Тәвәккәлләп ир-канаты янына керде һәм үтенечен аңлатты. Кызганычка каршы, ир-канаты һичнигә каршы килмәде. Иң яхшы атларым, хезмәтчеләрем, карачыларым ал, диде.
Әнә шулай Елена сәфәр чыгып китте. Ул яланаяк чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылып, һәр чиркәү побына мул итеп акча өләшеп йөрде, аны, камыш кебек яшь хатынны, таза гәүдәле яшь кенәз Иван Телепа озатып йөрде, кенәгинәне күз карасы кебек саклады.
Шуннан кайтып ике-өч ай торуга, Елена үзендә үзгәреш тойды, аңарда ниндидер тереклек туып килә иде. Ул атлыгып ире янына керде һәм балага узуы хакында хәбәр итте:
– Василушкам, мин балага уздым бугай…
Кенәз аны кулына күтәреп алды, сөйде, яратты, назлады. Елена иренең күкрәгенә башын төртте дә күз яше белән елап җибәрде. Ходай аны Соломония язмышыннан саклап калган иде.
1530 елның августында Василий III кенәзгә Елена Глинская туп кебек ир бала тапты. Олуг кенәзнең түбәсе күккә тиде. Малайга ул исемне үзе кушты – бабасының исемен йөртер нарасыебыз, диде. Беренче баладан соң ике ел тулар-тулмас Елена олуг кенәзгә икенче углан тапты. Бу юлы да Василий III балага исемне үзе кушты – Георгий, ягъни Юрий булыр, диде. Елена каршы килмәде, ул бәхетле иде. Шунда кенәз хатынына әйтте: «Беләсеңме, Еленушка-лебёдушка, ә бит Соломония дә ир бала тапкан булган, ләкин, минем кешеләр барганда, бала үлгән булган инде», – диде.
Елена җавап урынына ирнең кулын кысты, яратуын сиздерде. Хәзер ул аның белән аяк терәп сөйләшә ала иде. Тик Аллаһы Тәгалә Василий III гә, кылган гөнаһлары өченме, гомерне үтә кыска итеп биргән булып чыкты. Соломония хатынының каргышы төште булса кирәк, икенче балага ике яшь тулар-тулмаста, ир-канаты кинәт авырып китте һәм кинәт кенә дөнья куйды.
Ә ул болай булды.
1533 елда яудан кайткач, олуг кенәз Василий III, хатынын һәм балаларын алып, могҗизалар күрсәтүе белән даны таралган Троицк монастырена юнәлде. Могҗизалар күрсәткән изге Сергий бәйрәме көнне ял иттеләр, күңелле булды. Елена бәхетле вә шат иде, чөнки яшь кенәз Иван Телепа да яннарында иде. Олуг кенәз, Троицкийдан ауга чыгу нияте белән, Волок-Ламскийга таба кузгалды. Кенәз ау ярата, шат иде, чөнки ике угланы, яшь хатыны да янында. Ау уңышлы баргангамы, Озерцк авылында кунарга булдылар. Ир-канаты Василий таң белән ауга чыгып китте. Көнозын кайтмадылар, кичкә таба Елена борчыла башлады. Чапкынын җибәрде. Ул кайтып әйтте, олуг кенәз өч пошины укка алган икән. Эңгер иңеп килгәндә, капкаларны ачтылар, шау-шу купты. Елена шәл бөркәнеп ишегалдына йөгереп чыкты. Бер чанада ана поши, икенчесендә ата поши – мөгезләре тырпаеп торган үгез поши. Пошилар кан эчендә яталар. Пошиларны күргәч, Еленаның эче жу итеп китте. Әллә нигә үгез поши йөзендә ул үз ирен күрде һәм башына кисәк кенә килгән уйдан куркып китте. Олаучылар кайтса да, аучылар белән кенәз үзе юк иде, бу хәлгә янә курка калды Елена. Алай да эчке хафалануын берәүгә дә сиздермәде, кабаланып өйгә кереп китәргә итте, әмма күзе кан эчендә яткан пошига төшеп, янә туктап, аучылар кайтасы юлга бакты. Күренмәде ир-канаты. Шуннан ашыгып өйгә керде, чарасыздан, күзенә килгән яшь бөртекләрен сөртми, аягына килеп сарылган балаларын кочты. Баш улы Ваня: «Әнием, ни булды, нигә елыйсың?» – дип сорады. Ни өчен елаганын Елена үзе дә белми иде, ләкин, үгез пошины күрүгә, җаны-тәне белән тойды – ир-канатына нидер булган. Аның ишеткәне дә, укыганы да бар иде: күңелгә килгәне алга килер. Аннары сарай куштаннары яратмаган кенәзләрен еш кына ауда чакта укка алалар. Янәсе, ук саташкан. Чанада яткан чатлы-ботлы мөгезле үгез поши поши түгел, аның ире – олуг кенәз Василий III кебек тоелды ич. Пошиның күзләрен кан баскан, янбашындагы, күкрәк тирәсендәге ук эзләреннән вә яраларыннан кан тама. Янә мәһабәт җанвар түгел, чанада ир-канаты Василий ята кебек тоелды. Елена идәнгә тезләнде дә, улларын сөя-сөя: «Юк-юк, бәбкәчләрем, берни дә булмады, атагыз һаман кайтмый», – дия генә алды.
Ире Василий кенәзнең кан эчендә чанада ятуы күз алдына килүгә, коты алынулары юкка гына булмаган икән – ир-канаты аудан исән-имин кайтып керсә дә, йөзендә кышкы нур төсмере юк иде – чырае ап-ак, күзләре сүнгән, көчкә аягында басып тора.
– Еленушка, әллә нишләп хәлем китеп тора, урын җайласаң иде, – диде бичара.
Еленаның коты алынды, яңа гына күз алдына килгән хәлнең рас булуына инана барып, ирен тынычландырырга тотынды:
– Үтәр ул, Василий, үтәр, үлән төнәтмәсе кап, көмешкә салып кара. Артык өшедеңме әллә? Көн бик салкын иде шул.
– Өшемәдем дә кебек. Чапкыным килде, Сафа Гәрәй хан янаган. Килешмичә булмастыр үзе белән. Ә руханилар каршы, боярлар күзне дә ачтырмыйлар. Җитмәсә, хәл китеп тора, – дип зарланды Василий, урынга ята-ята.
Читать дальше