Шуларны хәтереннән уздыргач, Җангали хан тынычлана төште. Шаһгали хан белән өч йөздән артык мөселманны җәзалап үтерсәләр, аның янында бер генә мөселман да юк, элмәккә бары тик бер ул башын тыгачак. Әйдә, хөкем итсеннәр, ул үлемнән курыкмый. Ул берүзе, аның янында Сөембикәсе дә, сабый кызы да юк, берүзе! Аның каравы ул фетнә башлап җибәрде, Казанны урыслардан арчыттырды, явызлык кылган, мөселманнар өстеннән идарә итәргә килгән карагруһлардан.
Ниһаять, атна дигәндә, Мәскәү каласы күренде. Ясавыл Гавриил уянып киткәндәй кычкырып ук җибәрде:
– Мәскәү, Мәскәү, кайтып җиттек, кайтып җиттек, Җангали хан!
Җангали хан юлдашының куанычын вә шатлыгын уртаклашу түгел, хәтта ясавылга күтәрелеп тә карамады.
– Җангали хан, – диде аны куып җитеп ясавыл Гавриил. – Тагын бер кисәтәм: кенәгинә алдында күп сөйләмә. Казан фетнәчеләре сине тәхеттән кудылар, ә кенәз Василий ясавылы Гавриил Карпов сине коткарды. Калганнары барысы да фетнәчеләр тарафыннан юк ителде.
– Бу дөрес түгел, ясавыл. Фетнәчеләр бары тик кенәз Василий сугышчыларын һәм үтә хәтәр урыс сәүдәгәрләрен генә каладан кудылар.
– Алар белән беррәттән урыс яклы татарларны да.
– Әйе, аларны да, ясавыл Гавриил. Чөнки урыс бер дошман булса, урыс яклы татар ике дошмандыр.
– Хәтәр сөйләшәсең, Җангали хан, хәтәр.
– Тик син борчылма, ясавыл Гавриил, мин барысын да син дигәнчә эшләрмен.
Ниндидер кала янындагы утарда кундылар. Уртакул хуҗа сәяхәтчеләргә күп итеп ит пешерде, түтәрәме белән өстәлгә куйды.
– Аша, җитеш, хан, – диде ясавыл Гавриил.
– Үзең аша, – диде Җангали хан. – Син бит хуҗага чучка итен юри пешерергә куштың, ясавыл.
– Юри түгел, – диде көлемсерәп ясавыл. – Юри түгел. Бу бичараның башка ите юк иде. Аша, югыйсә ачтан үләрсең.
– Үлмәм, ясавыл, борчылма минем өчен. Миңа чәй бирсен.
– Нинди чәй ди ул урыста, хан. Казан дип белдеңме әллә син Мәскәүне. Мәскәүдә чәйне, Казаннан килеп, муеннарына тәре таккан христианнар гына эчә, Җангали хан. Калганнары квас та су.
– Чучка ите ашап, күп кеше бирән чире белән үлә, ясавыл.
– Анысы хак, хан, хак. Борынгы яһүдләр тикмәгә генә чучка итен ашаудан баш тартмаганнар, ә аларга карап мөселманнар. Эчләре кортлап үлүчеләр күп инде чучка итен сөючеләр арасында, күп, Җангали хан. Ләкин тәмле ризык бит, хан.
– Сез ярым мәҗүси халык, ясавыл.
– Куеп тор әле шул бәхәсне. Әйтәм бит, мин бер дингә дә табынмыйм. Ни христиан түгел мин, ни мөселман. Урта бер җирдә йөрим. Ат итен дә ашыйм, чучка итен дә. Квасын да эчәм, туры килгәндә чәен дә.
– Мине кемгә тапшырасың?
– Баштан ук мин сине митрополит Даниилга илтермен. Нигәдер ул сораган. Мин белмим кем хәзер Мәскәүдә митрополит. Соңыннан Телепа кенәзгә алып барырмын. Ул түрә хәзер Думада. Менә кем кулына калды Рәсәй, Җангали хан. Ә бит мин аны беләм, тотнаксыз, хатын-кыз дисәң, җаны фида, ә дәүләт кешесе хатын-кыздан сак булырга тиеш. Кенәз Василий ни өчен дөньядан китте дип беләсең?.. Минем хатынга кул сузган өчен. Мин аны каһәрләдем. Шуңа карамастан олуг кенәз мәрхүм Василийга кенәз титулы бирде. Ходай бар ул, Җангали хан. Бүген кенәз Василий тамгачы Сираҗи бакчасында кортлар ашата.
– Явыз, өметсез һәм куркыныч кеше син, ясавыл Гавриил.
– Әйе, мин явыздыр, Җангали хан. Иллә мин беркайчан да кешегә бинахакка кул күтәрмәдем. Василийдан мин бары тик үч кенә алдым. Ә бит ул кенәз Казан халкын да дер селкетеп тотты.
– Кулымнан килгән кадәр мин сиңа булышырмын, ясавыл.
– Минем хатыным янына кайтасым килә, Җангали хан. Кенәз сыйфатында кайта алсам, бигрәк тә шәп. Иван Телепа мине үз итәр, мин аның аяк астында туфрак булырмын. Әйтәм бит, заманында мин дә аңа изгелек кылдым: хатынын бер татар сәүдәгәренә сатып җибәрдем. Теге вакытта, кенәгинә Еленага гашыйк булгач, ярдәм иттем мин аңа. Малае калды калуын бичара хатынның, үсәр ул, әбисе алган, диделәр. Телепа үсте, Җангали хан, үсте. Ул кем дә хәзер, мин кем. Ә бит бер сафта орышыр идек. Ләкин мин дә әле, Җангали хан, дөнья арбасыннан төшеп калган кеше түгел. Мин үз дигәнемә ирешермен, боерган итсә. Ә син җитеш, һич югы, суган белән ипиен аша. Һәй, хуҗа, квас китер әле! – дип кычкырды ясавыл Гавриил артына әйләнеп карамый гына, әйтерсең лә Җангали хан аннан качарга җыена иде.
– Без инде Мәскәүдә, ясавыл.
– Бирсен Ходай. Иң мөһиме, без өйдә, Җангали хан.
– Син өйдә, ә мин…
Аның торган саен кәефе кырыла, шушы ясавыл аны гүя кенәгинә Елена Глинская янына муенчаклап илтә иде.
* * *
Митрополит Даниилга кич якта, караңгы төшкәч кенә килеп керделәр. Аларны бик озак кабул итми маташтылар. Ясавыл гасабилана башлады, хәтта бер дьякның изүеннән алды – янады бугай, акчамы төртте, теге кабаланып кереп китте, күп тә үтми әйләнеп тә чыкты.
Читать дальше