– Атакай сезне көтә, – диде ул, Җангали ханны күздән кичереп һәм, ул килә башлагач, ихтыярсыз читкә тайпылды.
Рәсәй дәүләтенең сәяси вә рухи атакае җитмешне ваклап килә иде инде, юк-бар белән борчуларын яратмый, күп вакытта хастага сабышып ятарга ярата иде. Ләкин «Казаннан кешеләр килде» дигәч, ул ризалыгын белдерде, әмма яткан урыныннан тормады. Әллә үзенең укучысын исенә төшерде инде, чөнки ясавыл Гавриил дьякка шул хакта әйткән иде. Аннары аның кулыннан сәяси вә рухи тормыш китеп бара, Дума боярлары гына түгел, кенәзләр дә аның белән исәпләшми башлаганнар иде инде, алгы нәүбәткә Псков архиепискобы Макарий чыгып ята иде.
Аяк очларына гына басып керделәр, түргә узар-узмас туктадылар. Ясавыл Гавриил Карпов түр яктагы эскәмиягә сузылып яткан, төлке юрганы астыннан уң кулы гына күренеп торган атакайга бил бөгә-бөгә килде дә митрополитның йомры вә йон баскан кул аркасын үпте. Кулдан сарымсак исе килә иде, ләкин Гавриил моңа укшымады, ул төрле исләргә өйрәнгән иде инде.
– Исәнме, атакаем! Мин бу – Гавриил. Бетчә Гавриил.
– Ә-ә, мәрхүм Карпа угылы Гавриил. Нинди җилләр ташлады үзеңне, син Казанда түгел идеңме соң? – Шунда митрополит Җангали ханны күреп алды. – Йа Хода, Җангали углан, балакай.
Митрополит торып утырды, аягын аякка ышкып алды, бу аның дьяктан чүәк соравы иде, дьяк аңа шундук йомшак чүәк китереп бирде.
– Казанны татарлар кулына биреп кайттыгызмы?!
– Чарасыздан, чарасыздан, атакаем, – диде Гавриил.
– Бу баланың гаебе белән түгелдер, шәт, Карпа? – диде митрополит Даниил, Җангали хан ягына ым кагып.
– Юк, атакай, юк, ханның мыскал гаебе дә юк. Җангалихан басурман булса да, күңеле изгедә – урыслар өчен үлеп тора.
– Кенәз Василий, кенәз Морозлар?..
– Кичерә күр, атакай, саклый алмадым, икесе дә шәһитләр, икесе дә ятып калдылар, безне яклаган бер генә урыс та, татар да чыга алмады. Казанда…
– Ә син? – диде коры гына митрополит Даниил. – Син христиан түгелмени?
– Йөзләп сәүдәгәр, өч йөзләп батырларыбыз ятып калдылар.
– Өч йөзме, өч меңме? Кенәз Мороз өч мең сугышчы белән киткән иде кебек.
– Барысы да шәһит, атакай, кенәз Мороз да.
– Җитеп торыр. Җангали ханны син коткардыңмы?
– Мин, атакай, мин.
– Син, Карпа, атаң кебек, һәрчак игелекле булдың. Онытмабыз. Инде мине тыңла. Мин әле үз көчемдә, гәрчә Шуйскийлар белән Бельскийларны яклап чыккан өчен варислыгымнан азат итәргә маташсалар да. Син, Карпа, башта Телепа кенәзне күр. Булган хәлне әүвәл аңа сөйләп бир, ханны да үзең белән йөрт, калдырма. Без бар нәрсәдән дә хәбәрдар идек инде. Анда Сафа Гәрәй хан кайтып ята икән дип әйттеләр. Куәтле хан буласы ул хан, Казанны кайтару өчен кан коймый булмастыр…
Митрополит Даниил, сүзе бетүен аңлатып, юрган астыннан йөнтәс йомры кулын чыгарды. Ясавыл Гавриил сарымсак исе килеп торган кулны үпте дә бил бөгә-бөгә артка чикте һәм, артына да әйләнеп карамый, Җангали ханга:
– Нәрсә утырасың, бу сиңа тәхет түгел, тор, киттек, – диде. Тарлавыкка чыккач, ясавыл көрсенеп куйды, ишеккә атлады. – Бер бәладән котылдык, Җангали хан.
Капка төбендә торучы дьякка ясавыл Гавриил бер алтын сузды.
– Әйт әле, кордаш, атабыз әллә варислыктан ваз кичәргә исәп тотамы?
– Юк кебек, ишетмәдем, ул авырып кына китте, – диде дьяк, алтынны уч төбенә кысып. – Ул-бу булса, мин сиңа хәбәр итәрмен, Карпа.
– Димәк, монда да тәхет бүлешү бара, Җангали хан, – диде ясавыл һәм Җангали ханны култыклап алды. – Киттек Телепа кенәзгә. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Шулай диләрме әле мөселманнар?
Ләкин кенәзне бик тиз тапсалар да, аларны тиз генә эчкәре җибәрмәделәр. Ясавыл Гавриил «Казаннан Җангали ханны алып кайттым» дигәч кенә, кенәзнең ярдәмчесе кереп югалды. Бераздан өстенә кеш туны салган Телепа кенәз үзе күренде.
– Кая ул хан, кая?
– Без монда, кенәз, монда, – диде ясавыл Гавриил, бил бөгә-бөгә Җангали ханны алдан этәрде.
– Узыгыз, керегез, сезгә ишекләрем ачык. Бу син бит әле, Карпа. Мин анда кенәз Василий…
– Әйе, кенәз, ул шәһит.
Кенәз Телепа чукынып алды, шәһит Василий кенәзгә оҗмах теләде.
Ханны алдан уздырды кенәз, үзе аңа иярде, Гавриил аларга тагылды. Телепа кенәз үз туганнарын да болай каршы алмады, ул кулларын җәя-җәя кунакларны түр якка әйдәде, өстәл янына утыртты һәм хезмәтчесенә табын хәстәрләргә кушты.
– Йә, кайсыгыз башлый? – диде кенәз, өстәлгә ята төшеп.
– Василий Пенков кенәз Җангали ханның җанын саклап калу өчен башын салды, бөек кенәз. – Ясавыл Гавриилның «бөек кенәз» диюенә кенәз Овчина Телепнёв-Оболенский кинәнде, йөзенә үк чыкты, Гавриилга таба борылды:
Читать дальше