«Йа Хода, йа Хода, – диде эчтән генә Җангали хан, уйларыннан курка калып. – Ни уйлыйм, ни кылырга исәп тотам. Кенәз Василий сине угланы урынына күрде. Әле дә яман эштән йолып алып калды. Алып калмаган булса, фетнә башында торса?.. Бу көнгә төшәр идеме ул?.. Юк, тагын бер юк. Әллә соң мыштым гына чыгып китсенме?..»
Ясавыл керде, Җангали аңа сөйләшмәскә кушып бармагын авызына куйды. Ясавыл аны күрше якка чык дип ишарә ясады һәм артыннан ишекне япты.
– Эшләр харап, Җангали хан. Сафа Гәрәй хан кенәз Морозны һәм Казандагы барлык урысларны җәзаларга дип әмер биргән. Урыс гаскәриләренең берсе дә кача алмаган. Булат бәк Ширин белән бикәсе Хөршидәне дә кулга алганнар. Имеш, аларга хөкемне аксакаллар чыгарачак. Мәхшәр, мәхшәр анда, Җангали хан. Сафа Гәрәй ханның марҗа хатыны вафат икән, хәзер Сөембикә ханбикәне димлиләр дип ишеттем.
– Ханбикә үзе кая соң, үзе ни ди икән?
– Тәгаен белмим. Ирем табылмыйча беркая да йөрмим дип әйтеп әйткән, диләр. Тик Сафа Гәрәй хан белән очрашырга ризалык биргән, диләр.
– Миңа кыен, кыен, – диде Җангали хан, сыгылып төшеп, һәм, ике тезен кочаклап, диварга сөялде. – Минем моңа ризалыгым юк, юк! Сөембикә Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга тиеш түгел иде. Ә ул чыгар, чыгар, ясавыл, чыгар…
– Мин кенәзне уятам, капка янында ниндидер кешеләр йөри, – диде ясавыл.
Җангали хан торып басты, ишеккә таба юнәлде.
– Мин чыгам, ул кешеләрне үз күзем белән күрәсем килә.
– Йөрмә, хан, ялварыплар үтенәм, чыкма. Сине танулары бар. Үзеңне дә, безне дә харап итмә. Аннары барыбызны да Булат бәк Ширин белән Хөршидә бикә янына илтеп ябулары бар.
Җангали хан туктады, ясавылны күздән-баштан кичерде.
– Синең хатынны тартып алдымы кенәз Василий?.. Синекен, димәк. Мактанды ул миңа. Ә син гел татарга охшагансың икән бит. Мин синең хәлеңә керәм, ясавыл. Бәлкем әле, ярдәм дә итә алырмын. Тик башта син минем бер йомышым үтә. Сарайга үтеп кер дә ханбикә мөгаллиме Александр Глазатыйны тап. Тап та бире алып кил. Буш итмәм. Кенәз түләгәнне икеләтә түләрмен. Мә, – диде Җангали хан һәм ясавыл учына янчык ташлады. – Үз гомереңә җитәрлек алтын.
Ясавыл икеләнә калды, ахыр озын мыекларын бөтереп алды һәм әкрен генә янчыкны кесәсенә койды.
– Мыекларың татарчалап кис.
– Борчылма, хан. Мин аны җир астыннан булса да синең каршыңа алып килермен. – Шулай диде дә ясавыл китә башлады.
– Тукта, – дип, аның җиңеннән эләктереп алды Җангали хан. – Ашыкма. Миңа сине кай чакларга көтәргә?
– Мин кайтырмын, хан. Бер үтенечем бар: кенәзгә минем кайдалыгым әйтмә. – Ясавыл кесәсен капшап карады һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.
– Озын-озак йөрмә.
– Теге вакытта, кенәз Василий хатыным тартып алганда, минем кулымда шулхәтле алтын булса, Җангали хан, мин ул хатынны аңа бирер идемме? Рәхмәт сиңа, хан. Ә Глазатый өчен борчылма, мин аны җир астыннан булса да табып алып килермен. Ясавыл Гавриил тапмаган кеше тумаган әле. Тик бер нәрсәгә шаккатам, хан: нигә кирәк булды ул сиңа Күзлебүкән? Мәгәр җавап биреп мәшәкатьләнмә. Кирәк – бетте.
13
Кичкә таба тамгачы Сираҗи өендә көтелмәгән хәл булды. Алар янына бер күзен яулык белән бәйләгән берәү килеп керде. Черем итеп яткан Җангали хан сикереп торды, Василий кенәзне төрткәли башлады.
– Кенәз, кенәз, дим. Тор!
– Уятма аны, Җангали хан, уятып маташма. Кенәз мәрткә киткән кебек йоклаячак. Үләргә тиеш ул, хәзер, бүген.
Җангали хан сәкегә менеп басты, хәнҗәренә ябышты.
– Маташма, хан. Мин сине алып китәм. Ә кенәз үләргә тиеш.
Шулай диде дә сыңар күзле кеше түргә атлады, иләмсез озын хәнҗәрен чыгарып, кенәзнең күкрәгенә кадады. Кадады да почмакка барып елышкан, төсе-йөзе агарган ханны сәкедән сөйрәп төшерде, авызына бөтереп яулык тыкты, кулларын артка каерып бәйләде һәм күтәреп торгызды да тез башы белән артына типте.
– Әйдә, атла, хан!
Җангали ханны ул урамга алып чыкты, капка каршында тамгачы Сираҗи басып тора иде, сыңар күзне күрде дә тамгачы, бил бөгә-бөгә:
– Ясавыл, ясавыл Гавриил, дим. Кенәзне дә алып китәм дигән идең ич! Калдырасыңмыни?..
Ясавыл Гавриил тамгачының изүеннән эләктереп алды һәм күтәргәндәй итте.
– Әй, син, сасы көзән, телең тешлә. Ә кенәзне бакчаңа чыгарып күм. Кара аны, кеше-кара күрмәсен, өең көл итәрмен, үзең мал урынына чалып, этләргә ташлармын…
– Йа Хода, йа Хода, Гавриил, – генә дия алды тамгачы Сираҗи.
– Капкаң яп, берәүгә дә ачма! Ә син, хан, әйдә, кузгал!
– Мине кая алып барырга исәбең, ясавыл?
– Атлан атка. Ныклап караңгы төшкәнче, капкадан чыгып калыйк. Син – сәүдәгәр, мин – синең колың. Искәрдең, хан?
Читать дальше