– Туктал, тик тор, тик тор, хан! – дип җикерде сабыры төкәнгән Иван Телепнёв. – Туктал, Җангали хан, сиңа әйтәм.
– Куй, куй, хан, үпкәләмә син аңа, бала гына әле ул, – дип, урыныннан күтәрелде бөек кенәгинә. – Ул сине куркытырга гына теләгән иде.
– Юк, мин аны куркытырга гына теләмәдем, әнием, мин аны үзем җәзалаячакмын, үзем! – дип, урыныннан сикереп төште олан кенәз һәм тәвәккәл төстә Җангали ханга таба юнәлде. Моны күреп, Җангали хан билендәге хәнҗәрен тартып алды. Олан кенәз дә энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән саплы хәнҗәренә ябышты, кынысыннан суырып алды, авызын кыйшайтты. Кенәз Иван Телепнёв, эшләрнең яманга таба китүен сизеп, Җангали хан артында кылыч тотып басып торган ясавыл Гавриилга ым какты, янәсе, сак бул. Олан кенәз хәнҗәрен күтәрде, Җангали хан да, чак кына чүгә төшеп, аңа ташланырга җыенды. Тагын бер мизгел, олан кенәз Җангали хан хәнҗәреннән якты дөньядан китәчәк иде. Ләкин шулчак ясавыл Гавриил, киерелеп, бар көченә Җангали ханның муенына кылычы белән чапты. Яртылаш муены чабылган Җангали ханның гәүдәсе бер мәлгә генә алга таба ымсынгандай итте дә олан кенәз аягы астына ук ишелеп төште. Бөек кенәгинә аһ итте дә урындыкка утырды, башы бер якка авышты. Көмеш җепләр катыштырып тегелгән олан кенәз сырмасына Җангали ханның кайнар каны чәчрәде, битләренә сибелде. Олан кенәз аяк астында үлем белән тартышып яткан ханны, зур итеп ачылган авызын, сирәк тешләрен, акайган күзләрен күрде дә чырыйлап кычкырып җибәрде. Баланың кычкыруына беренче булып Иван Телепнёв аңына килде, олан кенәзне тынычландырырга ташланды. Олан кенәзнең өсте, бит-башы кан, хәтта хәнҗәр очыннан да кан тама иде. Олан кенәзнең бөтен тәне дер-дер килә, куллары калтырый, сулыш җитмәгәндәй, авызын зур-зур ачып һава ала иде.
– Ясавыл! – дип җикерде Иван Телепнёв. – Ни карап каттың?! Кенәгинәне ян бүлмәгә алып чык. – Кенәз әйләнде дә ишекъяры торган сакчыларга кычкырды: – Алыгыз мәетне, ни карап каттыгыз?!
Шуннан соң гына Иван Телепнёв олан кенәзне кулына күтәреп алды, инде авызыннан күбекләр ага башлаган, тәне тартышкан, тешен яман итеп шыгырдаткан баланы ятагына алып керде, урынга салды. Салды да, ни кылырга белми, кенәгинә янына чапты. Мәгәр аның гаҗәпләнүенә каршы кенәгинә инде исенә килгән, торып утырып, чәчен рәтләп маташа иде.
– Еленушка, Ваняткага нидер булды.
Бөек кенәгинә бәрелә-сугыла ятак ягына керде, ятактан идәнгә егылып төшкән, иләмсез тавышлар чыгарып, идәндә бөтерелгән баланы кулына алды, яңадан урынга салды һәм, Телепнёвка борылмый гына:
– Кашык бир! – диде.
Иван Телепнёв әйләнеп килгәндә, кенәгинә баланы кулына алган, селкенеп утыра иде инде.
– Нәрсә эшләдең, нәрсә эшләдең, балакаем, күз нурым? Нигә кирәк иде ул хан сиңа… – Елена Глинская Телепага күз төшереп алды, кулындагы кашыкка күз салды. – Кирәкми инде. Үтте.
Иван Телепнёв сөйгәненең аягына төште, аякларыннан кочты.
– Ул бума чире белән авырыймыни, Еленушка?
– Әйе, узар ул, Ваня, узар. Балигъ булгач бетә диләр аны.
– Минем атам да шул чир белән интегер иде, мәрхүм.
Елена Глинская дәшмәде, ул хәтта бу серне үзеннән дә яшерә иде. Олан кенәз әкрен генә исенә килде, әмма хәле юк иде. Тешләнгән иреннәрен кыймылдатып, су сорады.
– Миңа суык, әнием, мин өшим, – диде бала, күгәргән иреннәрен кыймылдатып.
– Ваня, төлке юрганын китер, – диде бөек кенәгинә.
Күз ачып йомганчы төлке юрганын китерделәр, кенәгинә баланы юрганга төрде дә ятакка салды.
– Минем йокым килә, әнием.
– Йокла, балам, йокла.
Баланы ятакка салгач, теге күзләрен йомгач, бөек кенәгинә Җангалигә җәза бирелгән якка чыкты. Биредә мәетне алганнар, идәнне ялтыратып юганнар, почмакларга хуш исле үләннәр кертеп элгәннәр иде инде.
Бөек кенәгинә урындыкка утырды һәм Иван Телепнёвка:
– Җәза вакытында монда булган барчасы да минем каршыма керсен! – дип боерды.
– Баш өсте, кенәгинә.
– Кара аны, кенәз, Җангали ханның башын чапкан ясавылны күздән яздыра күрмә.
– Һәммәсе дә монда, кенәгинә, борчылмагыз.
Яңа гына булып алган коточкыч хәлдән соң айнып җитмәгән халыкны күз ачып йомганчы кенәгинә каршына китереп бастырдылар.
– Берәүсе дә калмадымы?
– Пешекче Федот юк, – диде сакчыларның берсе. – Ул аш хәстәрли.
– Аны да китерегез. Тиз!
Пешекче Федотны да китереп җиткерделәр. Кенәгинә каршына җилтерәтеп китерелүенең сәбәбен белмәгән Федот агарынып калган, әле берсенә, әле икенчесенә мөрәҗәгать итмәкче, әмма кыймый, авызын ачарга куркып тора иде.
Читать дальше