз Василий минем балаларым язмышын сиңа тапшыргандай: «Михаил, хатыным Елена хөрмәтенә, оланнарым Иван белән Юрий хакына син аларга ярдәм ит, кыерсыттырма, кирәк табасың икән, җаның-тәнең белән сакла!» – дигән иде. Үлем түшәгендә яткан олуг кенәзнең Михаил Глинскийга соңгы үтенече шул булды. Шуннан соң Рәсәй олуг кенәзе Василий III бер сүз дә әйтә алмады. Барысы да хәтерендә, барысы да күз алдында иде бөек кенәгинә атын алган Елена Глинскаяның. Тик җанны эретерлек, үзәкләрне парә-парә итәрлек мәхәббәткә каршы торып буламы?! Юк, булмый икән. Каршы тора алмады Елена. Ивашка Телепаның сөю вә назлауларыннан аның кочагында эреп киткәндә, үзен аның белән бер тән, бер җан итеп хиссияти татлы тойгылар күлендә коенганда, оят хисләренә бөтенләй урын калмый икән шул. Бары тик Ивашка Телепа белән тәгаен сөешкәннән соң гына, Василий III кулында үзенең бары тик курчак булуын аңлады ул. Һәм әле дә яшерми, Еленага ул мәһабәт вә дәрәҗәле кеше кулында курчак булу ошый иде, үзе дә шул уенга бирелеп, ошбу тормыш вә тереклек ихласидыр дигән нәтиҗәгә килгән иде. Тик алай түгел икән, барысы да ясалма булган, саташканда кергән төш кебек, әллә кая юк булды. Хәзер ул ирләр кулында курчак түгел, хәзер ул мәхәббәтнең, сөю вә сөелүнең ни икәнен белә. Хәзер ул үзенә үзе хуҗа, үзенә үзе ия, аның теләсә кемне сөяргә, теләсә кемнән сөелергә хакы бар. Бар!
Читать дальше