Сөембикә ул төндә таң алдыннан гына йокыга киткән иде. Хәзер әнә хыялы тормышка аша башлаган кебек. Хак анысы, атасы килә алмаган, аның урынына Сафа Гәрәй хан кайта. Нәкъ менә кайта, чөнки ошбу хан Казан тәхетендә утырып киткән кеше. Ни өчен атасы Казанга Сафа Гәрәй ханны җибәрә?! Әйе, инде бер тапкыр Казаннан куылган, бер тапкыр Казан мәмләкәтендә бәхетен сынаган кешене… Аңлавы кыен иде атасын. Тик Сөембикә атасына барыбер ышанды – кызына яманлык кылмас, теләге изгедер, иншалла. Әй, очып кына кайтасы иде дә атасы янына, барысын да аңлатып, төшендереп бирәсе иде. Тик аралары ераграк шул, кул сузып кына җитмәле түгел. Иншалла, вакыт барысын да хәл итәр, Раббым, сиңа тапшырам.
11
Воевода Василийны шиккә калдырган хәбәр Җангали ханның Исмәгыйль морза сәүдәгәрләрен Казанга кертмәскә дигән фәрманы булды. Тамгачылар янына куелган шымчысы бу хәбәрне җиткергәч, воевода Василий Җангали ханны үз янына дәштергән иде, хан воевода каршына бармады. Бу хәбәрне җиткергән шымчысына воевода кылыч кынысын ташлады, яман итеп сүгенде. Ахыр: «Югал күз алдымнан!» – дип, аты-юлы белән орышты.
Шушы хәлдән соң ай үтәр-үтмәс, воевода Василийга бөек кенәгинә Глинскаядан хат килеп төште. Сәбәбе шунда гына ачыкланды. Исмәгыйль морза булган хәлдән соң туры Мәскәүгә юнәлгән һәм воевода белән казанлыларга зарланган икән. Хаклары булмаса да, аның сәүдәгәрләрен базаркалага кертмәгәннәр һәм моңа иң әүвәл воевода гаепле дип әләкләгән. Хәтта: «Кенәгинәм, рөхсәтегез бирегез, воевода Василий урынына Казан мәркәзенә үзем барып утырам», – дип әйтеп әйткән, имеш. Булган хәлме, юкмы, воевода Василийга караңгы иде, яктысы шул: кенәгинә Елена Глинская Казанда утырган воевода Василийга кисәтү ясаган һәм каланы күз карасы кебек сакларга урыс сәүдәгәрләрен һәм Исмәгыйль морза куштаннарын җәберләтмәскә кушкан. Иллә хат ахырында, күңеле йомшарыпмы, воеводасына: «Йосыф бәк угланы Юныс белән уртак тел тап», – дип язган иде. Аннары бөтенләй башка кара белән өстәгән: «Җангали ханны тиз арада кул-аягын богаулап Мәскәүгә озат. Без аның урынына абасы Шаһгали ханны җибәрергә ниятләдек».
Хатны укып чыкты да воевода Василий бик озак уйланып утырды. Димәк, кенәз Овчина-Оболенскийның яшь кенәгинәне кулына төшерүе хак. Ә Овчина аны яратып бетерми иде. Хак Тәгаләсе шулдыр: мәмләкәт белән олан кенәз Иван түгел, ә Ливониягә яу йөреп, халык күңелен, шул җайдан кенәгинә күңелен дә яулаган Овчина-Оболенский идарә итә. Яшь, чибәр кенәз, ул ук бөек кенәгинәне монастырьдан монастырьга да йөрткән иде, чөнки кенәгинә мәрхүм адашы Василийдан өч ел торып та балага узмады. Әлбәттә инде, яшь кенәз яшь кенәгинә янында бөтерелгән булса кирәктер. Бик ихтимал, балага узарга теләге гаять зур булган кенәгинә яшь кенәзгә ирек тә биргәндер— куенына алгандыр. Ә бит заманында бөек кенәз Василий III кенәгинәне озатырга адашы Василийны җибәрергә иткән иде, соңгы мәлдә Иван Овчинага тукталды, күрәсең. Елена белән монастырьдан монастырьларга йөреп, бала теләргә сәфәр чыккан булса, воевода Василий кенәз басурманнар каласын саклапта утырмаган булыр иде. Мәрхүм адашы олуг кенәз аны беркайчан да яныннан җибәрмәде югыйсә. Сугышларда да бергә булдылар, ял вакытларында да, ауларда да. Адашы аны барысыннан да өстен күрде – хак, ул вакытта Иван Овчина олуг кенәзгә якынаерга да кыймас иде. Ә Василий кенәз олуг кенәз белән бер табында утырып ашады. Хәтта адашы аны Казанга җибәргәндә: «Кенәз генә түгел син анда, хан үзе», – дигән иде.
«Хан, – диде кенәз Василий, үртәлеп. – Хан. Булырсың монда хан. Син әнә, адаш, үлдең дә котылдың, йә тәмугта янасыңдыр, йә җәннәттә хур кызлары арасында утырасыңдыр, менә адашың син калдырган утлы табада басып тора. Кенәгинә тагын. Имеш, Юныс морза белән барып килеш. Ничекләр килешмәк кирәк ул дала кыргые белән! Чаткы бит ул. Бер сүз әйтсәң, хәзер кылычка ябыша. Күптән түгел генә унлап сугышчым урманга ауга киткәннәр иде, тегеләр Юныс морза кешеләренә тап булганнар. Ни сәбәпледер ызгышып киткәннәр, эш кылычка ук барып җиткән… Мескеннәрне җир куенына да күммәгәннәр, бүреләргә ташлап киткәннәр. Ике-өч көннән эзли чыккач, кенәз Василий үзе ботарланып ташланган мәетләргә тап булды. Башта ул Арча кырына ташланырга иткән иде, бу хәл Казанда да фетнә чыгарасын искә алып, тешен кысып булса да тыелып калды. Хәзер ул әнә шул кеше каршына барсын, имеш. Дуслашсын, түбәнсенсен. Мөмкин хәлме?! Юк!
Мәскәүдән торып олан кенәз белән бер тәхеттә ил хакиме булган кенәгинә Елена Глинская Җангали ханга үлем карары чыгара. Һәм бу яман эшне кенәз Василий башкарырга тиеш. Аны, үз угланы кебек күргән Җангали ханны, һәрчак карусыз сүзен тыңлаган ханны?! Ул, кенәз Василий, Җангали ханны кенәгинә кулына кайтарып бирергә тиеш?! Ә бит ул аны чынлап та якын иткән иде. Яшь, тыңчыл, ихтыяр көче юк, һәр әмерен җиренә җиткереп үти. Кенәз Василий Җангали ханнан канәгать иде һәм гелән шулай булыр иде кебек. Бүген исә әнә шул бозау аның тарафына килүдән баш тарта, ул гынамы, фетнә оештырып ята. Тик барыбер үзе түгелдер, кемдер котырткандыр, үзенең моңа башы җитмәс. Кенәз Василийның моңа ышанасы килми иде. Ни генә булмасын, ул, воевода Василий, Җангали ханны тотып Мәскәүгә озатырга тиеш, бәлкем әле, үзе үк озатыр. Күп тә үтмәс, аның урынына агасы Шаһгали хан килер. Хак, яманаты чыккан кеше, гәүдә-сыны юк, төсе-йөзе ташка үлчим, әмма мәрхүм кенәз яратыр иде үзен, гелән үзе белән йөртер иде. Кенәз Василий зур капкорсаклы, кыска аяклы, тар маңгайлы, маймыл кыяфәтле, астыртын һәм хәйләкәр Шаһгалине күз алдына китерде. Ул аны мәрхүм адашы олуг кенәз янында еш күрер иде һәм күргән саен җирәнер, бахыр белән дәшмәс-сөйләшмәс булыр иде. Шушы кеше мәрхүм адашына ачыктан-ачык тәлинкә тотты. Хәзер кемгә тота микән? Хәзер, димәк, бөек кенәгинә Елена Глинскаяга. Әнә кая таба тәгәри дөнья арбасы, хикмәт. Шаһгали хан янә Казанны тансыклаган. Ишетте, җиткерделәр Василийга. Бөек кенәгинә Шаһгали һәм аның хатыны Фатыйманы үзе кабул итә. Олан кенәз хәтта шушы шыксыз кешегә төлке туны бүләк итә. Бер Хода үзе белә: ул тун капкорсак Шаһгалигә ничек ярагандыр. Ләкин булган хәл икән шул – олан кенәзнең шыксыз ханга төлке туны бүләк итүе Хак Тәгаләдер. Шымчылары җиткерде, имеш, Шаһгали хан олан кенәз каршына дүрт аяклап, мүкәләп килгән. Килгән дә олуг кенәзнең итеген үпкән, имеш. Ә хатыны Фатыйманы кенәгинә үзе кабул иткән һәм кысыр хатынга табынындагы савыт-сабаларны биреп җибәргән диделәр. Шик юк, савыт-сабалар алтын вә көмештән генә булгандыр. Ни генә булмасын, тиздән Шаһгали хан Казанга килер, ә Казан каласына мәрхүм кенәз Василий тарафыннан җибәрелгән воевода Җангали ханга тәхетне бушатырга кушар. Юк, кушып кына калмас, Шаһгали хан килгәнче үк, Җангали ханны Мәскәүгә озаттырыр. Шунсыз аңа берәүдән дә көн булмас, ягъни галиҗәнаплары тарафыннан…
Читать дальше