Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Төнәтмәнең файдасы тидеме, туып килгән кояшлы, зеңләп торган көн тәэсир иттеме, олан кенәз елмаеп күзләрен ачты һәм һични булмаган кебек: «Әнием, ашыйсым килә», – диде. Елена-ана бала сәламәтләнү куанычыннан наныен кочагына алды да елап җибәрде. Ә табибка ике алтын сузды һәм ияк кагып кына рәхмәт әйтте. Табиб немец иде, бөек кенәгинәгә бил бөкте, әмма яңадан бер сүз дә әйтмәде. Киләчәктә Рәсәй тәхетенә утырасы баланың нинди яман чир белән авыртуын белә иде инде ул. Ләкин бу хакта анасына әйтергә кыймады. Чөнки Рәсәй тәхетендә анасы утыра иде инде, тиздән балигъ бала менәчәк, чире хакында әйтсә, аның үзенә үк яман булып куюы бар иде.

Чынында исә хәтта олан кенәз дә тәхеткә утырып караган иде инде. Һәм сабый гына булса да, шуны сизде: кадерле вә үтә дәрәҗәле икән тәхеттә утыру – һәммәсе сиңа бил бөгә, итек башын үбәргә үрелә.

Чыгып китеп барган табибны кенәгинә дәшеп туктатты. Бармак белән генә кире чакырып китерде һәм торып баскан баланы тәрбиячесенә биреп, юынырга чыгарып җибәрде дә, табибның бөрмәле камзул җиңеннән тотып:

– Феофил, улымның авыруы турында берәүгә дә әйтмәссең,– диде.

Немец бөек кенәгинәне ярты сүзеннән үк аңлады, кат-кат ияк какты, хәтта бил бөкте.

– Сез күктән төшкән Орлеан кызы, бөек кенәгинә. Ошбу томана һәм варвар хәлендәге халыкны нәкъ сез яктыга алып чыгарсыз дип ышанам. Баланың авыруы турында берәү дә белмәс, кенәгинә, борчылмагыз, – диде.

– Кем ул Орлеан кызы, Феофил?

– О-о, бөек кенәгинә, аңа тиң хатын-кыз тумас та, туса да, аның дәрәҗәсенә вә мәшһүрлегенә ирешә алмас. Соңрак Жанна д'Арк атын алган кыз Франция королен Англо-Саксоннардан коткара – азат итә. Сез Жанна д'Аркка тиң кеше.

– Сез миңа бу хакта бер сөйләрсез әле, Феофил.

– Сөйләрмен, сөйләрмен, бөек кенәгинә. Алай да сезгә бүген үк бер киңәш биреп куясым килә. Мәскәүлеләр каланы агачтан салалар, хәтта кирмән диварларын да агачтан йә булмаса яндырылмаган кирпечтән күтәрәләр. Сез, бөек кенәгинә, Италиядән осталар дәштерегез. Каланы, кирмән диварларын таштан вә яндырылган кирпечтән күтәртегез. Диварларны италияле Пётр Фрәзиннән эшләтегез. Ул үзе дә Мәскәүдә.

– Рәхмәт сезгә, Феофил, киңәшегез өчен, мин уйлап карармын.

Елена Глинская үзе дә ярым немец гаиләсендә тәрбияләнгән кеше иде. Ул шундук Мәскәүнең яңа Кремлен күз алдына китерде. Һәм икенче көнне үк италияле Пётр останы табып, үз каршына китерергә кушты.

Кечкенә Пётр кушаматын йөрткән италияле Фрәзинне табып китергәч, ул аңа ярты көн буена Мәскәү каласын, Рәсәй мәркәзен бөтенләй яңабаштан, нигездә, таштан күтәрергә теләве турында әйтте. Күпне күргән, бик күп илләрдә булган, кулыннан бар нәрсә дә килгән Пётр оста бөек кенәгинәдән поттан артык алтын сорады. Останың гаҗәпләнүенә каршы, Елена Глинская шундук ризалыгын белдерде. Пётр Фрәзин Италиядән осталар китертү мәшәкатенә кереп чумды.

Бу хәлләрне җайга салгач кына, Елена Глинская палатасына Иван Телепнёв белән Василий Шуйский кенәзләрне чакыртып алды һәм үз теләген Думада карауларын үтенде. Үзләрен гелән тәхет ягында күрергә һәм хыялларына ирешкән кенәзләр осталар, кара эшчеләр җыярга йомышчылар җибәрделәр.

Әйе, Рәсәй тәхетенә утырган Елена Глинская биш елга якын тәхеттә утырган гомерендә аңа кадәр бер генә олуг кенәз дә башкара алмаган төзелеш эшләрен кузгатып җибәрә. Осталарның остасы италияле Пётр Фрәзин аның хыялын тормышка ашырырга керешә. Калада кытай-кала күтәрелә, Кремль яндырылган кызыл кирпеч белән уратылып алына. Бу елларда Рәсәй тәхетендә утырган Елена Глинская бер генә эшне дә боярлар белән киңәшләшмичә эшләми. Ә менә еш кына кылган эшләрен митрополит белән киңәшләшергә, аңардан теләктәшлек алырга оныта. Алай да көннәрдән бер көнне боярлар палатага җыелгач: «Боярлар, килешерме икән соң миңа хатын-кыз башым белән тәхеттә утыру?» – дип әйтә. Боярлар катылык ягыннан Василий III  нең чәнчә бармагына да тормаган бөек кенәгинәнең бу киңәшен тизрәк хупларга ашыгалар, чөнки аларны куркып яшәү тәмам туйдырган була инде. «Килешер, кенәгинә, чөнки олан кенәз сабый гына әле, ул балигъ булганчы, ил белән идарә итүне үз кулыгызга алу хәерлерәк булыр», – диләр. Бөек кенәгинә шунда гына боярлар арасында митрополит Даниилның булмавын күрә. Ләкин соң була инде, кылынасы кылынган була. Шушы көннән бөек кенәгинә Елена Глинскаяга «Государыня» дип дәшә башлыйлар. Бу хакта митрополит Даниилга барып җиткәч, ул шактый тузына, әмма бөек кенәгинәне үз тарафына чакырырга кыймый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x