– Ахыр тәвәккәлләдеңме?
– Тәвәккәлләдем, кенәз, тәвәккәлләдем. Мин беркайчан да урыс кенәзе аягына төшмәячәкмен. Башым киссәләр дә.
– Әллә соң синдә ике башмы?
– Бер, бер, кенәз Василий, бер! Моңа кадәр Мәскәү Казанны талап ятты. Моннан соң ул булмас.
– Хи-хи-хи, – дип каһкаһәләп көлде кенәз Василий. – Ашыкма әле син алай, Җангали хан. Кайчан болай батыраеп киттең әле? Әллә Йосыф бәк кызы Сөембикә шулай иттеме үзеңне? Шик юк, матур, батыр, кыю һәм тәвәккәл хатын булды ул. Тик бит…
– Сөембикә ханбикәгә тимә, кенәз. Тимә син аңа! Ул – фәрештә, ул – алиһә, ул ил анасы булырдай кеше, ул минем күзем ачты, урыс белән татарны аерырга өйрәтте.
– Шуңа фетнә кузгаттыңмы?
– Шуңа, кенәз, шуңа. Тик әле булса үкенеп бетә алмыйм, нигә дип сиңа буйсындым, нигә дип шундук, яныма килеп басу белән башың чабып өзмәдем.
– Ә мин аның сәбәбен беләм, хан.
– Күңелгә төшкән курку бәласе, кенәз, курку бәласе, канга сеңгән икән инде.
– Мине чабып үтерергә әле дә соң түгел, хан.
– Соң, соң инде, кенәз. Миңа хәзер язмышыма буйсынырга гына кала. Кеше рәнҗетү сезнең каныгызга салынган яман чир ул, кенәз.
– Хак әйттең, Җангали хан. Канда безнең яманлык. Ләкин татарда да ул Аллага шөкер, Җангали хан. Менә, әйтик, синең токымнарың урыс кенәзләренә йөз тотып ни оттылар? Әйт, ни оттылар? Биләмә артыннан биләмәләрен генә түгел, диннәрен дә, исем-атларын да югалта баралар.
– Кайчандыр урыс кенәзләре дә татарларга йөз тотканнар.
– Әйе, тотканнар, әмма ни оттылар?
– Оттылар, оттылар, кенәз. Бүген Мәскәүдә Алтын Урданың иң кәттә куштаннары утыра, муеннарына тәре тактылар да вәссәлам. Ләкин бит алар канында татарлык ята. Олуг кенәз Иван Калита Урда ханнарының хатыннарына бүләк ташый-ташый «Калита» кушаматын ала һәм Урда ханнарының гаскәре ярдәмендә урыс кенәзләренә каршы сугыш башлый – кан коя. Аның каравы Алтын Урда ханнарына ярый, ясакны үзе җыя, үзе үк Урдага илтеп бирә.
– Миңа да шулай итәсе калган да бит, Җангали хан, йомшаклык күрсәттем. Минем адаш Василий III Алтын Урдакөненә калыр дип кем уйлаган. Дан-шөһрәт харап итә кешене, Җангали хан, дан-шөһрәт. Мәрхүм Василий кенәз үзен дөнья кендеге итеп күрә башлады. Нигә кирәк иде аңа бу Казан?! Юк, яулады, кан коюның исәбе-хисабы булмады, кан коюәле һамандәвам итә һәм киләчәктә дә итәчәк, чөнки гореф-гадәтләребез генә түгел, телебез вә динебез дә, кыйблабыз да башка безнең, тереклек итү мантыйгыбыз, ниһаять. Мин шуны аңладым, әмәрхүм кенәз аңламый вафат булды. Ә бит соңгы мәлдә изге җан буласы килде, монах рәвешенә кертүләрен үтенде, җан тәслим кылгач булса да тегеңә монах киемнәрен кидердек. Шуннан ни, кылган гөнаһларын ярлыкадымы?..
– Без барыбыз да гөнаһлы, кенәз Василий. Син әнә, ишеттем, ошбу ясавылыңның хатынын тартып алгансың икән, имеш, олуг кенәз ризалык биргән.
– Тартып ук алмадым алуын, булмады түгел, булды бераз, булды, Җангали хан. Тик мин бер дә үкенмим, миңа калса, ясавыл да ул хәтле уфтанмады.
– Хатын яраттымы соң үзеңне?
– Яратып ук бетерде дип әйтә алмыйм, әмма үз вазифасын үтәүдән бер тапкыр да баш тартмады.
– Менә син халык күңелен дә шулай яуларга исәп тотасың, кенәз Василий. Көч вә корал белән, буйсындырып. Тик кайчанга кадәр? Моның авырлыгы, беләсеңме, кем башына төшәчәк, синең оныкларың башына, бөтен рәнҗү-җәберне алар күрәчәк. Бәлкем әле, сезне каһәрләр дә, булмас димә. Сез, урыслар, бөтен мөселман муенына тәре тагабыз да җәннәттә яшибез дип инанасыз, бу зур хатадыр, кенәз. Диннең теле дә, табынган Ходасы да бердер – ышану, иман. Без сезнең өчен – басурман, ә сез безнең өчен – кяфер.
– Кяфер икән кяфер, хан. Шуның өчен без мөселманнарны христиан итәргә тырышабыз да. Тик кирәкме икән бу? Кирәкми дигән нәтиҗәгә килдем мин өч ел Казанда кадим хаким булып торган арада. Чарасыз идем мин монда.
– Дин вә тел адәм баласына ана сөте белән керә, кенәз. Христиан белән мөселман ут белән су алар. Аларны кушып та булмый, бер-берсеннән башка яши да алмыйлар. Ә адәм баласына уты да, суы да кирәк. Шуның өчен синең үз язмышың, кенәз Василий, минем үз язмышым. Язмыш дигәнне Аллаһы Тәгалә кеше туганчы ук ябыштырып куя. Әйе, син беркайчан да хан була алмассың, күктән таш яуса да, мин дә кенәз була алмам. Чөнки минем иманым башка, телем, динем, гореф-гадәтем, йола-кагыйдәләрем, ниһаять. Шулай да син явыз кеше, кенәз Василий, Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган, каһәрләнгән кеше.
Кенәз Василий ишеккә күз төшереп алды, мендәрен Җангали ханга тарта төшеп, якын ук килде.
Читать дальше