Җангали хан киенде, коралларын такты, болдырга чыкты. Аның кинәт кенә кирмән-каладагы кызы янына кайтып китәсе килде. Менә хәзер, шул ук мәлдә. Капка янында өч-дүрт сакчы тора, кичә икәү иде, хәзер дүртәү саклыйлар. Күрәсең, ханның корал тагып чыкканын көтмәгәннәрдер, авызларын ачып, аңа карап каттылар.
– Мин китәм, – диде аларга Җангали хан. – Юл бирегез!
– Хан, хан, китә күрмәгез! – дип, берәүсе аның янына йөгереп килде. Йөгереп килде дә Җангали алдына тезләнде. Күз ачып йомганчы Җангали кылычын тартып чыгарды, башын иеп торган сакчының муенына чапты. Баш, бүректән аерылып, кан чәчә-чәчә тәгәрәп китте. Җангали хан аңа күз дә ташламый капкага таба кузгалды. Капка янында торган сакчыларның берсе торып йөгерде, икесе тораташтай катып калдылар.
– Китегез юлымнан!
Җангали хан кылычын селтәп җибәрде. Ни кылырга белми торган сакчылар, ниһаять, айныдылар.
– Исерек ич хан! – диде берсе һәм сөңгесен күтәрде.
– Ханга тияргә кушылмады, Ефимка! – дип җикерде икенчесе, капкага таба чигенә башлап. – Ефимка, дим, башың икеме әллә синең?!
– Ике, ике, Тимушка, ике! Әй, син, Җангали хан! Тукта! Тукта, диләр сиңа, нигә бер гаепсез кешенең җанын кыйдың?!
– Синекен дә кыярмын, юлымнан китмәсәң, урыс диванасы!
– Тукта, диләр сиңа, бер дә хан дип тормам!
– Югал күз алдымнан, җаның җәһәннәмгә җибәрмәс борын! Югал, тәре маңгай! Мин – хан, Җангали хан. Кит, тияргә хакың юк!
Җангали хан кылычын селтәде, әмма үзе үтергән адәм мәетенә абынып егылып китте. Шундук аның өстенә килеп яттылар, кулларын артка каердылар.
– Бәйлә үзен, Тимушка, нык бәйлә. Күр әле, тик торганда җан кыйды, исерек баш.
Җангали ханны, бәйләгәч, аякларына бастырдылар.
– Нишлибез үзе белән?
– Өйгә алып керәбез. Ә мәетне алыгыз. Кенәз күрмәсен. Соңыннан аңлашырбыз. Әйдә, җилкәгә салыш үзен. Авыр үзе, эт ялаган нәмәстә.
Җангали ханны өйгә алып керделәр, сәкегә салдылар. Ике сакчы ике ягына басты, берсе чыгып китте. Күп тә үтми ишегалдында шау-шу купты, ачык капкадан ике-өч арба килеп керде.
– Килделәр, үзләре килделәр! – дип кинәнде бер сакчы.
Түр якка алдан Иван Телепа килеп керде, аның артыннан кенәгинә Елена Глинская, бер адым кала төшеп, олан кенәз Иван. Кенәз Телепа кенәгинәгә урын күрсәтте, олан кенәзгә түмәр салган урындык куйды.
– Рәхим ит, олуг кенәз, утырың, – диде ялагайлана төшеп Иван Телепнёв.
Олан кенәз бер сүз әйтми урындыкка утырды һәм бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Ирен чите белән генә елмаеп, әнисенә карады. Улының нәрсә турында уйлап алуын белгән шикелле, бөек кенәгинә:
– Кенәз, бу өйне кайчан адәм рәтле итеп җиһазларсың икән? Табышың да ару гына кебек. Ливониядән шактый мал төяп кайттың?.. – диде.
– Тиздән тиздән, кенәгинәм. Әнә Казан баш калкытты, Сафа Гәрәй кайтып ята, ди. Иң бай мәркәз. Казнага иң күп мая китерүче. Казанны югалту Рәсәйгә, кенәгинәм, баш югалту белән бер булыр иде. Казанны кушкач кына Рәсәй Рәсәй булды, кенәгинәм, шулай бит, Иванушка, олуг кенәз, дим! – дип, олан кенәзгә мөрәҗәгать итте Телепа.
– Без анда янә яу йөрербез, – диде олан кенәз. – Казан янә безнеке булыр. Атам кулындагы бер илне дә бирмәбез.
– Хәйран, хәйран, олуг кенәз. Хуплыйм. Менә бу, кенәз, менә бу фикер. Гаскәр башында үзем барам, олуг кенәз.
– Башың Казанда калдырмассыңмы соң? Ливониядән исән кайттың да, казанлылар ливониялеләр түгел, шулаймы, анам?!
Иван Телепнёв күзләрен акайтып кенәгинәгә карады.
– Бигайбә, орыш кырында кан коелмый булмый, олуг кенәз. Кирәк икән, Рәсәй өчен мин башым салырга да риза.
– Ха-ха, – диде каһкаһәләп олан кенәз.
– Хи-хи, – дип көлгәндәй итте Иван Телепнёв кенәз, эченә зәһәр агу йөгерсә дә, сер бирмәскә тырышып. – Кенәгинәм, менә сиңа җавап, менә сиңа тапкырлык. Кинәнәм, кинәнәм мин синең өчен, олуг кенәз. Беләсеңме, Ванюша, мин синең өчен җаным фида кылырга да риза. – Иван Телепнёв олан кенәз алдына тезләнде. – Без әле синең белән, Ванюша, күп нәрсәләр майтарырбыз. Казанны да, Әстерханны да, Кырымны да, Ливонияне дә тез чүктерербез. Ләкин дошманның иң яманы анда түгел, Ванюша, дошманның яманы мондагы байлар. Без аларны тыярбыз, тыярбыз, кирәк икән, сөрербез, баш чаптырудан да чирканмабыз. Баш кисеп кылыч тутыкмый, диләр. Сиңа хыянәт иткән һәр мәлгунь муенына кылыч төшәр йә башы сөргендә черер.
Ул арада эчкәре яктан җитәкләп диярлек Җангали ханны алып чыктылар. Аягында көчкә басып торса да, каршында кем икәнен абайлады Җангали хан, әмма баш имәде, аягына төшмәде, киресенчә, тураебрак басты. Бу хәлне күреп, олан кенәз шаркылдап көлеп җибәрде. Олан кенәзнең көлүендә ут чаткысыдай зәһәрлек бар иде, моны Иван Телепа кенәз генә түгел, бөек кенәгинә Елена Глинская да сизеп алды һәм ана буларак иң әүвәл ул курка калды.
Читать дальше