– Шулкадәр эчәләрмени инде, Җангали хан?! – диде ул үз иткәндәй йомшак вә ягымлы тавыш белән. – Атагыз, Җангали хан, табында бик тыйнак кыланыр иде. Менә, улым, гыйбрәт ал. Атагыздан калган тәхетебезне саклый белмәсәк, безнең дә шул көнгә калуыбыз бар. Шуны белеп торсаң иде, улым. Менә бу ханны атаң Казан каласына җибәрде, тәхет биләргә кушты. Казан кадәр Казан тәхетенә утыртты. Тик Җангали ханның тәхетне кулында тотарга кодрәте җитмәдеме, акылымы— безнең каршыга кайткан. Канатлары сынган, кыяфәте ташка үлчим. Инде бездән нинди хөкем өмет итәсең, Җангали хан? – дип, көчкә аягында басып торган Җангалигә карады кенәгинә.
– Мин гаепле түгел, кенәгинә, гаепле түгел, – диде Җангали хан, еларга җитешеп. – Мине котырттылар.
– Гаепле түгел, котырттылар, ә үзең гаскәрең башында Казандагы христианнарны кадап-чәнчеп йөргәнсең! – диде чәчрәп төшеп Иван Телепнёв.
– Җангали хан гаепле, ул безгә генә түгел, мәрхүм атабыз исеменә дә тап төшерде – хыянәт итте урысларга. Биргән вәгъдәсеннән, эчкән антыннан ваз кичеп, мәрхүм атаң ышанычын аяк астына салып таптады. Инде җәзаны да син бир аңа, улым. Атаң сиңа тәхетен васыять итеп калдырды, атаң сурәтендә ошбу хыянәтчегә җәзасын да бир, – диде ана кеше, бөек кенәгинә Елена Глинская. Ананың максаты изге, ул урыс тәхетенә каты куллы, шәфкать белмәс алмаш әзерли иде. Ләкин бер нәрсәне исәпкә алмады ана кеше – бала күңеленә яман коткы салуын. Олан Иван шундый яшьтә иде: ул анасы әйткән бар сүзне күңеленә сеңдерә бара, бакырны да саф алтын итеп кабул итә иде.
Алты яше тулар-тулмас олан, анасының сүзләреннән соң башын чөя төшеп, аягы идәнгә җитмәгән урындыкка тураебрак утырды. Шул рәвештә йөзе шешенеп беткән Җангали ханга җирәнеп, чыраен чытып карады. Күз карашында ук зәһәрлек күреп, угланы өчен әүвәл ана кеше – Елена Глинская курка калды, аннары Җангали хан чак кына артка чигенгәндәй итте. Ләкин ханның бу хәрәкәте олан кенәзгә кыюлык кына өстәде. Ул шуып диярлек урындыгыннан төште һәм кулындагы кам таягы белән Җангали ханның ияк астына терәп, хыянәтче ханның башын күтәрә төште.
– Күземә туры карап әйт, хан. Казан мәркәзендә чынлап та христианнарны чабып-кадап йөрдеңме? Урысларны, минем холопларны, христианнарны, миңа тугры хезмәт иткән халыкны? Әйт, әллә телең йоттыңмы?! – диде, тешен кысып олан кенәз. Баланың бу кыланышына анасы Елена гына түгел, күпне күргән Иван Телепа да курка калды һәм, үсмерне тыярга теләп, әле кенәгинәгә, әле Җангали хан артында басып торган ясавыл Гавриилга карады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмастай хәл иде, тез буе олан кенәз хан кадәр ханны хөкем итә, ул гынамы, мәрхүм атасы кебек үк сорау ала иде.
– Браво, браво, кенәз! – дип күтәреп алды Иван Телепнёв, олан кенәзне куәтләп. Ул шулай диюгә, олан кенәз таягы белән анасының сөйгәне Иван Телепнёв ияк астына китереп төртте.
– Минем хөкемем бер булыр, кенәз: хыянәтче ханның башын кисәргә!
Кенәз Иван Телепнёв ачкан авызын ябалмый торды, ул олан кенәздән барысын да көткән иде, әмма болай ук булыр дип уйламаган иде. Анасы исә урыныннан кубып, уеннан уймак чыкмагае дип булса кирәк, олан кенәзнең иңбашына кулын салды.
– Ашыкма, улым. Башта без аның гаебен ачыклыйк.
– Ачыклап торасы юк, мин аңа хөкем чыгардым инде, – диде олан кенәз эретерәк кенә һәм тәкәббер төстә урынына менеп утырды. – Монда, минем күз алдымда ук башын чабыгыз!
Олан кенәз дык итеп кам таягы белән идәнгә төртте.
Бу хәтлесен берәү дә көтмәгән иде, барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Кенәз карарын ишеткән Җангали хан бала аягына төште, әмма олан кенәз аны тибеп җибәрде:
– Кит, кагылма миңа!
Җангали хан тәмам өметен өзде бугай, тураеп аягүрә басты, инде ул олан кенәзгә өстән аска җирәнеп карады.
– Хәсрәт кенәз, борын астыңда маңкаң кипмәгән – адәм хөкем итәсең. Син минем башым кистерермен дә котылырмын дип уйлыйсыңмы? Булмас ул. Мәңге тынгылык бирмәс Җангали җаны сиңа, мәңге! Шул яшеңдә үк адәм канына сусагач, үскәч нәмәләр кылырсың?! Аллаһы Тәгалә сиңа иң каты каргышын кояр. Әйе, кенәз, мин гаепле, үз халкымның динен, телен, ирек вә азатлыгын яклаган өчен гаепле. Ләкин атаң алдында да, анаң алдында да түгел һәм халкым алдында да түгел. Алар, синең ялганчы, астыртын, елан телле юмакай баскынчы атаң сүзенә ышанып, күп тапкырлар кан кардәшләренә каршы сугыштылар, изге туганнарының канын койдылар. Юк сиңа шәфкать ул халыктан. Мин синең карагруһчыларыңны Казанга барып тәхеткә утыргач та куарга тиеш идем, синең ахмак кенәзең Василий Пенковка ышанган булдым. Ул кабахәтнең җаны әллә кайчан Аллаһы Тәгалә каршында инде, ул аңа мөселманнарны кимсеткән өчен үз җәзасын бирер – тәмуг аңа, кыямәт көнгәчә тәмуг утында янасы кеше ул. Баскынчылыкка, кеше рәнҗетергә йөз тоткан явызлар беркайчан да бәхетле була алмый, каһәр аларга, каһәр! Инде син дә атаң явызлыгын дәвам итәсең, сиңа да килер ул каһәр, килер! Син, олан кенәз, акылың утырыр-утырмас, кеше хөкем итәсең. Тормыш юлың кан коюдан башларга исәбең. Искәрсәң иде, олан кенәз, тереклегең ничек башласаң, шулай тәмамларсың, гомерең буена канга сусарсың, гомерең буена! Кистер минем башымны. Тик бер нәрсәне онытма: моннан соң татар халкыннан да, үз халкыңнан да хөрмәт вә ихтирам булмас. Бүген кыйблага йөзем борып, Аллаһым вә Раббымнан шуны сорыйм мин. Каһәр сиңа, каһәр!
Читать дальше