Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Мин сине дикъкать белән тыңлыйм, ясавыл Гавриил.

– Мин менә исән-имин кайтып җиттем.

– Төрле хәлләр турында хәбәр ирешүгә, мин анда кенәз Морозны дружинасы белән җибәргән идем.

– Ул да ятып калды.

– Димәк, ул да изге юлда үлде, – диде кенәз Телепа. Овчина Телепнёв-Оболенский янә чукынып алды, табынга китерелгән бер кувшин хәмерне кружкаларга койды.

– Тот, хан, – диде, кружканы Җангалигә сузып. – Тот, ятсынып торма. Син бит урысча да бик әйбәт беләсең. Исән кайтуың белән сине!

Җангали хан кыстатып тормады, эчеп куйды һәм табынга килгән тозлы кыярга үрелде. Ул, гомумән, эчүне яратмый иде, эчемлек эчәкләрне яндырып төшкәнне бөтен җаны-тәне белән тойды, әмма эчми дә булдыра алмады – белә иде: язмышы шушы кенәз кулында. Ул күп сөйләмәде, ясавылга биргән вәгъдәсендә торды. Мәгәр исерткеч башына китте, фикере чуалды, очрашу фаҗига төсен җуя төшкән кебек иде.

– Менә нәрсә, ясавыл, син безгә бик зур игелек кылгансың,– диде кенәз Телепа, тозлы кәбестә яфрагын суыра-суыра. – Ләкин сиңа бер нәрсә нәмәгълүм булса кирәктер. Тамгачы Сираҗины беләсеңме син?

Ясавыл Гавриилның җаны идән астына төшеп киткәндәй булды. Ул, авызына капкан ризыгын да чәйнәргә онытып, ни кылырга вә ни әйтергә белми кенәз Телепага карап тора башлады. Шаклар катып, төс-йөзен югалтып үзенә карап каткан ясавылны күреп, кенәз Телепа шаркылдап көлеп җибәрде:

– Ни булды сиңа, исәр баш Гавриилка?! Уян. Сираҗи – минем кеше. Кенәз Василий кайтмаска тиеш иде.

Ясавыл Гавриил, ниһаять, аңына килде, әмма колак тирәсендәге чың бетмәгән иде әле.

– Миңа ул кеше таныш, – диде авызындагы ризыкны чәйни башлап ясавыл Гавриил. – Әйе, беләм дә, белмим дә. Болай аз-маз гына.

– Менә шул кеше, ясавыл Гавриил, Чүрәкәй бәккә хат җибәргән. Җангали ханны Василий кенәзнең коткаруы хакында язган. Ләкин ханны коткаручы син икән, күрәм, инандым. Сираҗи бит Чүрәкәй бәк кешесе, ул аңа, ай саен булмаса да, ике-өч алтын акча җибәреп тора. Казан мәсьәләсендә, күрәсең, без дә хәбәрдар. Сиңа ышанычым зур, ясавыл Гавриил. Мин сине күздән яздырмам. Иң әүвәл мин сине бөек кенәгинә белән олан кенәзгә күрсәтермен. Олан булса да, кенәз ушлы, үз сүзен әйтә белә, кеше белән кешене аера. Әмма иң соңгы сүз минеке булыр. Кенәгинә минем сүздән чыкмас. Шулай булгач, син, ясавыл Гавриил, минем мәнфәгатем сакларсың. Ә мин сиңа югалткан даның кайтарырга тырышырмын…

– Ходай Тәгалә сиңа озын гомер, ишеп бәхет бирсен, кенәз.

– Бирде, бирде, кызганмады, шөкер итәсе генә кала, ясавыл Гавриил.

Ясавыл Гавриил кенәз Телепаның аягына төште, итек башын үпте.

– Мин – синең колың, кенәз, колың.

Иван Телепнёв гүя аны ишетмәде дә, башы бер якка төшеп, йокыга киткән Җангали ханга таба ым какты:

– Ә моны, күтәреп булса да, кенәгинә каршына илтергә туры килер. Аннары күз күрер. Казан безнең йорт иде, безнең йорт булып калыр да. Ә бу курчак безгә бары тик шуның өчен кирәк. Ә бүгенгә йоклагыз. Барысын да мин үзем җайлармын…

16

Ул өйдәге шау-шуга уянып китте. Башы авырта, җир әйләнә кебек иде. Көч-хәл белән генә торып утырды, шундук кире ятты – идән, түшәм зырылдап әйләнеп киткәндәй итте. Ни салып бирделәр аңа, агумы әллә? Бер дә эчмәгән кеше түгел иде ич, гелән аңын җуйган сыман. Шыпырт кына хезмәтче керде, Җангали ханга сөт кертте.

– Эч, хан, сөт эч. Кичә артыграк эчеп ташлагансың, күтәреп йөртергә туры килде үзеңне.

– Син кем?

– Федотка мин, Федотка Бурлак. Хәзер сезне алырга киләләр. Бөек кенәгинә, олан кенәз кабул итәчәкләр. Тор, хан, җыен. Мин хәзер юынырга су китерәм.

Җангали хан көч-хәл белән торып утырды, ләкин янә башы әйләнеп китте һәм урынына кире ятты. Тик тагын күтәрелде, аякларын сәндерәдән салындырды. Ул арада, зур агач коштабак тотып, хезмәтче Федотка керде.

– Юынып ал, хан.

Җангали теләр-теләмәс кенә юынды да торып киенде, Федотканың күзләренә карады.

– Ясавыл Гавриил кая?

– Аны иртән иртүк кенәз уятып алып китте. Кенәгинә янына бугай. Сезнең арттан да җибәрәчәкләр, хан. Башта ашап-эчеп, тамак ялгап алыгыз.

– Ашыйсы килми, күңел болганып тора.

– Берәр хәмер эчегез. Этне – эттән, бетне беттән кудыралар.

– Аз гына салып бир булмаса, әллә нигә куллар да калтырап тора.

Хезмәтче Федот бер кружка эчемлек тотып килеп тә җитте. Җангали хан күтәреп эчим генә дигән иде, күңеле болганып, аяк астына косып җибәрде.

– Зыян юк, зыян юк, хан. Була торган хәл. Кенәзем еш кына коса. – Федот як-ягына каранды да: – Чүрәкәй бәк килеп китте. Сезне яманлады. Саклан, хан. Сез анда Казан морзаларын яклап чыккансыз икән ич. Яман, яман, хан. Аллам сакласын. Җир җитмәгәнгә ил дә җитмәс, ди. Мәскәүдә дә ызгыш, тәхет өчен талаш бара. Халык кенәгинә Еленаның минем хуҗам белән багланышын яратмады. Мине базарга да чыгармый башладылар, урамга чыксам, «Сөйрәлчек хезмәтчесе!» дип, күзем дә ачырмыйлар. Яман, яман Мәскәүдә, хан. Владимир байлары үзләренә тарта, митрополит Даниилны хур иттеләр.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x