Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Төнлә белән олуг кенәзнең хәле тагын да начарлана төште, тәне кызышты, сулышы кайнарланды. Елена мич башында йоклап яткан балаларны уятты, ашык-пошык киендерә башлады.

– Син ят, йокла, Еленушка, борчылма, үтәр ул, үтәр, – диде олуг кенәз, хатынын тынычландырырга теләп.

– Нинди яту ди ул, Василий. Хәлең китеп тора.

– Ят, Еленушка, ят, балаларны да кузгатма, йокласыннар. Төнлә белән кузгалмыйбыз. Иртә кичтән хәерлерәк, иртән хәл итәрбез.

Елена карусыз буйсынды, балаларны мич башына менгереп яткырды, үзе дә алар янына менеп ятты. Күңеле тыныч булмаса да, аруы җиткән икән, җылы мич башында эреп йокыга китте. Аны иртән ире Василий уятты.

– Бак әле монда, Еленушка, янбашка нәрсә чыккан – бармак башы хәтле шеш. Чуанга охшамаган, нәрсә булыр икән?..

– Табибыңны да алмадың. Җыеныйк та китик, Василий, яман шеш булуы бар.

– Төсе өметсез, зәңгәрсу-шәмәхә, чуан андый булмый торган иде, бабам да шул нәрсәдән иза чиккән иде.

– Авыртамы?

– Болай авыртмый да кебек үзе. Каты, биз кебек. Тик хәл юк та, тән кызыша.

– Бабаң турында юкны сөйләмә. Каян беләсең синбабаң нәрсәдән үлгәнне? Бәлкем, ул бөтенләй башка чирдән җәфалангандыр. Әллә соң, Василий, сарай табиблары артыннан кеше җибәрикме?

– Кирәкмәс, үтәр ул. Чынлап үтәр.

– Бүген тагын ауга барасыңмы?

– Хәл арулану белән кузгалабыз. Кичә ике поши алдык, ат хәтлеләр, мәһабәтләр. Үгезе бигрәк тә. Кинәт каршыма килеп чыккач, мин дә курка калдым. Килеп чыктылар да томраеп миңа карап торалар. Сыеры ир-канатына елышкан. Шуннан минем җәя тартуым күрде дә сыерны артына яшерә башлады бу. Мөгезләрен төбәп, миңа таба килә башлады. Үгезгә кат-кат ук артыннан ук аттым, егылмый гына бит. Үзе канга батты, үзе һаман миңа таба килә, сыеры аның артыннан. Җиденче уктан соң гына авып төште, шуннан сыерын укка алдым.

Елена күз яше белән үк елый башлады:

– Тимәскә идең син аларга, Василий.

– Миңа сайлап торасы калмаган иде, Еленушка, йә ул мине, йә мин аны.

– Барма бүген ауга, Василий җаным!

– Бүген барам да, иртәгә китәрбез. Тынычлан, юкка күз яшең түкмә. – Василий хатынның ияк астыннан тотты, башын күтәрде, күзләренә карады. – Каяле-кая, елмай әле, чыгар әле кояш. Елмай. Менә шулай. Ир сүзе бер булыр, иртәгә кузгалабыз. Ә бүген янә ауга.

Олуг кенәз Василий III сүзендә торды, кич аудан кайткач, иртәгә кузгалабыз, диде. Әмма үзенең җеп өзәрлек тә хәле юк иде инде. Ул шундук урынга ятты, шуннан соң гәүдәсен дә кузгата алмады, аны гелән күтәреп йөрттеләр.

Кайтыр юлга бик иртә кузгалдылар. Елена, ирне киендергәндә, аның бил тирәсенә күз салды – бөтен тәнен ниндидер шеш баскан иде. Тәне эсселе-суыклы булып китте, әмма бер сүз дә әйтмәде, бары тик:

– Василий, бәгърем, безгә тизрәк юлга чыгарга кирәк, – диде.

Олуг кенәз сер бирмәскә тырышты:

– Еленушка, без әле Тверь бае, дустым Иван Шигоняга кереп чыгабыз. Ул мине көтеп тора. Мин аңа керәм дип ышандырдым.

Иван Шигоня исемен ишетүгә, Еленаның аркасы өшеп киткәндәй булды. Нәкъ шул адәм бит инде Василий кенәзнең беренче хатыны Соломонияне, чәчен кыркытып, көчләп монашка күлмәген кидереп, Суздаль монастырена озата, нәкъ шул кеше бит инде болай да бәхетсез хатынны тагын да бәхетсез итүче. Елена бала тапмаган булса, ул аны да нәкъ шулай итәчәк иде— чәчен кыркытып, монашка күлмәген кидереп, монастырьга озатачак иде.

Хәле вә халәте ни кыен булса да, Елена күңеленә килгәнне ир-канатына ачып салмады, бары тик:

– Әллә соң аңа кереп тормыйбызмы, Василий, хәлең дә мөшкел, – дия генә алды.

– Керми булмый, Еленушка, мин аны сараема алырга булдым. Шигоня кебек тугры хезмәт күрсәтүчеләр җирдә аунап ятмый. Минем әнә ике малаем үсә. Мин тәхетне кемгә калдыру турында Шигоня белән ныклап сөйләшергә тиешмен. Ул каты куллы, тугры кеше, мин аңа ышанам.

– Васыятьнамәне башка берәүгә язгансың түгелме соң, туганыңа?

– Анысын тиз төзәтербез, Еленушка. Сараема Иван Шигоня кебек кешеләрне тупласам, аны гына җайларбыз.

Тверь каласында табиблар кенәзне көтеп торалар иде инде. Иван Шигоня өендә табиблар олуг кенәз тәнендәге шешләргә балда изгән бодай камыры капладылар. Ике көннән шешләр тишелә башлады. Ләкин бер җирендә тишелсә, икенче җиренә яңа шешләр калкып чыкты. Ахыр кенәзнең бөтен тәнен ташлык кебек шеш басты. Яман хәбәр ишетеп булса кирәк, Тверьга, чаптырып, Еленаның агасы кенәз Михаил Глинский килде. Үзе белән бер сихерче карчыкны да алып килгән. Карчык кенәзгә әллә ниткән төнәтмәләр эчерде, иллә барыбер кенәзнең хәле яхшырмады. Тәмам хәле начарланган кенәзне Мәскәүгә алып китәргә булдылар. Бояр егетләре олуг кенәзне кулларында гына күтәреп, күпереп торган печән, аның өстенә йомшак сарык тиресеннән эшләнгән җәймә җәйделәр һәм, кенәзне алып, әкрен генә Мәскәүгә таба кузгалдылар. Мәскәү янындагы Воробьёво авылына җиткәч, кунарга ниятләделәр. Кояш авышып бара иде инде. Ләкин олуг кенәз ни сәбәпледер: «Туктамыйбыз, Мәскәүгә, туры Мәскәүгә!» – диде. Ниндидер инеш аша боз өстеннән чыгарга иткәннәр иде, алдан кергән олау бата язгач, арырак салынган күпергә юнәлделәр. Әмма монда да күпернең такталары черек булды, атлар яртысына җитүгә, такталар шартлап сынды, атлар күпер астына китә башладылар. Бояр егетләре чак кына тәртә каешларын кисәргә өлгерделәр һәм чананы, кулларына күтәреп, яр өстенә алып чыктылар. Юка боз өстеннән чыгу вә кичү мөмкин булмаган кебек, черек күпердән дә чыгу мөмкин хәл түгел иде. Олуг кенәз, хәле булмаса да, башын күтәреп: «Кем карый бу күперне, кемнең җаваплылыгында?» – дип сорады. Аңа кем карарга тиешлеген әйттеләр. Кенәз шундук аңа каһәр яудырды һәм иртәгә үк гаиләсе белән Аккүлгә сөрергә боерды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x