Җангали хан килешеп ияк какты һәм атка атланды.
– Ясавыл, – диде ул, ниһаять, берара киткәч, чөнки Арча капкасына якынаеп киләләр иде инде. – Мөгаллим Глазатый кая?
– Глазатый кирәк булдымыни сиңа, хан? Ул күптән инде Сафа Гәрәй хан табынында утыра. Өйләнә хан, синең ханбикәңә өйләнә. Ә мин сине Мәскәүгә алып кайтып, кенәгинәгә тапшырырга тиешмен. Борчылма, кенәз Василий әйтмешли, ул сине рәнҗетмәс.
– Мине берәвегез кенәгинә кулына тапшырды инде, ясавыл.
– Кыюсың, хан. Артык кыюсың. Василий кенәз дә дөнья байлыгын кочагына тутырырга иткән иде, колачы җитмәде. Нәфес шулай итә ул. Мин кем идем аңа – ясавыл, йомышчы. Башта хатыным тартып алды, аннары үземне эт итте. Хәзер әнә кабер ташы да күрмәячәк. Кеше рәнҗетү гөнаһтыр, хан. Якының рәнҗетсәң, үзең дә рәнҗерсең, дигәннәр борынгылар. Без синең белән бүген үк кирмәннән чыгып китәрбез. Борчылма, барысы да сөйләшенгән. Син биргән алтыннарның файдасы тиде. Ходай Тәгалә адәм баласына явызлыкны да, изгелекне дә бер чама кылырга кушкан. Ә Василий кенәз исә гел явызлык кына кылды.
– Аны бирегә мәрхүм кенәз билгели түгелме соң?
– Сине дә, сине дә, Җангали хан. Барысы да минем күз алдымда булды. Ләкин тереклек гел син дигәнчә генә бармый шул. Кичәле-бүгенле кала тулы урыс сәүдәгәр вә гаскәри иде, бүген күзгә сөртергә мин калсам калганмындыр. Мин дә таеп ятам әнә, урыслар мәнфәгатен яклаучы Җангали син дә. Үзең казыган коега төкерүдер инде бу. Урыс тарафдарлары Булат бәк белән Хөршидә бикә дә дөнья белән бәхилләштеләр. Турады, турады Сафа Гәрәй хан урысларны.
– Әсирләрне дәме?
– Ю-ук, әсирләргә тимәде. Бармыни ул Казанда әсир?! Урыс коткысы гына бит, руханилар хәйләсе. Әйдәгез, христианнар, Казанга яу барабыз, диндәшләребезне коткарабыз дип, халыкны гына котырталар лабаса алар. Юк ул Казанда әсир, барысы да иректә. Телисең – иген ик, телисең – итек бас, тире илә. Бәлкем, шәрык төркеме хакимияткә менгәч, эшләр үзгәрер, урысларга әсир дия башларлар. Син тәхеттә утырганда, Җангали хан, Казанда бер генә урыс әсире дә юк иде.
– Калдыр мине биредә, ясавыл Гавриил. Мин сиңа гомерем буена игелек теләрмен.
– Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Син – минем коткаручым. Сине кенәгинә каршына алып кайтканда гына, мине кеше рәтендә йөртәчәкләр. Василий кенәз мине эт иткән иде инде. Сер булса да әйтим, ул минем Дүнәшәмне көчләп алды. Хәзер ул карлыгач аның йортында тора. Иван Телепа кенәз сине исән-имин кайтарып җиткергәндә, әнә шул кенәзнең йортын миңа бирергә тиеш. Ә хатын күптән минеке инде, минем хатын иде, Дүнәшәне әйтүем. Ул кенәзне түгел, мине сөя иде. Мин аңа хәзер йортка керәм. Бәлкем әле, бөек кенәгинә сине исән-имин алып кайткан өчен кенәз титулы да бирер. Искәрдеңме кая таба бара эшләр, Җангали хан? Шуның өчен мин сине күз карам кебек саклармын. Бетсәк бергә бетәрбез, котылсак янә бергә. Искәрдең?
– Нигә соң кенәзне әлегә чаклы үтермәдең, түзеп йөрдең?
– Безгә уңга, уңга, Җангали хан. Үткән-сүткәннәргә игътибар итмә. Хәзер әнә шул тәбәнәк өй каршына туктарбыз.
Атларны капка бавына бәйләп, эчкәре үттеләр, ишегалдындагы эскәмиягә утырдылар.
– Шунда көтәрбез. Сабыр ит. Син миңа, Җангали хан, нигә Василий кенәзне әлегә кадәр үтермәдең, түзеп тордың, дисең. Сасысы чыгар дип курыктым. Кенәзләр мәете гаять сасы була бит, ханнарныкы кебек үк. Ә хәзер сылтавы бар. Кенәзнең нидән һәлак булуын аңлатып торырга да кирәкмәячәк. Искәрдең? Кисәтеп куям, Җангали хан. Бу хакта авыз ачып берәүгә дә сүз катмыйсың. Кенәз Василий фетнә вакытында Көнчак углан тарафыннан үтерелде.
– Кем ул Көнчак углан? Казанда андый атлы баһадир юк иде кебек.
– Батыр, кыю сугышчы, Сафа Гәрәй ханның уң кулы. Сафа Гәрәй кешеләрне сайлый белә. Син бит әле, Җангали хан, белмисең. Казанга ике капкадан килеп керәләр. Нугай капкасыннан һәм Хан капкасыннан. Нугай капкасыннан – нугайлар, Хан капкасыннан – кырымлылар. Башта каладагы урысларны кырырга керешәләр, күзгә сөртергә бер урыс та калмагач кына сарай каршына җыелалар. Аксакаллар, дәрвишләр, диндарлар, имам-мөридләр җыела. Иң алда шәех Колшәриф. Һәр як үз өлешен сорый. Колшәрифнең бер ягында нугайлар, икенче ягында кырымлылар. Уртаклык юк. Шәрык төркеме җиңде. Ә менә нугайлар белән кырымлыларны кем килештерер. Нугай аксакалы чыкты да: «Казан мәркәзен кяферләрдән яклый-аралый без бик күп кешеләребезне шәһит иттек, тәхеттә Сөембикә кызыбыз калырга тиеш», – дип оран салды. Кырымлылар шаулаша башлады. Гаскәрне Сафа Гәрәй хан җитәкләде, аннары ошбу хан Казан тәхетендә утырган иде инде, әйләнеп кенә кайтты, дип әтәчләнергә керештеләр. Шунда олуг шәех Колшәриф чыкты да: «Ике кардәшебезгә дә имин булырдай киңәшем тыңлагызчы, мөслим-инсаннар, – диде. – Мин Җангали ханбикәсе Сөембикәне Сафа Гәрәй ханга никахларга дигән тәкъдим кертәм, җәмәгать. – Колшәриф нугайлар ягында басып торган Сөембикәгә күкрәгенә уң кулын куеп баш иде. – Казан диндарларының гозернамәсе сиңа шулдыр, сөйкемле Сөембикә ханбикәбез… – Ахыр шәех Сафа Гәрәй хан тарафдарларына таба борылды: – Казан мөселманнарын кяфернең каракошыннан коткарган, ил халкына вә балигъ булган угланнарына ирек һәм азатлык алып килгән батыр хан Сафа Гәрәй, мәркәзебезнең диван әһелләре, карачылары, бәк-морзалары вә угланнары сиңа баш оралар – ханбикәбез белән бергә безнең дә язмышыбыз вә киләчәгебезне кулыгызга алсагыз иде», – диде. Беләсеңме, Җангали хан, ни тәвәккәл кеше идем, хәтта мин дә йөрәк тибешем колак түремдә ишетә башладым. Халык тәмам шашына башлады, ике яктан да бүрекләр очты, сизмәстән, мин дә малахаем күккә чөйгәнмен. Табалмадым, бәхил. Халык шатлыгы дошманны да ияртә икән ул. Шуннан кинәт айнып киткәндәй булдым: максатым Глазатыйны табу лабаса. Халыкны ыра-ера эзләдем-эзләдем – тапмадым. Тотарлар һәм танырлар дип котым ботыма җитеп йөрсәм дә, сорашып йөри башладым. Белмиләр, күрмәгәннәр. Берәүләр урыс булгач аны үтергәннәрдер, икенчеләре ул ислам динен кабул итте ич инде, кем тисен аңа, дип кинәнделәр. Мәхшәр инде менә. Ары чабам, бире чабам, юк, мөртәт. Тәвәккәлләдем дә сарайга үттем. Синең алтының йөртте, Җангали, алтының. Ул булмаса, борылып кайтасы идем Күзлебүкәнне күрмичә.
Читать дальше