– Ни булды митрополитка?
– Каядыр сөргәннәр диме. Мәхшәр инде менә, мәхшәр, хан. Владимир байлары Шуйскийлар җитәкчелегендә митрополит Даниилга бәйләнә башладылар. Имеш, каты бәгырьле, имеш, күп кешене нахакка төрмәләрдә черетә, аякларыннан чылбырларын, муеннарыннан калыпларын алдыртмый. Яман, яман Мәскәүдә, хан.
– Син, Федот, мине коткара алыр идеңме?
– Ничек, хан? – Федот ашык-пошык чукынып алды. – Җитмәсә, сез, хан, басурман. Басурманга ярдәм иткәнсең дип, митрополит сөягем төрмәдә черетер.
– Мин сиңа күп итеп алтын бирер идем.
– Анысы булмастыр, хан. Минем хатыным, балаларым бар. Үзем бакыр бер тиен тормасам да, балаларым алтын бәһаседер.
– Мин сине Кирмән-калага алыр идем, хатының, балаларың да. Бер кайгысыз яшәр идең.
– Сезгә бер киңәшем бар, хан. Василий кенәз аягына төшегез. Ул хәзер боярлар башында, Василий Шуйский.
– Мин кенәз Шуйскийга хат язам, син аны илтерсең. Ул минем әтием белән дустанә-тату яшәгән, бергә яу йөргәннәр.
– Анысы, бәлкем, кулымнан килер, хан. Языгыз, кылганы булыр. Мин хәзер каләм-кәгазь китерәм.
Хезмәтче Федот каләм-кәгазь китергән арада, Җангали хан ризык капкалады. Кинәт аңа кечтеки генә яктылык күренеп киткәндәй булды. Гаҗәп, баш авыртуы да беткәндәй итте, зиһене сафланып киткән иде. Ялгышты Казанда, ялгышты. Сатлык Чүрәкәй бәкне һәр мәҗлестә түр түмәргә утыртыр иде. Хак, ул аны ошатмады, әмма нигәдер һәрчак шул кешегә изгелек кылды. Ә ул аны сатып яткан икән. Чүрәкәй хакында хатыны Сөембикә кисәтеп куйды лабаса, сатлыкҗан, диде. Тыңламаган булды. Сөембикәсен гаепләде, имеш, син урыс тарафдарларын яратмыйсың. Нигә яратырга тиеш иде соң әле ул? Телләре, диннәре, үзләре ят. Чүрәкәйне зинданга ук яптыра ала иде. Берәүгә кылыч белән чапкан иде. Яклап чыккан булды, хәтта качарга ярдәм итте. Бу хәл гәйшәләр авылына барып ике кызны урлагач булды. Чүрәкәй бәк шул ике кыз белән Мәскәүгә качып китте. Аларны, килгәч тә, байларга саткан, диделәр. Бу хакта вәзире Коләхмәт әйткәч тә чарасын күрмәде, кудыра, тоттыра ала иде. Хәзер әнә шул шымчы бәк аның өстеннән гайбәт сатып, кенәгинәгә шикаять язып ята икән. Кенәгинә, әлбәттә, аны колач җәеп каршы алгандыр. Ә Чүрәкәй бәк Казандагы хәлләрне түкми-чәчми сөйләп биргәндер.
Җангали хан байлар башында торучы Василий Шуйскийга хат язды да Федотка тоттырды, аңа ике алтын бирде.
– Исән-имин тапшыра алсаң, тагын шулхәтле түләрмен.
– Федотның бурыч үтәми калганы булмады әле, хан.
Федот чыгып киткәч, Җангали хан, торып, арлы-бирле йөренергә кереште. Бәхәссез, аның Казанда кылган явызлыкларын Мәскәү түрәләре беләләр, барысыннан да хәбәрдарлар. Ни кылырга тиеш ул? Моннан чыгып китеп булмый, ишегалдында, капка каршында икешәр сакчы тора. Инде нишләргә? Җәзасын көтеп ятсынмы? Их, ялгышты, ялгышты, ясавыл Гавриилны үтереп, юлда ук качасы булган. Тик кая? Барыбер тотып җәзаларлар иде. Урыс кенәзләре кеше җәзаларга һәрчак һәвәс булдылар – һәммәсе дә. Әллә инде Алтын Урда ханнарыннан өйрәнеп калдылар. Тегеләр имансыз чакта кеше үтерүне һичнигә санамаганнар диләр. Тик сәер бер хәл, җәзалаучылар башында һәрчак рухи атакайлар тора. Хәер, Җангали хан үзе дә теге йә бу кешегә җәза биргәндә иң әүвәл шәех белән киңәшер, шуннан соң гына казыйга тапшырыр иде. Хәзер үзе шул көнгә калды. Хәзер аның үзен хөкем итәчәкләр. Байлар белән әллә кайчан киңәшкәндер инде митрополит, юкса кенәз хезмәтчесе Федот ышанычлы итеп сөйләмәс иде. Урыс кенәзләре үзләре яклы ханнарны әүвәл уч төбендә йөрттеләр, соңыннан, чак кына гаепләре булдымы, йә Аккүлгә сөрделәр, йә башларын кистеләр. Ә бит аның әтисе җаны-тәне белән урыс кенәзләре мәнфәгатен яклаган кеше, гаскәре-халкы белән аларны яклый. Аталары юк, бу хәле өчен оҗмах эләкмәгәндер аңа, Шаһгали абасы Аккүлдә җиксенә, хатыны Фатыйма да, кешеләре дә җәзаланды. Ә бит Шаһгали абасы мәрхүм кенәзгә карусыз хезмәт иткән иде. Теләсә-теләмәсә дә, Җангали хан да алар яклы булып китте. Ни оттылар? Абасы сөргендә, ә ул үз язмышын көтеп утыра. Чынлап та, берләшеп, Казан татарларына кул сузган булсалар, чак кына иртәрәк, бер-ике ел алдан?..
Җангали хан кувшинда калган хәмерне кружкага койды, эчеп җибәрде. Чак кына тозлы сыман булган, беркайчан да кабып карамаган чучка маен капты. Май тәмсез түгел иде, киресенчә, тагын да кабасы килде. Утырып ашады, тагын хәмер салып эчте. Шуннан соң аңа җиңелрәк булып киткәндәй тоелды. Хәтта ул олан кенәзнең үзенә сүз әйтер. Барысын да сөйләп бирер, Казаннан бер Чүрәкәй бәкне генә качырмады ул, бик күп морзаларны качырды. Бөтенләй үк игелексез яшәмәде Казанда Җангали хан. Урыслар мәнфәгатен яклады.
Читать дальше