Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Бөек кенәгинә ясавыл Гавриилга борыла төште:

– Ясавыл, ошбу кешеләрнең берсен дә калдырмыйча иртәгәүк Казанга алып китәсең. Ишетәсеңме, берсен дә калдырмыйча.

– Алып китәм, китәм, – диде ясавыл Гавриил һәм кенәгинәнең аягына төште.

– Йә-йә, тор, сүзем бетмәде әле.

– Еленушка, бу кеше безгә хыянәтче Җангали ханны алып кайтты. Аты – Гавриил Карпов, игелекле кеше, ышанычлы зат. Теге вакытта хатынын Василий кенәз тартып алган иде.

– Хакмы бу хәл? – дип сорады кенәгинә.

– Хак, хак, – диде ясавыл Гавриил, кенәгинәнең күлмәк итәген үбәргә үрелә-үрелә, ләкин аңа итәген үбәргә бирмәде кенәгинә.

– Тор, Гавриил! Мин кушкан эшне вә йөкне исән-имин башкарып кайтсаң, мин сиңа кенәз Василийның утарын да, кайчандыр тартып алган хатының да кайтартырмын.

– Ат-исемен дә титулын, дим, анакаем?!

– Башта мин кушканны үтә. Алшарт сиңа – Җангали хан фетнә вакытында Казанда үлә. Җангали ханны казанлылар үзләре суялар. Бу адәмнәрең шул хакта базарларда сөйләп йөрсеннәр, аш табыннарында. Ә Җангали ханның мәетен бүген үк Казанга алып китәсез. Мәетне Атаудагы бакчага ташласагыз әйбәтрәк булыр. Шул йөкне башкарып кайткач, кенәз Телепнёв син теләгәннең барысын да эшләр. Титул да булыр.

– Булыр, булыр, – диде Иван Телепнёв кенәз ашыгыбрак. – Боярлар да килешер, митрополит та, сөйләшербез.

– Христианнарым, сүзегездә тора күрегез. Ул-бу булса, йөгем йөкләп кайтмасагыз, миннән шәфкать вә игелек көтмәгез. Күп сөйләп йөрмәгез, яман сүз дөрләп янган уттан да, аел очлы сөңгедән дә ямандыр. Утта пешкән яра төзәлә, сөңге тигән яра җөйләнә, ләкин авыздан чыккан яман сүз мең тапкыр очлырактыр. Җангали ханның Казанда фетнә вакытында шәһит булуы хакында сүз тарату христианнар өчен изге эштер. Кайсыгыздан, Хак Тәгалә, сүз чыга, аның теле киселер, җәһәннәмгә качса да табып алырбыз. Ак юл сезгә, христианнар.

Барысы да чыгып киткәч, каршында ни кылырга белми басып торган сөйгәненә кенәгинә:

– Бер тапкыр гына мәет йөртүләре түгелдер, шәт. Мәетне иң ышанычлы кешеңә тапшыр. Бу хакта үзең дә берәүгә бер сүз әйтмә.

– Борчылма, гүзәлем, борчылма. Ышан миңа, барысы да син дигәнчә булыр.

– Бала йокыга китте, тынычланды, ахрысы. Китермәскә булган да бит үзен. Барам да барам дип җанга тиде. Хөкем итә, имеш. Арыдым мин, Ваня, илтеп куй безне. Ходай кушса, барысы да әйбәт булыр.

– Булыр, булыр, Еленушка, булыр.

Кенәз Телепа түр якка кереп, төлке юрганына төргән баланы күтәреп алып чыкты һәм ишеккә таба кузгалды. Рәсәй дәүләтенең бөек кенәгинәсе Елена Глинская сәяси һәм зирәклек ягыннан кенәз Иван Телепага караганда күп тапкыр өстениде. Моны барысы да белә, әмма тол калган кенәгинә нәкъ менә Телепаны сайлады, әллә батырлыгы өчен шунда, әллә тәвәккәллеге өчен – белми иде. Тик күңелгә боерып буламы?! Кайчандыр Литвадан күчеп килгән бояр Василий Глинскийның кызы укымышлы һәм ушлы, дәүләт белән идарә итәрдәй кеше иде. Елена атасын рәтләп хәтерләми, ул сабый чакта ук, атасы сугышта һәлак була. Елена агасы Михаил кулында тәрбияләнә. Елена Василий III гә кияүгә чыкканда, кайчандыр олуг кенәз каһәренә эләккән Михаил төрмәдә утыра иде, яшь хатын үтенече белән мәрхүм кенәз аны төрмәдән азат итте. Олыгаеп килгән һәр иргә хас хирыслык белән мәрхүм Василий III Еленаны яратты. Елена да үз нәүбәтендә ир-канатын ят итмәде, егылыплар гашыйк булмаса да, хатын вазифасын намус белән үтәде. Ире Василий аңа беркайчан да каты бәрелмәде, начар сүз әйтмәде, рәнҗетмәде, теләгенә каршы килмәде. Бөек кенәз хатыны буларак, Елена да үз дәрәҗәсен үзе белде, һәр җирдә үзен горур вә тәкәббер тотты. Ул белә иде, бөек кенәз Василий, аңа өйләнгәнгә кадәр, егерме ел Соломония атлы хатын белән тереклек итә. Кенәз аңа әнә шул хатынны аерып өйләнде. Еленага соңыннан барысын да тәфсилләп сөйләделәр. Соломониянең ир-канатыннан бер дә китәсе килми. Ләкин олуг кенәз ВасилийIII нең теләге катгый – хатынны монастырьга озатырга боера. Соломонияне ирексезләп сарайдан алып чыгалар, чанага бәйләп салып, Рождественск монастырена алып китәләр, анда аның чәчен кыркалар, көчләп монашка күлмәген кигерәләр. Еленага җиткерделәр: кенәз Василийга егерме ел торып бер бала да тапмаган Соломония теше-тырнагы белән тартыша, беркая да барырга теләми. Аны куркыталар, аңа яныйлар. Бөек кенәз карачысы Иван Шигоня буйга узмаган хатынны кысыр дип мыскыл итә, мәсхәрәли, күлмәк изүеннән алып сөйрәп йөртә. Бу хәлгә акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән кенәгинә канлы яшь түгә-түгә аны каһәрли: «Бу явызлыгың өчен Аллаһы Тәгалә кенәзнең үзен дә рәнҗетсен», – дип тәкрарлый. Ул гынамы, монашкалар күлмәген кияргә биргәч, күлмәкне идәнгә ташлый һәм ике аяклап таптый-таптый һаман ирен каһәрли. Иван Шигоня кенәгинәгә сугып җибәрә. «Син нигә олуг кенәзгә сүз тидерәсең?» – дип җикерә. Моңа каршы Соломония: «Ә синең, холоп, бөек кенәгинәгә кул күтәрергә хакың бармы?» – дип кычкыра. Җәфалауларга, рәнҗетүләргә түзә алмыйча, Соломония язмышы белән килешә – аны монастырьга озаталар. Ләкин хәтта монастырьда да ул явыз ирдән үч алырга ниятли. Күп тә үтми, моңа ирешә дә. Көннәрдән бер көнне монастырьдагы Соломония бала тапкан икән дигән сүз тарала. Бу хәбәр Мәскәүгә килеп ирешә. Яшь хатын белән ике ел торып та, теге балага узмагач, Василий III монастырьда булган хәлгә чын күңелдән ышана һәм ышанычлы кешеләрен Соломония янына җибәрә, чөнки нинди каты бәгырьле булса да, олуг кенәз үткән елда карт хатыны Соломония янына барып кайткан була. Соломониядәге гәүдә-сынның гүзәллеген оныта алмый булса кирәк. Бу хакыйкатьне ачыкларга һаман шул ышанычлы кешесе Иван Шигоня китә. Үзе белән берничә дьякны ала. Суздальда булган хәлне дикъкать белән тикшерәләр. Соломония чынлап та углан бала таба икән, ләкин ул кинәт кенә үлеп китә һәм аны чиркәүгә күмәләр. Иван Шигоня Мәскәүгә буш кул белән кайта. Шуның өчен Елена Глинская бала тапмаган хәлдә нинди көнгә каласын ачык белә һәм үз ягыннан барысын да эшли. Иң әүвәл ул коты алынып Суздальдан кайткан кешеләрне көтеп алды. Иван Шигоня хәбәрне ВасилийIII гә җиткергәндә, Елена кулларын чәйни-чәйни сөйләшүне ишек аша тыңлап торды. Аллага шөкер, Соломониянең баласы үлгән икән. Шуннан тәвәккәлләде: ул, Ходайдан бала теләп, чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылырга тиеш. Юлга чыкканда, үзенә иптәшкә байтактан күзе төшеп йөргән Иван Телепаны алыр, олуг кенәз каршы төшмәс, шикләнәсе юк. Ләкин бу кылынасы чара да куаныч вә тынычлану китермәде. Ул ни кылырга белми ятагына узды, ни кылырга белми бәрелде-сугылды, зиһене чуалды, тәне кызышты. Аның да Соломония көненә калуы бар ич! Юк, ул Соломония булмас, бер-бер чарасын күрер, Ходай Тәгалә аның хәленә керер.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x