– Исәнме-саумы, кенәз! – диде Мороз һәм һични аңламый басып торган кенәз Василийны килеп кочты, чап-чоп өч тапкыр битләреннән үпте. – Сәлам сиңа бөек кенәгинәдән.
– Рәхмәт. Исән әлегә, – диде, кәефе кырылуын сиздермәскә тырышып кенәз Василий. – Уз әйдә, утыр. Сөйлә, нинди җилләр ташлады?
– Башта табын хәстәрләр идең. Тамак кипте. Нәрсә булды? Кала капкалары бикле, су бирүче дә юк.
– Чакырылмаган кунак ич син, кенәз. Чакырып китергән булсалар икән. – Кенәз Василий пешекчесенә өстәл хәстәрләргә кушты. – Хәлләр үзгәрергә тора әле, кенәз.
Кенәз Мороз аңа җавап бирмәде, гүя аны ишетмәде дә, бүлмәгә күз йөртеп, тәрәзәләргә күз ташлады, эчке якка кереп чыкты.
– Кысан салдыргансың өйне, аралыгың да тар. Ул-бу булса, качарга яшерен ишегең дә юк икән.
– Мин биредән берәүдән дә качарга җыенмыйм, кенәз.
– Йә, кыланган булма, Сафа Гәрәй хан Казанга килә, сиңа ярдәмгә килдем, Телепа җибәрде. Әйе, үсте, үсте берәү, кенәз Василий. Ә бит бергә сугышып йөргән идек. Хәтереңдәме, гелән «Телепка» дип ирештерә идек үзен, ябышып калды шул кушамат үзенә, хәзер «Иван Телепнёв» дип кенә йөриләр. Дума түрендә утыра хәзер Иван Телепнёв, Василий туган, Овчина-Оболенскийны әйтәм, кенәгинәгә якынайды да тәмам узынды. Кенәз Василий Шуйский, беренче хатыны вафат булгач, мәрхүм кенәзнең кызына өйләнгән иде бит. Ул боярларны тәмам үз кулына алды. Яман кылана. Дьяк Мишуринның башын кистерде. Иван Бельский белән Михаил Тучковны зинданда черетә. Телепа да тик ятмый – карачылары Михаил Глинскийны, Михаил Воронцовны, аннары мәрхүм олуг кенәзнең энесе Андрей Старицкийны кулга алдырды. Телепа гына димәссең үзен, мәрхүм олуг кенәздән бер дә калышмый. Еленаны өрмәгән җиргә генә утыртмый. Әллә өйләнәсе дә итә инде, баш угылына «улым» дип кенә җибәрә, икенчесе чукрак бит, анысы гел күренми, апасы карый, диделәр.
– Бельскийлар белән бәйләнмәскә иде аңарга, Мороз.
– Иван Бельскийны Белозёровога сөрде. Ә мине менә сине алыштырырга җибәрде, Василий кенәз. Кенәгинә Елена фәрманы. Мә, сүт, укы. Янәсе, янына ышанычлы кешеләрен җыя. Рәнҗемә, үзең сораган икәнсең бит.
Андый хәл булмады дип әйтә алмады кенәз Василий, килгән берсенә зарланган иде, димәк, зары кенәгинәгә үк барып җиткән.
Кенәз Василий үрелеп төргәкне алды, сүтте, ябыштырылган җилеменә, сугылган мөһеренә игътибар итте. Мөһер кенәгинәнеке иде.
– Килгәндә чирмешләргә тап булдык, – дип сөйләнде кенәз Мороз. – Мылтыклар булмаса, эленеп торасы иде Иван Морозга агач ботагында. Унҗиде кешемне югалттым. Монда хәлләр ничек соң? Татарлар баш күтәрергә җыенмыйлармы? Сафа Гәрәй хан ихластан киләсе итсә, син дә монда каласың. Укы, хатта да шулайрак әйтелгәндер. Дикъкать белән укы, хатны кенәгинә үзе язды, үз кулы белән, олан кенәз тамгасын салды. Мин иртәгә үк Җангали белән гаскәриләр җыярга керешергә тиешмен. Ливония белән сугышны дәвам итәргә исәп тоталар. Кимендә ун мең атлы гаскәри бу айда ук Мәскәүгә җибәрелергә тиеш, аннары тагын… Мылтык, дары җитәрлек китердем. Җангали хан ни хәлдә соң? Исән-иминме?..
– Әлегә җайда, кушканны үти, әйткән сүзне тыңлый.
Эшләр бөтенләй башкача иде, ләкин кенәз Василий эшнең асылын әйтергә теләмәде, Телепа кебек үк, ул Морозны да яратып бетерми иде.
– Ханның бикәсе күз алмалы чибәр, диләр. Хәйран, имеш. Хакмы шул?
– Чибәр, хәйран матур, – диде кенәз Василий теләр-теләмәс кенә.
– Акыллы дамы? – Иван Мороз алдына куйган кружка белән эчемлекне күтәреп куйды, аннары тозлы балыкка үрелде, өстәл читенә суккалап алды. – Артык чибәр хатында акыл сайрак була торган иде.
– Ханбикә матур да, акыллы да, кенәз Мороз. Җангали хан аның кулында диярлек.
– Ху-ху, күр әле син аны. Димәк, дала нугае бәгенең кызы Җангали ханны бөтереп итек кунычына тыккан. Беләсеңме, мин аны шулай булыр дип уйлаган идем дә. Җангали ханны мин күреп беләм, хатын-кыз күзе төшәрдәй кеше түгел. Кыска вә карсак бәдәнле, кыяфәте дә ташка үлчим. Хөсетле…
Кенәз Василий Иван Мороз кружкасына тагын көмешкә койды, бавырчы китергән чучка итен Мороз янынарак этәрде.
– Эч, җитеш, аша. Тамагың ачкандыр.
– Минем сугышчыларымны да ашатсыннар иде.
– Борчылма, аларны ашатучылар бар. Казан азык-төлеккә бай кала. Мәскәүдә ипигә интеккән чаклар бар иде, ә монда барысы да мулдан, аннары бермә-бер очсыз. Җитешле яши татар халкы. Эштән дә, аштан да баш тартмыйлар.
– Безнең урыс халкына сугыш булса шул җиткән, шулаймы?
– Алай димәс идем, безнең халык арасында да төрлесе бар, татарларда да. Гомумән, татар халкы тырыш, шуңа җитешле яши.
Читать дальше