Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ханбикә гүзәл, халык та ярата үзен, – диде кенәз Василий.

– Ярата гына аз, кордаш. Мин ханбикәбез өчен җанымфидакылырга да разыймын. Менә хәзер, алдыма килеп, «Сираҗетдин, җаныңны бир» дисә, ике дә уйламый, күкрәк парәм ярып, алып бирер идем. Ачуланма, кордаш, атың әйтмәдең, шуңа кордаш диюем. Җангали аңа тиң кеше түгел. Тиң түгел дә түгел менә! Әнә нишләтә Хода адәм баласын. Берәүгә матурлыкны, чибәрлекне, акылны мөлдерәмә тутырып биргән, икенче берәүгә мыскал-мыскал гына, тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка кебегрәк. Мин, әйтик, ул гүзәл хатынга Сафа Гәрәй ханны димләр идем. Ыспай, таза, чибәр, акыллы, усал кеше иде, бахыр. Китеп кенә хур булды. Олуг бәк Булат Шириннән курыккан, диләр. Юк, ул хан Булат Ширин бәкләрдән генә курка торган кеше түгел иде, монда урысларның да кулы уйнады, кяферләрнең дә, дим. Шул кяферләр аркасында китеп барды ул горур хан.

– Әйе, Казанны урыс басты, – диде битараф рәвештә кенәз Василий.

– Менә-менә, хак әйттең. Урыс басты, бер нугай гына түгел, Казан мәркәзен урыс та, Кирмән татарлары да бастылар. Әшулар арасында иң хәтәре кем? – дип тәкрарлады Сираҗи, бармагын күккә төртә-төртә. – Кем иң хәтәре? Әйе, урыс. Хакәйттең.Әнә шул муенына тавык тәпие таккан кяфер. Хәер, бер уйлаганда алар да халык, алар да кеше вә Хода колы. Мин үзем, әйтик, урысларга ачу тотмыйм. Тамгачы буларак, алар белән еш кына аралашырга туры килә. Бездә суаш дигән халык бар, тугры халык, хаклык өчен башын салырга да күп сорамас. Ләкин аларга капма-каршы урыс халкы сине һәрчак алдарга гына карый, кешене алдау, ничекләр булса да төп башына утырту урыс кешесе өчен зур бәхет сыман, һәм моны гади халык кына түгел, кенәзләре дә кулланалар. Хәер, татары арасында да җитәрлек инде алар. Әйтик, менә синең Кирмән кордашларың, Кирмән татарлары, дим. Кем өчен кан коялар? Кем өчен барымта артыннан барымта йөриләр, үз мөселманнары лабаса! Мәскәүнең биш яше дә тулмаган олан кенәз өченме? Шул биш яшьлек малай кисәге мәмләкәт башында утырсын инде. Ни акыл да аңарда, ни төпле сәясәт?! Юк ул сабыйда ни акыл, ни төпле сәясәт. Сабый гына әле ул, сабый. Ул баланың кылган эше дә сабыйларныкы булыр. Шуннан урыс кенәзләрен, боярларын акыллы кешеләр диген инде. Биш яше тулар-тулмас сабыйны олуг кенәз иттеләр дә куйдылар. Имеш, атасы васыять иткән. Итсә ни! Ничек шул сабыйга олуг кенәз дип баш ормак кирәк, әйт әле, кордаш, күзгә карап әйт?!

– Син хаклы, башы яшь әле Иван кенәзнең, сабый гына, кылган гамәле дә ташка үлчимдер.

– Ә бит Казанда әнә шул сабый кенәзнең воеводасы утыра.

– Тик бит Казан татарларының да шул көнгә калулары бар, Сираҗи кордаш.

– Юк инде, анысы булмастыр, Хода бәндәсе. Сабый тәхеткә утырган көннән үк Казан бетте дигән сүз. Тәхеттә Сафа Гәрәй кебек горур вә зиһенле, курку белмәс хан утырырга тиеш. Менә ул хан әйләнеп кайтса, иманым камил, урысларны куачак та куачак, әйтте диярсең, кордаш. Сафа Гәрәй хан чорында ил баерак иде, халык җитешле көн күрде. Хәзер әнә үзебез мәскәүлеләргә җыйган малыбыз җибәреп, гаскәриләр әзерлибез. Шул да булдымы тормыш! Үз малына, үз угланыңа ия түгел. Тавык канаты астыннан чыгарга курыккан чебеш без хәзер, кордаш. Урыс исә – тилгән. Тик урыс кенәзе кинәнмәсен иде, килер бер көн, кордаш, Казан халкы да азатлык яулар. Бәлкем әле, әнә шул горур ханыбыз Сафа Гәрәй килеп коткарыр. – Сираҗи кенәз Василийга якыная төште. – Шулайрак сөйлиләр. Имеш, Сафа Гәрәй хан, Казанны барыбер үземнеке итәм, дип, имамнарыбыз алдында ант эчкән икән.

– Кайчан?

– Анысы инде бер Аллаһы Тәгалә кулындадыр, кордаш, – диде Сираҗи, күтәрелә башлап. – Ашың-ризыгың өчен рәхмәт, кордаш. Малыңның игелеген күр. Ходай Тәгалә муллыктан аермасын.

Кенәз Василий аның җиңеннән эләктереп алды, урынына кире утыртты.

– Китми тор әле, ошадың син миңа. Һәй, бавырчы, тагын шәраб китер әле.

– Булганы җиткән, ә ошарга мин сиңа хатын-кыз түгел, кордаш. Өйдә хатыным, балаларым көтә. Телем белән тегермән тартсам да, гаиләмә тугры кеше мин, кордаш.

– Утыр әле, утыр, сабыр ит. Гаиләң качмас. Минем сиңа бер йомышым бар, Сираҗи.

Сираҗи тирә-ягына күз төшереп алды:

– Нинди йомыш?

– Кая торасың, өй-каралтың кай тарафта? Монда әйтә торган йомыш түгел, өеңә килерем. Курыкма, буш итмәм, менә ала тор. – Кенәз Василий букчасыннан ике алтын чыгарды. – Ал, ал. Калганын соңыннан. Өең кай тарафта, кайсы бистәдә?

– Болай ерак тормыйм мин, – диде Сираҗи, акчаларны алъяпкыч кесәсенә коеп. – Тиз табарсың. Хан бакалаеннан үр менәсе дә, Кабан урамына керәсе, аны үтүгә, Каенлы урамы булыр, уң кулда җиденче йорт тамгачы Сираҗиныкы. Мине белмәгән кеше юк, һич югы, сорарсың. Сак бул, этем бик усал, бәрелә-сугыла кермә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x