– Ни өчен мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан каргалган һәм каһәрләнгән кеше инде, Җангали хан?
– Чөнки син, кенәз Василий, потка табынасың. Потларга борынгы ахмак мәҗүсиләр генә табынган.
– Изге Мәрьям анамы, Христосмы пот?
– Мәрьям ана да, изге Гайсә пәйгамбәр дә адәм балалары булганнар, тик кылган гамәлләре белән һәммәсенә дә үрнәк күрсәткәннәр, гыйбрәтләргә игътибарларын юнәлткәннәр. Гыйбрәт хикмәтле чара ул, кенәз. Пәйгамбәрдән үрнәк ал, күршеңнән гыйбрәт ал, дигәннәр борынгылар. Сез, христианнар, әле булса потка табынасыз. Сурәт – пот ул. Димәк, сез— ярым мәҗүси халык.
– Изге рух, изге ата, изге углан… Ю-ук, ялгышма, хан, ялгышма. Һәр диннең үз иманы бар. Хәер, безнең пәйгамбәрләребез бер үк ич.
– Ләкин иманнарыбыз башкадыр, кыйблабыз, кылган гамәлләребез, кенәз.
– Төнлә белән Мәскәүгә таба кузгалырбыз, хан, – диде кенәз Василий Җангали ханны тыңламаган да кебек. – Монда ятып булмас.
Җангали хан кенәзнең озын тырнагы белән азау тешен казый башлавын күрде дә йөзен чытты.
– Сабыр итү хәерлерәк булмасмы, кенәз?
– Йә, әңгәмәң дәвам ит, Җангали хан. Синең бу тамаша галим вә укымышлы кеше икәнеңне белгән булсам, киңәш-сабакларым биреп тормаган булыр идем. Сиңа Колшәриф урынына шәех буласың калган, Җангали хан. Хагын-нахагын аерып, хаким вә хөкемдар булып утырыр идең. Гадел итеп.
– Шәех булмасам да, хилаф сүзләрдән һәрчак сак булдым мин, кенәз Василий. Сиңа, кенәз, Искәндәрдән сабак алырга булган. Аңарда акыл сиңа да, миңа да җитәрлек иде.
– Акыл куәсе камил булса да, тумышыннан хаким түгел ул, ә мөгаллим, Җангали хан. Ә мөгаллим кешегә тәхет тә, түрәлек тә язмаган.
Ашарга керттеләр, хезмәтче хатын җиз комган белән җиз таз китерде, юындылар, ашарга утырдылар. Дәшми-тынмый гына ашадылар, эчемлек тә куелган иде, кенәз Василий кат-кат салып эчте, Җангали кагылмады да.
– Син мөселман кеше, эчмәвеңә гаҗәпләнмим, – диде кенәз Василий, янә сәкегә сузылып яткач.
Аяк очларына гына басып, кунак ягына Сираҗи керде.
– Иминлекме, тамак ялгап алдыгызмы? Әссәламегаләйкем, олуг хан Җангали, – диде Сираҗи, бил бөгә-бөгә, гүя өйдә кенәз Василий юк иде. – Казан кайный, олуг хан. Сафа Гәрәй хан кайта, ди. Нугай капкасыннан керәчәк, имеш. Урам тулы халык. Бүген кич якта диван-мәҗлес буласы, ди.
Җангали хан сикереп торды, ни кылырга белми, ишекле-түрле йөренергә кереште.
– Утыр, Җангали хан, тынычлан, – диде кенәз Василий, торып утырып. – Соң инде, соң. Монда бер дә күрәзә булу кирәкми. Ике чараның берсе булыр: йә Сафа Гәрәй хан Сөембикә ханбикә белән килешә, йә толбикәне атасына сөрә. Мәгәр атасына сөрмәс, чөнки гаскәрнең күп өлеше Йосыф бәкнекеләр.
– Сөембикә моңа бармас, хакы юк, – диде чарасыз калган Җангали хан.
– Анысы инде аның эше, олуг хан, – диде тамгачы Сираҗи.
– Сираҗи хаклы, хатын-кызга тезген салып булмый, хан, – диде кенәз Василий, тора башлап.
– Һә, һәйе, кенәз, син хаклы. Сафа Гәрәй хан Сөембикә ханбикәгә өйләнгән хәлдә генә… Чөнки, Йосыф бәк гаскәрен бары тик шул шарт белән биргән, дип әйтеп әйттеләр.
Җангали хан сәкегә йөзтүбән капланды, бертын дәшми торды. Барысы да уңайсызлана калдылар. Тамгачы Сираҗи ничек аяк очларына баса-баса кергән булса, шулай чыгып китте. Ишектә торган ясавылына кенәз Василий:
– Бар әле, көмешкә алып кер, әллә нигә авыз кибеп тора, – диде.
Күп тә үтми ясавыл әйләнеп тә керде, кулында тирләп торган кувшин, өч-дүрт касә. Ул касәләрне сәкегә куйды да эчемлек койды.
– Рәхим итегез.
– Җангали, Җангали хан, дим. Тор әле, күтәр башың. Тот менә моны, кайгың юк. Ышан миңа, Сафа Гәрәй ханны без куарбыз. Ышан, без әле әйләнеп килербез. Казан кая да китмәс. Сафа Гәрәй хан казанлылар өчен синең белән минем кебек үк килмешәк.
Җангали хан башын күтәрде, калтыранган бармаклары белән касәне тотты.
– Ә бикәм, Сөембикәм минем, шулай ук ят кеше куенына керерме, кенәз?! – диде Җангали хан, калтырана башлаган калын иреннәрен җыя алмый йөзен чытты.
– Эч, диләр сиңа, җебеп торма. Ханга хатын бетәрме?!
– Андый хатын юк ул, юк, кенәз. Булмас та.
– Моңа инде, Җангали хан, кенәз Василий гаепле түгел.
– Мин сине гаепләмим дә.
– Тота белмәдең хатының, ханбикәң, Җангали хан, тота белмәдең. Каты куллы ир-атны ярата ул хатын-кыз – барысы да. Бигрәк тә кыйнаштыргалаган ирне үлеп ярата ул.
– Сөйләмә тузга язмаганны, кенәз. Хәер, бер Хода белә, бәлкем, хаклык синдәдер. Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәлам «хатын-кызның ир-ат кулы кагылган урыны тәмугта янмас» дип әйтеп әйткән, диләр. Тик мин ул җәннәт кошына кул күтәрә ала идемме?!
Читать дальше