Янә ул сугышчы иде. Сугыш дигәндә, яу-орыш дигәндә, гүя аңа канат үсә торган иде, бүген дә шулай булды, миенең кай почмакларыннандыр берсеннән-берсе кыю, тапкыр фикерләр туа һәм кенәз Василий тәвәккәл эш башлаганда бик сирәк ялгыша иде. Кенәз Морозда аның кайгысы юк, ул аңа хезмәтен тапшырды. Калганы аның эше, асты өскә килсә ни булган. Хәерле булсын, воевода буларак үз дәрәҗәсен белеп хөкем итте, татарлар белән уртак тел тапты, күп нәрсәләргә күз йомды, шул ук вакытта кирәген яшермәде дә, хаким вә хан киңәшчесе буларак ил-дәүләтенә, олуг кенәзгә хыянәт итмәде. Әмма бер нәрсәне барчасыннан да яшерде: ханбикәнең сәяси һәм хакимиятлек ягыннан күзгә күренеп үсә баруын, ил белән Җангали хан түгел, ә менә нәкъ аның гүзәл бикәсе идарә итүен барчасыннан да яшерде. Колшәрифне дә күрсә күрде, күрмәсә – юк. Ә бит ошбу шәех үзенә менә дигән сугышчан мөридләр туплады, берсе-берсе ун сугышчыга торырдайлар. Кирәк чакта нәкъ менә шул халык алгы сафта дошманга ташланачак иде. Бер тапкыр Колшәриф аңа: «Кяфер булсаң да, бөтенләй үк өметсез кеше түгелсең икән әле, кенәз Василий, – диде, кинаяләп. – Йөртмә шымчыларың минем арттан, теңкәмә тимә. Мин үз илемдә, үз җиремдә, кер хәлемә, рәнҗетмә атым вә иманым». Шулай диде дә борылып китеп барды. Шул хәлдән соң кенәз Василий өч көн тоташ эчкән иде, күзләренә ясавылы ике булып күренә башлагач кына туктады. Юк, курыкмады ул шәехтән, әмма шуннан соң күзәтүчеләрен дә алды. Хәтерендә: шул сөйләшү вакытында янында ясавылы басып торды, барысын да ишетте. Ләкин кенәз Василий моңа игътибар итмәскә тырышты. Шәех белән кенәз бер-берсен аңладылар, ләкин тәгаен җавап бирмәвенә үкенү тойган иде, бәлкем, эчә башлавы да шуннан булгандыр. Кем монда хаким?! Ул, ул! Тик улмы? Әнә шул шәех Колшәриф түгелме?.. Ә бит Казан мәркәзенә ул хуҗа булам дип килгән иде, куәте җитмәде булып чыга, сыгылды, бирелде, килеште. Шәех ия икән бит Казанга, Җангали хан да түгел, ул да. Кенәз Василий шактый дөнья күргән, адәм канын байтак койган кеше иде. Дингә ул ышанды да, ышанмады да, ул хакыйкатьне бер диннән генә эзләмәде, җисми тормышның үзеннән дә. Һәм искитәрлек нәрсәләр тапты. Юк, рухани аталарга ул беркайчан да кул күтәрмәде, яманлык кылмады, хәтта авыр сүз дә әйтмәде. Бәлкем, шуңа чит-ят дин әһеле булса да, Колшәрифкә дә сүз ката алмагандыр. Дөньяда адым саен туып торган мәшәкатьләргә, диндар халыкларга, аерым катлам фанатик кешеләргә аның үз фикере бар иде. Әйтик, Александр Глазатыйга ул баштан ук ышанмады. Астыртын, хәйләкәр, сине тыңлый, үзенчә эшли. Иманы да ташка үлчим, әле христиан, әле мөселман. Кыскасы, телгә беткән, йомшак җәеп, катыга утыртырга ярата. Тора-бара Җангали ханның да кенәз Василийдан эзе суынды. Ә менә Күзлебүкән ханга якынлашты, үз кешесенә әверелеп китте, җитмәсә, мәчеткә йөри башлаган. Менә ни өчен яратып бетерми иде ул артык диндар кешеләрне, инануларында ихласлык күрми иде.
Ул арада бәрелә-сугыла диярлек ишектән ясавылы килеп керде.
– Кенәз, сугышчылар әзер, атлар да. Калада фетнә. Җангали гаскәре белән хан капкасына таба кузгалган. Ни кылмакчы – берәү дә белми.
– Барысы да әзерме? Сугышчыларың татар киемендәме?
– Барысын да син дигәнчә иттек, кенәз, бер дә борчылма. Егетләрнең ут-су кичкәннәрен сайлап алдым.
– Алайса тапшырдык! Әйдә!
Кенәз Василий өч ел гомере узган бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, почмактагы иконаны күреп, арлы-бирле генә кулын йөрткәндәй чукынып алды, аннары ишеккә юнәлде.
Тышта караңгы иде инде. Таң яңа ата башлаган. Ашыгырга кирәк. Җангали хан аның кулында булырга тиеш. Йә биредә ул башын сала, йә Җангали ханны кенәгинә Елена белән олан кенәз алдына кайтарып бастыра. Юкса кенәз исемен дә йөртәсе юк.
Хан капкасы янында ыгы-зыгы. Җангали хан тирәли җансакчылары баскан. Хан сугышчыларына нидер сөйли, хәтта кайнарланып китеп кычкыра ук башлый. Шулчак кенәз Василий:
– Юл бирегез, юл, Нократ морзасы Көрәмшә килә. Юл, юл бирегез, агай-эне!
Кенәз Василий таң алдыннан түгел, көпә-көндез дә танырлык түгел иде. Көрәмшә морзаны аның күргәне бар, төс-йөзгә дә бераз аңа охшаган иде. Сугышчылар чынлап та аны батыр Көрәмшә морзага охшаттылар, тыкрык ясалды, һәм кенәз Василий Җангали хан янына ук барып җитте.
– Хан, – диде ул, тавышын баса төшеп. – Хан, сезне ханбикә дәшә.
Җангали хан сөйләүдән туктады, дәшүчегә дикъкать белән карады, ахры, ышанды булса кирәк, мин хәзер киләм дип, атын Хан урамына таба борды. Хан артыннан унлап җансакчысы кузгалды, ә алардан чак кына кала төшеп, Василий кенәзнең татар киеменә киенгән юлбасар сугышчылары килә. Урам тутырып шәех Колшәриф күтәргән диндар халык килгәне күренде, атын чак кына юырттырып, кенәз Василий Җангали ханны куып җитте һәм ат тезгененнән эләктерде дә ян-як тыкрыкка борылды.
Читать дальше